Хатем маждлис в с.Большой Чирклей

   В прошлую субботу 4 ноября я принял участие в хатем маждлисе в селе Большой Чирклей Николаевского района Ульяновской области посвященный второй годовщине покойного нашего брата по вере бывшего Генерального директора ОАО "Кристалл" (это предприятие находится в Сызранском районе)Багапова Дамира Тагировича. Хатем маждлис проводился в его родном доме в селе Большой Чирклей, у его родного брата Фарида.

 На этом маждлисе кроме меня из имамов был имам-хатыйп этого прихода мой ученик Камиль-хазрат Сулейманов. 

 

   На этом мероприятии я провел проповедь на тему: " В судный день Аллах призовет каждого из нас с имамом". Эту важную проповедь я приведу сначала на моем родном татарском языке на котором я читал вагязь-проповедь, затем дам его перевод на русский язык:

" Алхәмдүлилләһи Раббильгәләмин уассаләтү уәссәләмү галә раүлинә уә асхәбиһи үә әҗмәгыйн. Безләрне юктан бар кылучы, җан биреп җан алучы, безләрне иман байлыгы белән бүләкләүче Аллаһы Раббымызга бөтмәс рахмәтләребез һәм шөкераналарыбыз булса иде! Һәм дә Аллаһы Тагәлә тарафыннан безләргә тугры юл күрсәтергә индерелмеш, яратылмыш затларның иң хәерлесе сөекле пейгамбәрәбез Мөхәммәд саллАллаһү галәйһи үәссәлләмгә туктаусыз салават шәрифәләребез ирешеп торса иде. Кыямәт көнендә аның шафәгатләрен һәр барчабызга насыйп булса иде! Дәхи дә Расүлебез галәйһиссәлләмгә динИсламга җаннарын малларын кызганмыйча хөзмәт кылган Асхаби кирамга- Рәсүлебезне күрү бәхетенә ирешкән мөмин-мйселманнарга хәер догада булып алардан изге үрнәкләр алып яшәргә насыйп булсын! Һәм дә 1400 елдан артык өлек үз ихтиарлары белән динИсламны кабул итеп, җаннарыннанда малларыннанда артык итеп, күзнурдай саклап килеп, безләргә түкми-чәчми китереп тапшырган болгар бабайларыбызга, әби-бабабайларыбызга, галим-гүләмәләребезгә, имам-остазларыбызга, абыстай-остазбикәләребезгә хәер догада булып, динебезне, алар тоткан юл-мәзһәбебез Абү Хәнифә рахмәтуллаһи үә галәйһинең юлыннан барырга һәм алар кебек үк саклап киләчәк буыннарга да тапшырырга Бер Ходаебыз насыйп үә мийәссәр әйләсен! Хөрмәтле туганнарым! Әссәләмүгалейкүм үә рахмәтуллаһи үә бәракәтүһ! Аллаһы Раббымызның сәләмләре, бөтмәс рахмәтләре һәм бәракәтләре һәр барчабызга булса иде!

  Юкка гына түгел мин кереш сүземдә ата-бабаларыбызга дога кылып башламадым. Менә без Камил хәзрәт белән бергә Төркиәдә булып бик күп изге урыннарда: пейгамбәрләр изгеләр каберләрен зиарат иттек, йөзләгән еллар өлек салынган мәсҗидләр күредек Аллаһыга шөкер! Без торган мәдрәсәнең ректорына сезләргә бик зур рахмәт диюбезгә каршы ул:" Юк хәзрәтләр без сезгә рахмәтлеләрбез, чөнки без төрекләр османлылар динИсламны Имамыбыз Әбү Хәнифә рахмәтуллаһи үә галәйһи мәзһәбен сезләрдән татарлардан алдык Аллаһыга шөкер!" Туганнарым күрәсезме безнең ата-бабаларыбыз сахабалар заманында ук динне кабул әйләгәннәр. Безгә шуңа күрә шул юлдан тайпылмыйча, дини гөреф-гадәтләребезне дә саклап бала-оныкларыбызга да өйрәтеп калдырырга насыйп булсын. Мәсәлән без бүген җыелган мәҗлис ул да исә туганыбыз дустыбыз Дамирның вафатына ике ел узу сәбәпле үтә. Аллаһы Раббымыз аның рух шәрифен шатландырса иде! Пейгамбәрәбез галейһиссәлләмнән Аллаһы каршысында кайсы гамәл күркәмерәк дип сорауларына җавап итеп әйткән:" Зикруллаһ үә җиһадү фи сәбилилләһ үә арсалү әрхәмикүм үә икрамүл мөминин"-"Аллаһыны зикер итү һәм дә динидә торышлык кую һәм дә туганнык җебен ныгыту һәм дә мөминнәрне икрам итү сыйлау-ашату".  Димәк бу мәҗлисебездә Аллаһыны зикер итү искә төшерү дә бар, диндә торышлык куеп вагәзләр ишетеп үзебезне тәрбиәләү (җиһад ул кылыч тотып сугышып йөрү түгел, ә үз үзеңе тәрбиәләү төзекләндерү димәк. Андый сугыш динеңә намусыңа гайләңә илеңә хөҗүм булганда гына дөрестер), тугыннык җебен дә ныгыту һәм дә мөминнәрне сыйлау-ашату да бар!!! Дүрт саваплы гамәлләрдә бар безнең татарларның мәҗлисендә шөкер! Хөрмәтле туганнарым Дамир дустыбыз туганыбыз бик яхшы кеше иде: юмарт, бер катлы, муллаларны хөрмәт итүче иде. Бер кайчан да башыңны борып җибәрмәс иде. Әлбәттә кем дә кем имамнарын хөрмәт итә икән ул исә динен дә, милләтен дә, халкында, мәхәлләсендә хөрмәт иткән була! Ә кем исә киресенчә муллалар белән булышып аларга каршы килеп төрле хәйлә мәсхәрәләр кылса үз үзенә зарар кылган була. Әле бер кемдә имамнарын рәнҗетеп бәхеткә ирешкәне булмады. Андый кешеләрне Раббымыз Үзе хурлыкка төшерә һәм юкка чыгара бу хакыйкат туганнарым! Оныта күрмик! Аллаһы Раббымыз Изге Каләм Шәрифтә Коръәни Кәримдә болай ди:" Әл йәмү нәдгү күлли үнәси би имамиһим!"- " Кыйәмәт көнендә һәр бер бәндәне имамнары белән чакырачакмын!" Менә сезгә Аллаһы Раббымыз тарафыннан бик укымышлы минем шәкертем имам Камил хәзрәтне насыйп иткән. Аны хөрмәтләп, ярдәм итеп торсагыз махәлләгездә барәкәттә була, яңа салынып килгән мөхәббәт бина мәсҗиддә салыныр һәм аның манараларыннан азанда ишетелер Аллаһ насыйп итсә!"

 

  После маждлиса мы осмотрели строительство новой мечети и помолились Всевышнем Аллаху о помощи в этом святом деле.  Эта мечеть будет очень красивой! Как рассказал нам Камиль хазрат: в строительстве помогают и простые люди и бизнесмены. Есть такие щедрые люди которые покупают кирпич на все здание или покупают плиты на все здание! 

Да примет Всевышний Аллах эти благие деяния и воздаст им благаполучием в этом мире и благами рая в ином мире!

Поделиться в Facebook
Поделиться в Twitter
Please reload

СВЕЖИЕ ПОСТЫ
Please reload

 Сызранский мухтасибат. 

Сайт создан на Wix.com

© 2017.