Сызранда Үзәк мәсҗидтә Мәвлид мәҗлисендә Дагыстаннан кунаклар....

  23 ноябрьдә Сызранның Узәк мәсҗидендә Мәвлид мәҗлисе узды. Ошбу шатлыклы изге бәрәмебездә ерактан, Кавказдан, Дагыстаннан мөселман кардәшләребез катнаштылар. Алар Дагыстан республикасының Диния назаратының рәйсе мәшәех Әхмәд хаҗи Абдулаевтан Сызран мөселманнарына бик күп сәләмнәр җиткезделәр, бик матур эчтәлекле вагәз насыйхат кылдылар, күркәм итеп гарәп телендә мөнәҗәт мәвлид укыдылар. Шулай ук тадҗик кардәшләребездә тадҗик телендә бик матур мәвлид укыдылар. Һәм дә, бездә татар телендә тулы мәвлид укыдык, татарча һәм русча Мәвлид хакында вәгаз насыйхат кылдык. Аннары абыстайлар хәстәрләгән ашларны һәм күп итеп мөселман кардәшләребез китергән күчтәнәчләрне авыз иттеп. Ахрыда Көръәни Кәрим укып ошбу мәҗлисне оештыручыларга һәм ярдәм итүчеләргә дога кылдык. Ярдәм итүчеләрнең бер ничәсен әйтеп үтәсе килә ин шә Аллаһ риядан булмас: агалы-өнеле Шәфкәт һәм Рөстәм Сәйфетдиновлар, Радик Газизов, Рахимҗан Мингалишев һәм башкалар. Монда шунсын да әйтеп китәргә кирәктер дип уйлыйм- бәйрәмебезне төшерергә сызранның җирле телевидениясе КТВ-Лучтан журналистлар килделәр.

 Дагыстанлы кунагыбызның чыгышы.

 Тадҗик туганыбыз мәвлид укый.

 Бабайларыбыз һәм яшләребез бергә сыйланып утыралар.

 Мәҗлисне оештыручы абыстайларыбыз: Әнүзә ханым, Дания абыстай-җәмәгатем һәм Наҗия апабыз.

  Хатын-кызларыбыз тәмләп сыйланып утыралар.

 Бабайларыбызда калышмыйлар.

 Илгизәр-хәзрәт Дагыстанлы дуслары белән чәйләп утыра.

 Ахун-хәзрәт Илгизәр җирле телевиденияга интервью бирә.

 

 Ахрыда шуны өстәп куясым килә. Ошбу кебек мәҗлисләрне (мәвлид, корбан, ифтар, Кадер кичәсе, Бәраат кичәсе, Миграҗ кичәсе һәм башкалар) без Сызранның Үзәк мәсҗидендә 2000 нче елдан бирле, Аллаһыга шөкер, үткәзеп киләбез. Һәр мәҗлисебездә 100-дән артык мөселман кардәшләребез катнаша.

 

Бу мәҗлисләр безне берләштерә Раббыма мең шөкерләр булсын!

 

 

 

 

 

 

Поделиться в Facebook
Поделиться в Twitter
Please reload

СВЕЖИЕ ПОСТЫ
Please reload

 Сызранский мухтасибат. 

Сайт создан на Wix.com

© 2017.