"Җәннәт әниләрегезнең аяк астында!"- Мөхәммәд, саллаллаһү гәләйһи үә ссәлләм.

               Балалары, оныклары һәм килен-киәүләре.

 

  26-нчы ноябрьдә Ульян өлкәсенең Барыш районының Калды авылында "Әниләр көне" бәйрәме өчендә безнең гәйләгә турыдан туры кагышлы булган бик дулкынлы һәм шатлыклы вакыйга булды. Минем хәләл җефетем Дания абыстайның мәрхүмә әнисенең Шакир кызы Бибисырул һәм мәрхүм әтисе Якуб улы Шәрәфетдин бабай хөрмәтләренә алар яшәгән йортта, төп йортта истәлек тактасы куелды. Бу вакыйгага бик күп  кунаклар Татарстаннан, Ульяннан, Самарадан, Сызраннан һәм район үзәге Барыштан килде. Алар арасында Самара өлкәсенең мөфтие Талиб-хәзрәт Яруллада бар иде.

 Ни өчен соң аларга ошбу истәлеклә такта куелды дисәгез җавабыбыз шул: алар икәү 18 бала үстергәннәр. Бибисырул әби белән Шәрәфетдин бабайның тормыш юллары бик кызыклы, күпләргә үрнәк булырлык. Шәрәфетдин Якуб улы авылда һәм өлкәдә бик дәрәҗәле кеше булган: Барыш районындагы тегү фабрикасының директоры булып бик уңышлы эшләп килгән хәттә Бөек Ватан сугышы елларында аны ул теләсәдә фронтка җибәрмәгәннәр хәрби броне булганга. Шәрәфетдин белән беренче хатыны 7 балалары туганнар һәм дә ул хатын кинәт кенә үлеп китә. Ошбу җиде баланы карашырга дип фабрикада эшләүче өч яш кыз алына, алар арасында Бибисырул Шакир кызыда була. Нихаять Бибисырулның күңеленә бу балалар кереп утырганнар Һәм дә Шәрәфетдин аңа киәүгә чыгарга тәкъдим иткәч кабул итә. Һәм дә ошбу никяхтан бер бер артлы 11 бала дөньяга килә. ошбу урында аларның исемнәрендә китерергә кирәктер дип уйлыйм: Әнилә, Дамир, Батыр, Ринат, Райль, Равза, Марат, Лүйзә, Равыл, хәләлем Дания һәм "төпчек" Ильдар.

     Шәрәфетдин бабай белән Бибисырул әбинең 11 баласыда тантанага кайткан иделәр

 

Шулай матур гына тормыш итеп, 18 бала үстереп килгәндә 1975 елны Шәрәфетдин бабай 63 яшендә вафат булып китә. Бибисырул әби ялгыз шул 18 бала белән утырып кала. Менә инде туганнарым алдыгызга китереп карагыз ничек икән ошбу хатын шушы 18 баланы үстереп кеше иткән! Гаҗәб! Үстерү генә түгел ул баларын чын мөселман итеп тәрбиәли. Аның олуг догасы белән Самара өлкәсенең Киенль-Черкассы авылында балалары аталары Шәрәфетдин бабай хөрмәтенә Аллаһы йорты мәсҗид өч ай өчендә 1996 елда салып куялар. Ошбу мәсҗидне ачу тантанасында миңада имам буларак катнашырга насыйп булды Аллаһыга шөкер!

 1996 ел мәсҗид ачу тантасында. Чапанда Вагиз-хәзрәт Ярулла (ул вакыттагы өлкә мөфтие), уртада мәрхүм Мөҗаһид-хаҗи Латыпов, Бибисырул әби, балалары Батыр һәм Райль һәм мин уңда тыйнак кына басып торам.

 

Хәзер инде 26 нояберьдә булган тантанага кайтыйк.

 Тантананы Шәрәфетдин бабай белән Бибисырул әбинең оныклары минем малаем Мөхәммәд һәм Ильдарның улы Камиль Көръәни Кәрим укып һәм дә Талиб-хәзрәт дога кылып ачып җибәрделәр

Аннары район хуҗалары һәм мәртәбәлә кунаклар тәбрик сүзләрен җиткезделәр.

 Без Талиб-хәзрәт белән котлау сүзләрен җиткезәбез.

 

    Шунысында монда өстәп куйсам була: бу тантананы ТНВ-"Татарстан яңа гасыр" телекомпаниясеннән килеп төшерделәр.

 Бу изге эшнең башында торучы ТНВ-ның Ульян өлкәсендәге вәкиле һәм Ульян өлкәсе татарларының мөхтәриәтенең рәйсе Рамис әфәнде Сафинга бөтен гәйлә исеменнән олуг рахмәтләребезне белдерәсебез килә! Аллаһы Раббымыз киләчәктәдә бергәләп динебезгә һәм милләтебезгә хәерле хөзмәтләр кылырга насыйп әйләсен! Менә ошбу ссылка белән ТНВ каналының видиоархивында "Татарлар" программасының 27 ноябрьдәге выпусыктан карап була.

http://tnv.ru/main/katalog/publicisticheskie/tatarlar/?p=1&idVideo=62430#videoanc

 

 

 

.

 

 

Поделиться в Facebook
Поделиться в Twitter
Please reload

СВЕЖИЕ ПОСТЫ
Please reload

 Сызранский мухтасибат. 

Сайт создан на Wix.com

© 2017.