Талиб хәзрәткә "ике бишле"!

  Кичә Самара шәһәренең Җәмигъ мәсҗидендә өлкәбезнең мөфтие Талиб хәзрәткә 55 яшь тулуы уңаеннан танталы чара үтте. Мин ул шатлыклы чарада мөфтиебезне Сызран мөселманнары исеменнән котладым. Ошбу Талиб хәзрәтнең юбилеена Самара өлкәсенең Губернатор вазыйфасын вакытлыча үтәүче Дмитрий Игорь улы Азаров һәм Губерна Думасының рәйсе Виктор Федор улы Сазоновта катнаштылар. Һәм дә өлкәнең мәртәбәле шәхесләре, имамнар. эшкуарлар, милли җәмгыятләрнең җитәкчеләредә мөфтиебезнең шатлыгы белән уртаклашырга килгән иделәр. 

 

 Шунсын әйтәсем килә Дмитри Игорь улыда Виктор Федор улыда бу тантанада башыннан алып ахрына кадәр катнаштылар. Алай гына түгел мәҗлис беткәч бер сагәт буе мәсҗид белән таныштылар: намаз уку залы белән, музее белән. Хәттә 76 метрлы манарасына Губернаторыбыз безнең белән мөнеп кичке шәһәрне фотога төшерде. Дмитрий Игорь улы үзенең гадилеге белән мөселманнарның күңелен җәләп итте. Димәк алар безнең мөфтиебезне һәм гомумән мөселманнарны хөрмәтлиләр! Бездә аларга хөрмәт йөзебез белән карыйбыз!

 "Талиб хәзрәткә Аллаһы Раббымыз исәнлек-саулык, гәйлә бәхете, муллык һәм җан тынычлыгын телибез! Бер Ходаебыз аңа динебезгә һәм милләтебезгә хәерле хөзмәтләр кылырга ярдәмнәрен һәм көч-кууәт бирсен! Киләчәктәдә бергәләшеп Аллаһы Раббымыз юлында хөзмәттәшлек кылырга насыйб әйләсен!"- Сызран шәһәренең мөхтәсибе имам-ахун Илгизәр хәзрәт Сәгъди әль-Гәли

 Губернаторыбыз Дмитрий Игорь улы Азаров белән.

 Губерна Думасының рәйсе Виктор Федор улы Сазонов белән.

 Депутатлар һәм мәртәбәле кунаклар белән.

 

Поделиться в Facebook
Поделиться в Twitter
Please reload

СВЕЖИЕ ПОСТЫ
Please reload

 Сызранский мухтасибат. 

Сайт создан на Wix.com

© 2017.