Нурлы Казанга сәяхать.

 Узган атнаны мин гәйләм блән, балаларның каникуллары белән файдаланып, татарларның башкаласы нурлы Казанга барып килдем, Аллаһыга шөкер. Рәхәтләнеп көндезен дә кичендә Казан буйлап йөреп, сокланып һәм горурланып йөредек! Чынлапта Казаныбыз (чөнки ул бөтен татар өчен "Казаныбыз") илебезнең иң матур һәм бай шәхәрләре рятенә керә дип горурланып әйтеп була. Чисталык, уңайлылык, матурлык һәм яктылык белән күп-күп шәхәрләрдән аерылып тора. Казан үзе генә түгел халкы да тәртиплелеге, йомышаклылыгы һәм интелегентлылыгы белән башкаларга үрнәк булып тора ала. 

 Ә дүшәмбе көне 15 гыйнварьдә мин Бөтен дөнья татарларының конгрессының җитәкчесе Ринат Зиннур улы Закиров һәм аның ярдәмчесе (урынбасары) Марс Рифкать улы Тукаев белән очыраштым. Бу очырашу Ринат әфәнденең кабул итү бүлмәсендә бик җылы һәм туганлык һавасында үтте!

 Сүз Сызран Җәмигъ мәсҗиден салуда Татарстан хөкөмәте тарафыннан ярдәм турында барды. Инь шә Аллаһ ( Аллаһы теләсә) ярдәм булырга чамасы бар.

 

Миннән бөтен төзелеш документларын сорадылар һәм дә мин барсында электрон хат белән тапшырдым. Безгә хәзер карарны гына көтәргә калды. Аллаһы Раббымыздан сорыйк туганнарым! Түрәләребезнең күңелләренә Раббымыз йомышаклык салып аларның ярдәмнәрен насыйп әйләсен!

 

Сүзебез тагын бер мәсәләгә күчте. Сызран татарларының хәл әхүәлләре турында. Монда Ринат Зиннур улының сүзләрен турыдан турыга китерсәк төгәллерәк булыр:

"Без Сызран турында ишетеп торабыз. "Сызран татарларының конгрессы" дигән бик тә яңгыраулы исемле яңа җәмгыйәт эшли башлаганында ишеттек инде. Беренчедән бу исем килешле түгел без аның белән хичтә килешә алмыйбыз. Татарларның конгрессы бер ул исә Казанда. Икенчедән хәзерге катлаулы вакытта татарларга яңа җәмгыәт төзүдә бер дә уңайлыгы юк. Хәзерге вакытта Сызран мөхтәсибәте белән Сызран татарларының мөхтәриәте арасында уңайсызлыклар чыкканында беләбез. Димәк ничек тә булса җайларга кирәк. Шундый актив яшләр булганда җыелып мөхтәриәткә сайлагыз, әммә яңа җәмгыйәтләр төзеп вкытыгызны, көчләрегезне һәм малларыгызны исраф итмәгез-булганның кадерен белегез. Бу эш сезнең, татарларның кулында. Татар мөхтәриәте ул бер шәхеснең җәмгыйәте түгел, ә халыкныкы. Бездә үз ягыбыздан бу хәлләрне уңай якка борырга ярдәм итәрбез һәм күзәтү астына алырбыз, Аллаһы теләсә!" 

 

 Аллаһыга шөкер! Менә шулай яхшы киңәшләр белән дулкынланып Казаныбыздан Сызраныбызга кайтып киттек!

 

Поделиться в Facebook
Поделиться в Twitter
Please reload

СВЕЖИЕ ПОСТЫ
Please reload

 Сызранский мухтасибат. 

Сайт создан на Wix.com

© 2017.