Мигъраҗ кичәсе хөрмәтенә.

   13 апрелдә Сызран шәхәренең Үзәк мәсҗидендә Мигъраҗ кичәсе хөрмәтенә ифтар  мәҗлисе үтте. Ошбу күркәм чараны оештручылар Үзәк мәсҗидкә дини укуларга йөрүче хатын-кызkар һәм абзыйлар. Бу изге мәҗлис чираттагы уку елы тамамлану һәм укуларга нәтиҗә ясау уңаеннан үткәзелде. Һәм дә аны (мәҗлисне) Изге Мигъраҗүннабии кичәсендә үткәзергә дип киңәшләштек тә үткәздек Аллаһыга шөкер.

 

 Бу көн Рәҗәб аеның 26 иде шуңа күрә бик күп мөселманнар нәфел уруза тоттылар. Без мәҗлисне дә ифтар вкытына әзерләдек. Мәҗлисне икенде намазы укып башладык. Соңра Илгизәр-хәзрәт үткән уку елына нәтиҗә ясады: " Дәресләр Октябрьдә башланды. укучылар баштан өч группа иде. Соңрак ике группа әверелде. 1 курсларны (1ел укучылар) Дания абыстай Сәгъдиева укытты. Татарча авыррак белүчеләрне Әнүзә Мөстакаева укытты. Дания абыстайда Әнүзә ханымда 2016 елда Казандагы атаклы югары дәрәҗә белем бирә торган "Мөхәммәдия" мәдрәсәсен тамамладылар. Аллаһыга шөкер ошбу беренче курс алты ай өчендә Көръәни Кәрим тотып укырлык дәрәҗәгә җиттеләр. Ник болай шатланып сөйлим чөнки укучыларның яшләре 50-60 яш хәттә олыракларда бар. Димәк Көръән укырга өйрәнергә бер кайчанда соң түгел. Беренчедән бик нык теләк һәм тырышлык кирәк. Икенчедән чәйнәп бирә белә торган ( Дания абыстай белән Әнүзә ханум кебек) мөгәллимә кирәк. 2 нче курста бер ничә кеше генә булсада аларның яшләре 65-70 хәзер инде алар шыбырдатып Көръән укыйлар. 3 курсларыбыз инде күптән Көръән укучылар. 2 һәм 3 курсны үзем укыттым. Аларга тирәнерәк белем бирергә тырыштык, Көръән укышларын төзекләндерергә тырыштык, бергәләп Кәләми Шәрифне тулысынча 30 парасын укып чыктык Аллаһыга шөкер! Һәм дә Көрън тәфсирен укый башладык. Бөтен өч курста барысыда 30 укучы. Хөрмәтле укучыларым сезгә бик күп изге догаларым. Ошбу алган белемләрегез динебезгә һәм милләтебезгә хәерле хөзмәтләр кылырга җиңеллек бирсен. РәсүлебезМөхәммәд Мостафа саллаллаһү галейһи үә ссәлләм әйтәдер:" Ли күлли шәйин тарику үә тарикүлҗәннәти талябүлгилми"-" Һәр нәрсәнең юлы бар җәннәт юлы исә гыйлем өстәүдер". Без сезне тикмәгә генә укытмыйбыз. Киләчәктә динебезне һәм гөреф-гадәтләребезне сакларга сезнең һәм безнең мәсҗид әһелләренең бурычыдыр. Кем соң бездән башка сакласын. Чөнки хәзерге вакытта безнең татарларның күркәм дини йолаларын бидгат яңалык фәлән-фәсмәтән дип юкка чыгарырга төләүчеләрдә әз түгел. Бигрәктә яшләр арасына кемдер бу агуны сала. Нәтиҗәдә алар картларны наданга саный башлыйлар. Һәм дә күп очыракта алар хаклы да булалар, чөнки алар намаз укый кайсы берләре Көръәндә укый белә һәм үзләрен галимгә саный башлый. Шуңа күрә без олылар һәм урта яштәгеләр Динебез Исламны якшы белергә төешле, кулыбызга тотып Көръни Кәримне укырга төешле. Менә инде шул вакытта яшләр сезнең сүзләргә ихтибар белән карчаклар. Ин шә Аллаһ! "

 Аннан соң Илгизәр-хәзрәт вагәзне Мигъраҗ хакында сөйләде. Кыскартыбырак китерәбез:" Туганнарым барбзга да мәгълүмдер бүген Мигъраҗ кичәсе. Нәрсә соң ул Миграҗ? Миграҗ исә ул Пейгәмбәребез саллаллаһү галейһи үә ссәлләмне Раббымыз иң югары дәрәҗәгә күтәрү билгеседер. Хиҗрәттән елярым өлек Рәсүлебезне Аллаһының бер могҗизасы һәм көдерәте белән Мәккә шәһәреннән Күддүс шәһәренә мәсҗидүл-Аксага бер мизгелдә күчерелүе һәм анда бөтен пейгамбәрләргә имам булып намаз укытуы. Соңыннан җиде кат күккә ашуы анда үз күзе белән җәннәт һәм тамуг күрүе. Бик күп хикмәтләр күрүе. Аллаһы Рабымыз белән турыдан туры сөйләшүе. Һәмдә Раббымыз тарафыннан безнең өммәт өммәтимөхәммәдингә тамуг газабыннан котылу өчен Аллаһының ризалыгын табу өчен 5 вакыт намаз бүләк ителүе. Бакара сүрәсенең ахрыгы ике аят турдан туры (Җабраил галеһиссәләм аркылы түгел) бирелүе. Һәм дә өммәтенә шафәгат рөхсәте бирелүе. Барсы да ошбу бер ничә мизгелдә булып узган. Ошбу Миграҗ белән Раббымыз Рәсүлебезне иң югары дәрәҗәгә күтәрде. Аллаһыга шөкер! Безләр газаптан котылырга теләсәк, җәннәткә керергә теләсәк ябешеп биш вакыт намаз укыйк......Пейгамбәребез саллаллаһү галейһи үә ссәлләм әйтте:" Әссоләтун Мигъраҗүнмөминин"-" Намаз мөминнәрнең Миграҗыдыр!".  Туганнарым хәзер Аллаһы теләсә ястү намазыннан соң 12 ракәгат Миграҗ намазы укыйбыз теләгәннәр кушылып укырга мөмкин. Аннары витр намазын укып тәмамларбыз ошбу кичәне! Раббым безләргә Миграҗ савабын бир!"

 

 Ифтарда шәкертләрдән Көръән укытып дога кылдык һәм садакалар өләштек. Әлхәмдүлилләһ! Аннары намазлар укыдык...

 

 Ахрыда Илгизәр-хәзрәт ошбу мәҗлисне оештырып хөзмәт куючыларга, садакаларын бирүчеләргә һәм дә мәҗлистә катнашучыларга изге төләкләр белән дога кылды. 

 

Поделиться в Facebook
Поделиться в Twitter
Please reload

СВЕЖИЕ ПОСТЫ
Please reload

 Сызранский мухтасибат. 

Сайт создан на Wix.com

© 2017.