Рамазан Шәриф мөбәрәк булсын!

               Мөхтәррәм мөселман кардәшләрем!

Аллаһы Раббымызга мең шөкерләребез булсын изге Рамазан Шәрифкә ирештек! 

Рамазан шәриф ул исә бәндәләргә тугры юл күрсәтүче, харамнан хәләлне аеручы, хакны батылдан аеручы, мөминнәргә рәхмәт һәм шифа кайнагы Изге Каләм Шәриф Коръәни Кәрим Раббымыз тарафыннан индерелгән айдыр. 

 Ошбу изге китабыбыз Коръәни Кәрим инү хөрмәтенә Раббымыз безләргә. өммәти Мөхәммәдин саллаллаһү һә галәйһи үәсслләмгә, Рамазан ае буе ураза тотарга әмер кылдыдыр. Ураза исә ул Аллаһы Раббыбыз ризалыгы өчен таң атудан алып кояш баеганчыга кадәр ашау-эчү һәм якынлык кылудан тоелып тору димәктер. Ураза исә ул бәндәнең иң ихлас риясыз гамәледер, чөнки ул бәндә белән Раббысы арасындагы сердер. Кешенең уразалы мы юк мы икәнен үзе белән Раббысыннан башка кем дә белә алмый. Шуңа күрәдер инде Аллаһы Тагәлә бер куддуси хәдисендә болай ди:"Минем бәндәләремнең бөтен гыйбәдәтләре үзләре өчендер факать ураза гына Минем өчендер һәм савабында Үзем бирермен аның күләмен Үзем генә беләм! Бәндәмнең уенада күз алдынада китерермәслек күп булыр. Ул Кыямәт көнендә бик зур шатлыклы гаҗәптә булыр!" Ин шә Аллаһ барыбызга да шул шатлыклы гаҗәпкә калуларыбызны Раббымыз насыйп әйләсен!

Әе, туганнарым быелгы һәм соңгы елларны Рамазан Шәриф җәй айларына туры килү сәбәпле 19 сагәт буе ураза тоту бик авырдыр. Әммә Аллаһы Раббымыз Коръәндә болай ди:"Иннәһә лә кәбиратүн иллә галәл хашигин!-Дөреслектә бу бик катлаулы авыр эштер Аллаһыдан курыккан бәндәләрдән башка: аларга авыр түгелдер!" Әлбәттә ураза ул сынаудыр, ә билгеле сынаулар җиңел түгелдер. Әммә ләкин Аллаһы Тагәлә ураза тотучыларны ярдәменнән ташламыйдыр. 

 Уразаның күрке сәхәрдән башлана! Тирә юньдә бик күп бәндәләр гафиләт йокысы белән йоклап ятканда сәхәргә тору, тәмле тәмле ризыклар белән сыйлану, кошлар сайраган чакта иртәнге намаз уку һәм шатланып шатланып Коръәни Кәрим укып күңелләрне хозурландыру, тәүбә истигфар кылу....

 Ә ифтарга килсәк! Авыз ачуны көтеп утырып, догалар кылышып, бер-беребезне авыз ачырга чакырып, Аллаһының рахмәтләрен казанудыр. Пейгамбәребез саллаллаһу галейһи үәссәлләм ифтар шатлыгы турында болай ди:"Ураза тотучының ике шатлыгы бардыр: беренчесе ифтар алдыннан икенчесе исә Раббысы каршына баргачтыр!"

 Рамазан ае исә ул изгелек аедыр. Бу айда мөселманнар уразадан тыш юмартлык ишекләрен киң итеп ачып җибәрәләр. Зәкәтләрен түлиләр, ифтар мәҗлисләре үткәзәләр, башкаларга ярдәм кулын сузалар. Рамазан ае ул савап тулы айдыр. Сөекле пейгамбәребез Мөхәммәдин саллаллаһу галейһи үәссәлләм Рамазан аеның фазыйләтләрен күрсәтеп безләргә әйтеп калдыргандыр:"Рамазанның беренче ун көне рахмәттер, икенче ун көне магъфирәттер, калган ун көне исә уттан котылудыр". Икенче бер хәдисендә болай ди:" Үкенеч! Үкенеч! Үкенеч! Кем исә сау-сәләмәт Рамазан Шәрифкә ирешептә аннан мәхрүм калган!". Димәк кем исә Рамазанга ирешеп уразалар тотмыйча, истигфарлар кылмыйча, таравихларга катнаышмыйча, ифтарлар кылдырмыйча, юмартлык һәм изгелек кылмыйча үткәзсә әлбәттә үкенечтә калыр!

 Хөрмәтле туганнарым! Изге Рамазан аебыз мөбәрәк булсын! Аллаһы Раббымыз уразалар тотарга, изгелекләр кыларга, юмартлыкларыбызны арттырырга ярдәмнәрен насыйп әйләсен! Ил көнәребезгә тынычлык, гәйләләребезгә бәхет-сагәдәт, барыбызгада тәүфикъ-истикамәт, тәннәребезгә саулык-сәләмәтлек, җаннарыбызга тынычлык-иминнек, малларыбызга бәракәт Бер Аллаһым насыйп әйләсен! 

 

Поделиться в Facebook
Поделиться в Twitter
Please reload

СВЕЖИЕ ПОСТЫ
Please reload

 Сызранский мухтасибат. 

Сайт создан на Wix.com

© 2017.