Сызранның Үзәк мәсҗидендә ифтар.

 26 майда Сызранның Җәмигъ мәсҗидендә ифтар мәҗлисе узды. Аллаһы Раббымызга мең шөкерләребез булсын күркәм ифтарлары, күңелле таравихлары беләннурланган изге Рамазан шәрифебез бара. Авылларда шәһәрләрдә бер бер артлы ифтар мәҗлисләре уза. Ураза тотучыларның саны елдан елга арта бара хәттә сабыйларда тоталар. Ошбу изге чарада 70-кә якын мөселман кардәшләрем катнашты: бабайлар, әбиләр, яшләр, ураза тотучыра һәм таравихка йөрүчеләр иде. Милләт ягыннан карасаң: татарлар, таҗиклар, чеченлар, ингушлар, төрек-месхитинлар һәм азербайҗанлар.

 

 

 

 

 

  Сызран шәһәрендә 2000 елда мөхтәсибәт оештырылганнан бирле башта Декабристлар урамында урнашкан Үзәк мәсҗидтә таравих намазлары һәм Кадер кичәләре уздырыла башлады. Монда шунысын әйтеп китәргә кирәктер дип уйлыйм: ул вакытта (2000 елда) мин Аллаһы ризалыгы өчен дини хөзмәткә Сызранга килгәндә шәһәрдә бер мәсҗид, ошбу өстә телгә алынган Үзәк мәсҗид кенә иде. Улда өлекеге тимер юлчыларның барак типындагы мәсҗид формасына китерелгән бина гына иде. Һәм дә шәһәрдә тагын бер  кечкенә өйне гыйбәдәт йорты формасында куллана торган бинада урнашкан мәсҗид бар иде. Һәм дә тагын бер вагонны гыйбәдәт йортына яраклаштырылган мәсҗид бар иде. Дүртенчесе исә бер фатирда урнашкан гыйбәдәт йорты бар иде. Димәк дүрт мәхәллә иде. Әммә ләкин берсендә дә таравих намазлары укытылмый иде һәм дә ифтараларда, мәсҗидләрдә үткәзү юк иде. Нәкъ менә без 2000 елда Үзәк мәсҗидтә таравих намазларын укыта башладык, соңында Кадер кичәсен ифтарлар һәм таравих һәм тәсбих намазларын укытып үткәзә башладык, һәм 18 ел буе бу изге эшне давам итәбез. 2001 -2006 еллар буе бөтен шәһәрнең көче белән өр яңа "Азан" исемендәге мәсҗидне салдык. Шуннан соң "Азан" мәсҗидендә дә таравих намазлары укытыла башлады. 2013 елда мөселман кардәшебез эшкуарыбыз Али Абдуллаһ улы Рахмәтуллаһ Новокашпирский бистәсендә үз бинасын мәсҗид кылып мәхәлләгә бүләк итте. Анда да таравихлар укыла башлады. Иң соңы "Фәйзуллаһ" исемендәге мәсҗидне яңадан сүтеп корылганнан соң анда да таравихлар һәм мәҗлисләр үтә башлады.

 Ошбу вакыйгаларны искә төшердем башкалар онытмасын өчен таравихлар, ифтарлар һәм гомумән мәҗлисләр кайчан һәм кем үрнәгендә башланганын. Пейгамбәребез саллаллаһү галейһи үәссәлләм әйткән:"Кем дә кем җәмгыяткә бер күркәм изге яңа эш кертә яки юл күрсәтә аңа ошбу изге эшләрдән өлеш барыр...." Амин!

 

 

 

 

 Ошбу ифтар мәҗлисебез бик күңелле һәм югары рухи бөеклектә узды, Аллаһыга шөйкер! Әби-бабаларыбыздан килгән тәртип буенча: вәгаз-насыхат кылып, Көръәни Кәрим укып һәм садакалар таратып,  догалар кылышып. 

 Ифтарны оештыручылар: безнең Сәгъдиевләр гайләсе, Кайс һәм Наҗия Ернеевлар, Гөлсирә һәм Әнүзә ханымлар. Аллаһы Раббымыз кабул әйләсен!

Тагын бер сүзем калды. Без хәзерге вакытта Үзәк мәсҗидендә ифтар һәм башка мәҗлисләр сирәгерәк үткәзәбез чөнки безнең иң беренче чиратта торган изге эшебез бар ул да исә Җәмигъ мәсҗиден салу. Шуңа күрә без халыкны бик нык мәҗлис үткәзегез дип йөдәтмибез. Халыкта болайда акча ягы кыскынырак шул әле. Ин шә Аллаһ киләчәкләребез хәерлерәк булыр дип өметләнәбез. Мәсҗидебезне салып бетергәч мәҗлисләребездә ешырак булыр Аллаһы теләсә. Менә егетләр "Азан" мәсҗидендә "Шатер Рамазана" куеп көн саен ифтар кылдыралар. Раббым кабул әйләсен!  Көненә 15 меңгә якын сум акча кирәк булган вакытта аена ул инде 450-500 меңгә якын сумма була. Ярый мәсҗидтә зур масрафлар, проблемалар булмаса бик хуп, әммә ләкин мәсҗиднең хәле яхшылардан булмаса халыктан андый зур суммалар җыеп, гафу итәрсез, ашап бетерсәң бик яхшы булмас кебек. Бигрәктә ут өзәрдәй егетләр әбиләрдән җыеп шул ук кешеләр-егетләр һәр көнне әбиләрнең акчасын ашаган кебек булмасмы икән... Мәсәлән Самарада Җәмигъ мәсҗидендә көненә 30 мең кирәк диләр. Аена 900 мең була бит. Мондый зур акча белән бер авылның мәсҗиден тулаем ремонтлап була. Бу инде минем ачык фикерләрем генә, бәлки ялгышамдыр. Раббым Үзе белүче. Урысча әйтмешли" Это все хорошо, когда все хорошо!"

 

Поделиться в Facebook
Поделиться в Twitter
Please reload

СВЕЖИЕ ПОСТЫ
Please reload

 Сызранский мухтасибат. 

Сайт создан на Wix.com

© 2017.