Изге Рамазан мизгелләре....

 

 Хөрмәтле укучыларым!

Менә изге Рамазаныбызда үтеп китте! Ошбу кадерле айның истәлекле мизгелләрен күзаллап үтәсе килә. Быелгы Рамазаныбыз бик күңелле һәм югары хисләр белән тулып узды, Аллаһыга шөкер! Беренчедән һава тынышы бик уңай иде: эссе дә түгел иде, хәттә вакыт вакыт суыкта иде. Шуңа күрә ураза тотарга бик рәхәт иде. Рамазаныбызның мизгелләрен искә төшерергә тотынсаң беренче тәравих намазларыбыз искә төшә. һәр көн 40-ка якын кеше йөреде: 80 яшлек бабайлардан алып 10 яшлек сабыйларга хәтле, хатын-кызда әз түгел иде. Тәравих намазларыбыз күңелле һәм тыныч узды.

 

 

 

  Тәравих намазларыбыз бик матур үтте, Аллаһыга шөкер!

 

 Рамазан башында ук 17 майда Җәмигъ мәсҗиденең төзелешенең Киңешмә Шурасының киңәйтелгән утырышын уздырдык. Ошбу әһәмиәтле утырыштан соң төзелешкә ярдәмнәр артып китте.

 

 

 Фикер алышу һәм киңәшле эш инь шә Аллаһ уңай нәтиҗәләр бирер!

 Шәхәребезнең иң абруйлы һәм юмарт чиста күңелле шәхесләребез җыелды.

 

Бигрәктә Татарстаннан 5 миллион сум акча төшкәч эшебез тагында уңай һәм уңышлы китте. Туганнарым! Ошбу Казаннан килгән акча тикмәгә генә килмәде бит. Аның өчен миңа һәм минем төркемемә бик күп кагәз һәм аралашу эшләрен үткәзергә туры килде: проектлар, сметалар, финанс отчетлар һәм башкалар... Нәтиҗәдә Аллаһыга шөкер ошбу зур күләмдәге акчаны бирделәр! Димәк шәхсән миңа һәм минем төркемемә ышаналар. 

 Нурлы Казаныбызга саяхәт.

 "Бөтен дөнья татар конгрессы"нда очырашу.

 

Аллаһыга мең шөкер, мәсҗидебезнең төзелеше бер көнгә дә туктамый. Барган эшләр турында язып чыккан идек инде кабатлау кирәкмәстер һәм артыкта дыр дип уйлыйм.

 

 

   Аксакаллар мәсҗид төзелеш барышы белән танышып, аның уңышлы баруына дога кылдылар. 

 

 Попечителләр Шураының рәйсе Муса Камил улы Байбиков һәм Шура агъзасы Рева Гыйнәтуллаһ улы Нугаев төзелеш баруы белән бик канәгать булып калдылар.

 

 Рамазан аенда изгелек һәм юмартлык шәхәребездә бик киң таралды, Аллаһыга шөкер. Мәсәлән Фәрид Рөстәм улы Сәйфетдинов Рамазан башында да һәм ахрында да мәсҗидкә йөрүчеләргә Аллаһ ризалыгы өчен он таратты. Агалы-өнеле Рөстәм һәм Шәвкәт Сәйфетдиновлар һәм Радик Газизовлар шулай ук Рамазан башында да ахрында да бик зур күләмдә мәсҗид төзелешенә ярдәм иттеләр. Бер Аллаһым кабул әйлә!

 Фәрид туганыбызның он таратуы бер күркәм гадәткә әйләнде: бер ничә кат таратты.

 

 Аллаһыга шөкер юмарт халкыбыз Рамазан буе мәсҗидкә садака ташыдылар Һәм дә Рамазан беткәчтә бу изге эш давам итә. Хәттә сабыйлар да:

 

  Сабыйларыбызда юмартлык күрсәттеләр.

 

 

 

 26 майда шәхәребезнең Үзәк мәсҗидендә беренче ифтар уздырдык. Бик матур һәм күркәм булды. Мәсҗидебездәге 1-нче Октябердән алып 1-нче Майга хәтле барган дини укуларга нәтиҗә ясадык. Барлыгы шәкертләребез дүрт төркем иде: беренче ел укучылар 12 кеше, икенче ел укучылар 8 кеше, өченче ел укучыларыбыз 12 кеше иде һәм дә татарча бик яхшы белмәгәннәргә (бары дүрт кеше) аерым дәресләрне Казанның " атаклы "Мөхәммәдия" мәдрәсәсен уңышлы тәмамлаучы Анүзә-ханым бирде. Беренче ел укучыларга шулай ук "Мөхәммәдия" мәдрәсәсен тәмамлаучы Дания абыстай Сәгъдиева (минем җәмагатем) бирде. Ә икенче һәм беренче ел укучыларга үзем бирдем. Моннан тыш бер сабыйга һәм ике ир-атка үзем аерым дәресләр бирдем. Бары укучыларыбыз 30 кеше иде. Аллаһыга шөкер! Беренче ел укып йөрүчеләребез Коръәни Кәримне уртача дәрәҗәдә укый башладылар. Быел да көзен, ин шә Аллаһ, дәресләрне давам итәчәкбез һәм яңа группалар да җыячакбыз. Укуларны 1-нче Октябрьдән тотынырга ниятләп торабыз Бер Раббымыз кушканча булыр.

 Беренче ел укучыларыбыз.

 

 Сабыйлар катнашкан мәҗлистә бәрәкәт бар.

 Бабайларыбыз матур итеп дога кылып утралар.

 

 Ярдәмчем Нурхан-ага Фәхретдинов Коръәни Кәрим укый!

 Бусы инде иң шәп мизгел: көнне буе ураза тотканнан соң тәмле аш ашауга ни тора!

 

 Абыстайларыбыз берсе берсеннән ямлеләр һәм нурлылар, чөнки ураза тоттылар!

 Шәхәребезнең күрке сугыш ветераны Сагәдәт әби табыныбызның иң түрендә!

  Инь шә Аллаһ шушындый әбиләребез булганда шәхәребездә бәрәкәт бөтмәс!

 Имамның вагәз-нәсыйхатләрен мөселманнар игътибар белән тыңлап утыралар.

 

 Бусы тәмле ашлар пешереп мәҗлисләребезне бик уңышлы үткәзүче ханумаларыбыз!

 Балалар белән бергә олылар ифтарга әзерләнеп утыралар.

 

Аллаһыга шөкер ифтар мәҗлисләребез бер кат кына узмады. Бигрәктә матур итеп Кадер кичәсен үткәздек. Ул мәҗлисләр турында язылган иде бик артык кабатламыйбыз.

 

Ошбу Рамазан шәрифтә дүрт мәсҗидле һәм "Гәли" исемендәге мәдрәсәле туган авылым Гәлигә кайтып килдем, Анда авылдашларым оештырган зур ифтар мәҗлисендә катанштым, Аллаһыга шөкер!

 Чулпан очындагы, минем туган йортымның янәшәсендәге "Хөсәен" мәсҗиде.

 

 

 Бусы Түбән очтагы "Нур" мәсҗиде. Ошбу мәсҗидне, Аллаһыга мең шөкер, миңа үзем рәсемен сызып, үзем төзелешен җитәкләп 1994-96-нчы елларда салдырган мәсҗидтер. Ошбу мәсҗидтә мин, Раббымның изене белән, 7 ел имам булып хөзмәт иттем.

 Мәдрәсә "Гәли"дә зур ифтар ашына халык агыла. Ошбу мәдрәсәдә миңа, Аллаһыга мең шөкер 1995-1999 елларда мөдир вазыйфасын уңышлы үтәргә насыйп булды. 4 ел өчендә 25 егет-ират һәм 15 хатын-кызга диплом тапшырып дин хөзмәтенә озатырга насыйп булды. Аларның күбесе илебезнең һәм хәттә чит илләрдәдә хөзмәт итәләр. 

 

 Мәдрәсә "Гәли" каршысындагы Урта мәхәллә мәсҗиде.

   Бусы инде агач арасына күмелеп басып торучы Югары оч мәсҗиде.

 

   Әлхәмдүлилләһ!

Рамазан шәрифебез бик күп матур һәм күңелле мизгелләр калдырды! Раббым Аллаһкаем ошбу айда тоткан уразаларыбызны, укыган намазларыбызны һәм тәравихләребезне, авыз ачтыруларыбызларны, ифтарларыбызны, биргән садакаларыбызны һәм дә барча изгелекләребезне кабул әйлә!!!

 Ахры сүземдә туганнарым, сезгә бер ничә сүз әйтәсем һәм үгет-нәсыйхат кыласым килә. Ошбу сүзләремнә күңелләре чиста булган, калебләре йомышак катып бетмәгән, күңелләренә һәм калебләренә Раббым мөхер (печать) салмаган мөселман кардәшләремә сөйлим. Чөнки калганнарга бу сүзләрем файда бирмәс.

   Кардәшләрем! Менә Рамазан шәрифтә үтеп китте... Сөекле Пейгамбәребез Мөхәммәд, саллаллаһү галейһи үәссәлләм әйткән: "Кайчан Рамазан җитте исә җәннәт ишекләре ачыла, тамугъ ишекләре ябыла һәм шәйтан чылбырлар белән баглана". Туганнарым, Рамазан үтте шәйтан ычкынды... Ул мәлгүн шәйтан бәндәләрне тугры юлдан тайпылдырырга тырыша. Шәйтан юлына өйәрүдән саклана күрегез! Шәйтан ул безгә ачык дошман! Изге Кәләм Шәрифтә "Ясин" сүрәсендә Раббымыз безләрне кисәтеп әйтәдер:" Ий, Адәм балалары шәйтанга табынасыз мы (өйәрәсезме)!!! Ул бит сезгә ачык дошман!!!". Әе шәйтан безгә ачык дошман ул бәндәләрне котырта һәм бәндәләр төрле-төрле фетнә һәм бозыклык кылырга өнди. Кызганычка каршы аңа йәрүчедә табыла хәттә кайбер аксакаллар, имамнар, мөфтиләр, дәрәҗәле-абруйлы кешеләр, дипутатлар һәм татар милли оешма җитәкчеләре фетнә һәм ара бозу юлына басалар һәм үзләрен бик дөрес юлда дип саныйлар. Кайчан-кайчан уйлап җибәрәсең: ник икән безнең татарлар үз ара килешәлмичә фетнәгә чумалар. Бит башка мөселман булган халыкта мондый тискәре күренешләр юк дәрәҗәсендә! Һәм дә шул ук вакытта милләттәшләремне акларга тырышам: бәлки ул бәндәләр совет вакыт балалары, динсезлек-атеизм тәәсирендә һәм агуында үсеп, 90-нчы баш-баштаклы елларда аякка басып, кеше талау һәм алдау гадәти эш булган елларда тәрбиәләнгән булгангадыр дип. Әммә ләкин башка бәндәләрдә бит шул ук чорда үсеп аякка басканнар һәм бозылмаганнар, ул вакытларда да ышанычлы һәм инсафлы булганнар хәзердә шундый булып торалар, мәсҗидкә һәм башка изге урыннарга ярдәм итеп торалар бит! Мин монда шул шәйтан мәлгүн фетнәсенә өйәргән имамнарга шаккатам. Теге инде 90-нчы елларда да кеше талау һәм кеше хакына керүчеләр күбесе дингә һәм милли хәрәкәткә керсәләрдә шул ук булып калалар һәм тагында катырак булалар, чөнки дин белән үзләрен акларга тырышалар.Пейгамбәребез, саллаллаһү галейһи үәссәлләм әйткән:" Каф тауының күчкәненә ошанам, әммә бәндәнең холкы үзгәргәнгә ошанмыйм". Димәк грубо әйткәндә "рекитир" ул "рекитир", "аферист" ул "аферист" булып кала. Алар бозыклык кылганда хәттә шәйтанда алар яныннан кача. Рабымыз Коръәни Кәримдә "Хәшер" сүрәсендә болай ди:" Кәмәсәлиш-шәйтани из калә лилиңсәни-кфур, фәләммә кәфәра калә инни бәрииюн минкә инни ахафуллаһи Раббил галәмин!"-"Мисал итеп шәйтанны китерәбез. Кайчан ул шәйтан бәндәгә көферлек (бозыклык) кыл дип. Бәс бәндә бозыклык (көферлек) кылгач шәйтан әйтер- мин синнән качам чөнки мин галямнәр Тәрбиәчесе булган Аллаһтан куркам!". Гаҗәбә! Шәйтан да Аллаһтан курка, әммә өстә китергән бәндәләр фетнә-бозыклык кылып Аллаһтанда бәндәләрдәндә курыкмыйлар! Туганнар! Бәндә баласы бозык-фетнә кылганда аның яныннан хәттә шәйтанда кача! Әммә имамнарга һәм мөфтиләргә фетнә, урысча әйтмешли "интриганство" белән шөгелләнгәндә акланырга урын юк! Ә кайбер яшләребезгә килсәк: аларны инде шәйтанга адаштырырга бер ни дә тормый. Чөнки яшләрдә бик яхшы үсешкә омтылыш сыйфаты бар. Шәйтан нәкъ менә шул сыйфатларын файдаланып яшләргә үз-үзләрен бик акыллы һәм дөрес итеп күрсәтергә тырыша. Соңннан яшләрнең кайберләре, Алаһыга шөкер күбесе түгел, олыларның ата-бабаларының юлын ташлап башка юл һәм фиркаларга көреп китәләр: имеш бабайларыбыз белмәгән, ә безнең хәзер мөмкинчелекләребез зуррак. Әммә ләкин яшләрдән әле өмет бар: алар инь шә Аллаһ быраз олыгая төшкәч аңларлар. 

  Хөрмәтле туганнарым!

 Болай каты язгнаным өчен гафу итәрсез дип уйлыйм. Чөнки безләрнең имамнарның вазыйфасы пейгамбәрләрнең вазыйфасы кебек: яхшылык кылган бәндәләрне җәннәт белән шатландыру, әммә хәрам бозык эшләр белән шөгелләнүчеләрне тамугъ газабы белән куркыту дыр, үзебезне һәм бөтен өммәти Мөхәммәд саллаллаһү галейһи үәссәлләмне ут газабыннан коткарырга тырышу дыр! 

 Шәйтанга каршы зикер-тәсбихләр, намаз-гыйбәдәтләр, сабырлык һәм зирәклек, файдалы гыйлем һәм Изге Кәләм шәриф укып көрәшергә Бер Аллаһым ярдәмнәреннән ташламасын!!!

 

 

  

 

Поделиться в Facebook
Поделиться в Twitter
Please reload

СВЕЖИЕ ПОСТЫ
Please reload

 Сызранский мухтасибат. 

Сайт создан на Wix.com

© 2017.