Татарстан Президенты кулыннан Сызран мөхтәсибе Илгизәр-хәзрәт Сәгъдиевкә "Рәхмәт сүзе".

 19-20-нче июлдә нурлы Казанда чираттагы 9-нчы "Милли тормыш һәм дин" исемендәге БӨТЕНРОССИЯ дин әһелләре Форумы узды. Ошбу бик мөхим чарада илебезнең 70 өлкәсеннән һәм 39 чит илдән 1000-нән артык делегат җыелды. Форумда  милләтебезнең бик җидди һәм актуаль проблемаларның чишү юллары каралды, фикерләр алышынды.  Беренче көнне делегатлар дүрт секцияга бүленеп эшләделәр. Мин исә "Ислам һәм татар дөньясы" бүлегендә катнаштым. 

 Икенче көнне Казанның "Корстон" исемле күңел ачу үзәгендә Татарстан Президенты Рөстәм Нургәли улы Миңнеханов, Дәүләт киңәшче Минтимер Шәрип улы Шәймиев, Баш мөфти Талгәт Тәҗетдин, Татарстан мөфтие Камил-хәзрәт Сәмигуллин һәм башка дәрәҗәле затлар катнашында пленар утырышы булды. Ошбу пленар утырышта минем өчен бик куанычлы һәм горурланырлык мизгел булды: Татарстан Президенты кулыннан "Рәхмәт сүзе"н алу! Аның өчтәлеге шул: "Нәтиҗәле хөзмәте, рухи-әхлакый хәзинәләрне торгызуга, конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга зур өлеш кертүе өчен "Сызран җәмигъ мәчете" җирле мөселман дини оешмасы имам-мөхтәсибе Сәгъдиев Илгизәр Ягъфәр улына Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәт сүзе. Р.Н.Миңнеханов. Казан, Кремель 2018 елның 20 июле"

 

 Пленар утырышының беренче өлешендә шул ук югары дәрәҗәле Президиум каршысында, Аллаһыга шөкер, миңа "Милләттәшләрем, кыйблабызны югалтмыйбызмы икән" темасы буенча чыгыш ясарга насыйп булды.

 

 

 Минем чыгышымны тулысынча бастырам: "Галиҗанәп олуг хөрмәткә лаек булган Президентыбыз Рөстәм Нургали улы, мөхтәрәм Минтимер абзыебыз, мөхтәрәм остазым Баш мөфтиебез Талгәт-хәзрәт, хөрмәтле мөфти Камил-хәзрәт, кадерле дин кардәшләрем милләттәшләрем! Сезләргә Сызран шәхәре мөселманнардан һәм гомумән Самара өлкә мөселманнарыннан ихлас сәләмнәр җиткезәсем килә Әссәләмүгалекүм үә рахмәтуллаһи үә бәракәтүһ! Ошбу чыгышымның темасы: “Милләттәшләрем, кыйблабызны югалтмыйбызмы икән?” Бәлки кайсыберләрегез бу ни өчен мондый кискен һәм катлаулы мәсәләне күтәреп чыга икән дип гаҗәпләнәдер. Әммә ләкин минем 25 еллык имамәтчелек тәҗрибәм һәм Советлар чорларындада ике мәсҗидтән һәр вакыт азан яңгыраган, 400 еллык тарихы булган, гасырлар буе динебез Исламны һәм гөреф-гадәтләребезне саклап кала алган атаклы Гәли авылында туып шул мөхиттә үсүем һәм анда дини хөзмәтем соңыннан Сызранда хөзмәтем бу чыгышка хак бирә дип уйлыйм һәм катыгый ошанамын. Хөрмәтле туганнарым! Әлбәттә ошбу биктә мөхим һәм файдалы җыелышка илебезнең төрле почмакларыннан имамнар, мөфтиләр һәм галимнәр җыелды. Ике көн өчендә бик күп фикерләр алыштык, матур һәм әһәмиәтле сүзләр булды мин инде сезгә кабатламыймын аларны һәм дә сезләргә вагәз-насыйхат кыларга җыенмыйм, тик үзәмнем хәзерге милләтемнең дини хәләте турында бер ничә фикер әйтеп үтәсем килә. Аллаһыга шөкер, миңа 1990 елларда Уфада әле илебездә бер Диния назараты булган чорда мәдәрәсәдә укырга насыйп булды. Ул вакытта барлыгы өч мәдрәсә иде. Һәм дә барсында да укыту бер төсле иде: үзебезнең мәзһәб буенча. Ул вакытта мәдрәсәләрдә бик тирән укыту булмасада имамнар күп чыкты. Соңыннан туган Гәли авылында дүрт ел “Гәли” мәдрәсәсендә мөдир булып хөзмәт итәргә насыйп булды. 25 егет һәм 15 кызны укытып дини хөзмәткә озатырга насыйп булды. Аларның күбесе әледә дини хөзмәттә, Аллаһыга шөкер. Берсе дә вахаби, саләфи һәм башка фирка секталарга китмәде. Мәхәлләләребез әз булсада барсында да диәрлек намаз укулар, дин алып бару тәртипләре бер төсле иде. Иң мөхиме элекеге чын гыйлемле имамнарны күргән һәм алардан азмы-күпме белем алган бабайлар бар иде әле мәсҗидләребездә. Вахабиеда юк, тахрирчы да юк, таблигчы да юк, “бидгатләр” эзләүче дә юк. Соңыннан чит илләрдә укучыларыбыз күбәйде, бездә Төркиягә барып укып кайттык. Төрле төрле яктан яңа белемнәр яңа маглүмәтләр күбәйде. Файдасы да булды һәм киресе дә булды. Бу турыда узган Форумнарыбызда бик күп сүзләр булды инде кабатлыйсым килми. Яшләребездә гыйлем дә артты һәм проблемалар да артты. Ул шау-комлы 90-нчы елларда илебезгә чит илләрдән дини китапларда акты. Бер нинди Диния назаратлары тарафыннан экспертиза яки тикшерүләрсез акты. Менә инде хәзер шул вакытларның “җимешен” җыябыз. Туганнар, гаҗәбә! Хәзер ниндидер коранитләр, дини ревизорлар барлыкка килде. 1300 уңышлы мөселманнарга хөзмәт итеп килгән Имам Агзам Абу Ханифә рахмәтуллаһи галәйһи мәзһәбенә ревизиәләр ясый башладылар. Динебезнең асылы булган биш вакыт намазны да тикшерә башладылар инде. Әйтерсеңлә атеистлар чорына кайттык. Безләргә әлбәттә бу яңа җилләргә катыгый каршы торып бу эшләрне тоярга кирәктер. Яки мөфтиләребез тарафыннан катыгый каршылык күрсәтеп аларның тәнкытләренә ачык, дәлилле җаваплар бирергә. Әлбәттә монда шунысында әйтергә кирәктер. Татарстан мөфтие Камил-хәзрәткә аерым рәхмәтләребезне белгертәбез. Ул җавапларын биреп тора. Ишетеп белеп торабыз. Әммә ләкин без барыбызда әһле иман үә имамнар моңа катыгый каршы торырга кирәктер. Динебезнең асылына, тамырына балта чабырга мәтәшкән чакта тик торырга тиеш түгел без. Кардәшләрем, тагын бер мөхим мәсәлә бар ул да исә халкыбызга шәригат белән гадәт нәрсә икәнен аңлату. Чөнки татарларда хәзер бик күп халкыбызның дини гөреф-гадәтләрен йолаларын (мәетләргә өчен, җидесен һ.б.) бидгат дип мөселманнарны тәнкыйтләп хәттә диннән чыгарып җибәрүчеләр бәндәләр бар. Бу исә наданлыктан шәригат белән гадәт нәрсә икәнен аңламаулыктан чыга. Шәригат Аллаһыга шөкер күптән язылган: гыйбәдәттә мәзһәбебез Имам Агъзам, игътикадта Имам Матуриди рахмәтуллаһи галәйһүммәдыр. Моны бырыбызда белә дип уйлыйм. Ә гадәт исә шәригаткә муаффик килгән йолалардыр. Шуңа күрә бер йолада, шәригаткә туры килсә бидгат булмыйдыр, чөнки йола белән шәригаткә яңалык кертмибез, шаригатне үзгәртмибез! Киресенчә халкыбызның гасырлар буе килгән гөреф-гадәтләре динебезгә күркәмлелек һәм үзенчәлеклек бирә. Туганнарым шуны да онытмыйк, каты атеизм чорында илебездә 94 мәсҗид калганда халкыбыз кайда Коръән, кайда дога ишетте соң. Әлбәттә нәкъ шул “ бидгат” дип кайбер надан бәндә әйткән дини мәҗлисләребездә: өчләрендә, җиделәрендә һәм башкаларда. Милләттәшләрем, халкыбыз төрле чорларда, төрле тарихи үзгәрешләрдә дә динен, гөреф-гадәтен, телен, мәдәниәтен күз нурыдай саклап килгән. Бездә алар кебек саклый алырбыз мы икән? Кыйблабызны югалтмабыз мы икән? Ни өчен мин бу сорауны тагын кабатлыймын соң! Чөнки кызганычка каршы хәзерге вакытта татар яшләре Ислам диненә керсә дә никтер күбрәге арткы ишектән керә. Интернеттан мы, яки бая әйтеп узган чит илләрдән килгән ялтраук, безнең мәзһәбебезгә туры килмәгән китаплардан мы, яки шундый ук “агитаторлардан” мы, әммә остазлардан түгел. Яшләребез күбесе татарча белми, милли хис бик әз күләмдә, шуңу күрә күп мәсҗидләрдә эш рус телендә алып барыла. Мәсҗидләребез рус теленә күчеп бетә әкрен генә. Әлбәттә мин сүзне Татарстаннан читтә булган мәхәлләләр турында алып барам. Гаҗәбә, элек коммунистлар чорында интернациолизм чире белән рус теленә күчеп бетә яздык, әммә Аллаһыга шөкер, күчмәдек. Ә инде хәзерге иреклелек чорында Ислам динендә милләтчелек юк дигән булып телебезне югалта барабыз. Әе, Ислам динендә милләтчелек юк әммә ана телен һәм үз халкыңны хөрмәт итү бар. Тел исә ул Раббыбыз тарафыннан безгә бер амәнәт икәнен онытмаек.. Шәхсән мин чи урыс шәхәре Сызранда вагәзләремне татарча алып барам һәм дә кыскача русчага тәрҗимә итәргә тырышам. Барсыда канәгат, Аллаһыга шөкер. Хәзер инде бигрәктә шәхәрләребездә ата-бабаларыбызның гөреф-гадәтләрен күрмәгән, әби-бабай тәрбиәсен күрмәгән, әби-бабай тәрбиәсен күрсәдә ул әби-бабайлар исә үзләредә гөреф-гадәтләребезне, динебезнең асылларын бик әз белгән яңа буын үсеп җитте. Менә инде аларны төрле фиркалар, төрле секталар, “сәләфи” һәм башкалар бик җиңел үзләренә караталар. Соң ни эшләргә дигән сорау туа. Мәдрәсә һәм институтларыбызда бер система буенча укыту зарур. Уңнан-суңнан “киңәш” бирүчеләрне тыңлап түгел, гасырлар буе сакланган Абу Ханифә рахмәтуллаһи мәзһәбенең китаплары белән, Бохари Шәрифнең тәҗрибәсе белән һәм безгә иң якын булган Төркия уку системасының тәҗрибәсе белән укыту системасын булдыру зарур. Мәдрәсәләребездә милләтенә карамастан татар телен укыту кирәк. Бигрәктә Иске һәм яңа имлә белән укытырга кирәк. Имамнарыбыз иске гарәп графикасы белән язылган китапларны җиңел укырга тиеш. Шул иске китаплар исә безнең чын хазинәбез. Әлбәттә бу эшләр эшләнәдер дип уйлыймын. Моңа Болгар академиясе ачылуы бик күп өметләр уята. Соңгы вакытта бу өлкәдә Татарстаныбызда бик күп уңай эшләр алып барыла ишетеп белеп торабыз Аллаһыга шөкер! Мәсәлән “Хөзөр” нәшриәте бик саваплы, файдалы һәм җаваплы эш алып бара Аллаһы Раббыбыз ярдәмнәреннән ташламасын! Менә нәкъ ошбу нәшриәт шәригат нәрсә гөреф-гадәт нәрсә икәнен ачыклый торган кечкенә булсада бер китап яки брошура чыгарса иде бик әйбәт булыр иде. Туганнарым, бергәләшеп асылыбызга ата-бабаларыбыз, үзебезнең галимләребез юлына халыкны өндик. Кем сүзендә тыңламыйча һәм оялмыйча дини йолаларыбызны үтик һәм саклыйк. Чыгыш башындагы сорауга җавап итеп үзем үк әйтәсем килә. Ин шә Аллаһ! Милләтем бу мәшакәт һәм проблемаларын җиңеп дөрес юлдан тайпылмыйча, Әһле сөннәһ вәл җәмагәт юлыннан читләшмичә, дөрес игътикадта калып, күркәм гөреф-гадәтләрен саклап, телен һәм мәдәниәтен югалтмыйча киләчәктәдә үсештә булып калыр дип зур өметләрдә каламын. Ошбу Форумнар булуы өметемә көч кууәт биреп тора. Президентыбыз Рөстәм әфәнде Нургали улына аерым зур рахмәтләребезне белдерәбез һәм Татарстаныбызга бөек дәрәҗәләр теләп ихлас догаларыбызны колабыз. Ошбу чараны югары дәрәҗәдә үткәзүгә бөтен көчләрен куйган Бөтен дөнья татар конгрессына хөзмәткәрләренә, Татарстан Диния назартына һәм Казан Рәсәй Ислам институтына олуг рахмәтләребезне белдерәсем килә, сезләрдә ошбу рахмәт сүзләремә кушыласыз дип уйлыйм. Аллаһы Раббыбыз милләтемнең киләчәген хәерле һәм уңышлы кылсын! Әссәләмүгалейкүм үә рахмәтуллаһи үә бәракәтүһ!"

Монда шунсын әйтергә кирәктер дип уйлыйм ошбу китергән текст ул минем чыгышка әзерләгән текст. Әммә чыгышымда мин бу текстка карамыйча бер урында браз кыскарттым бер урында өстәдем. Киләчәктәмөмкинчелек булса сайтка видиосын куярмын инҗ шә Аллаһ.

 

 

 

 

Поделиться в Facebook
Поделиться в Twitter
Please reload

СВЕЖИЕ ПОСТЫ
Please reload

 Сызранский мухтасибат. 

Сайт создан на Wix.com

© 2017.