Илгизәр-хәзрәт Сәгъди әл-Гәли: 25 ел дини хөзмәттә.

  Хөрмәтле укучыларым!

Минем ике айдан артык сайтымда яңалыклар язмауымның сәбәбе бик җиддидер. Чөнки мин быел 4 августтан алып 7 сентябргә хәтле хаҗ сәфәрендә идем. Бу хаҗымның быел кылуымның сәбәбе икедер : беренчедән быел минем имаматчелек вазыйфасына керешүемә 25 ел тулды. Икенчесе исә быел мине хаҗга барырга бик яхшы дустларым таҗик туганнарым чакырдылар, Ишон-ака белән Одина-ака. Мин ошбу аларның чакыруын бик күтәренке күңел белән кабул иттем, чөнки мондый катлаулы әммә изге сәфәргә бик тә ошанычлы бәндәләр белән баруы биктә мәгъкулдер. Ошбу хаҗ сәфәрем турында киләчәктә, Аллаһы теләсә язармын. Ә әлеге язмамны үземнем тормышымда булган бик әһәмиятле һәм дулкынлы вакыйга белән бәйле. Ул да исә минем имаматчелек вазыйфага керешүемә 25 ел тууы!

 

  Нәкъ менә 1993-нче елның 28 сентябрендә Шуралар Җөмхөриятенең Ауропа бүлеге һәм Сибирия мөселманнарының Диния назаратының рәйсе мөфти Шәйхел-Ислам Тәлгат Таҗетдин Фәрманы буенча миңа Самара өлкәсенең Пухвистневу районының Гәли авылының 35-нче мәхәлләдә имам-хатыйп вазыйфасын башкарырга хаклы дигән Шаһәдәт-намә тапшырылды. Әлхәмдүлилләһ, шул көннән бирле башта Гәли авылында 7 ел, соңында 18 ел Сызран шәһәрендә имам вазыйфасын башкарып киләм. Уңышлы мы юкмы Бер Аллаһым белә һәмдә гәдел булган дөрес күңелле булган мөселман кардәшләрем белә. Ошбу язмам мактану йөзеннән булмаса иде. Раббым каршысында шөкер йөзеннән булса иде. Ошбу постта мин әлеге 25 еллык хөзмәтем хакында бик кыска формада хәттә йөгереп кенә узачакмын киләчәктә төгәлләберәк язармын Аллаһ насыйп итсә.

 Ул вакытта Фәрманнар-указлар ике телдә бирелә иде: иске татарча (гәрәп графикасы) һәм русча. Әлбәттә ошбу Шаһәдәт-намәләр минем өчен бик кадерлеләрдер. Чөнки аларны алыр өчен бик күп көч һәм тырышлык куярга туры килде. 

 Минем биографиям сайтның башка рубрикаларында табып була шуңа күрә мин язуымны Уфадага Ризаутдин ибне Фәхретдин исемендәге мәдрәсәдә укуым белән башлыймын. Ризаутдин ибне Фәхретдин исемендәге мәдрәсә ул вакытта (1990-нчы елда) Рәсәйдәге өч мәдрәсәнең берсе иде. Яңа дин иреклеге ачылып килгән заманда миңа шул мәдрәсәдә укырга насыйп булды, Аллаһыга шөкер. Остазларым: мәрхүм Касыйм-хәзрәт Сәлимов, мөфти-хәзрәт Тәлгат Тәҗетдин, Нурмөхәммәд-хәзрәт Нигъмәтуллаһ..

              Өфө шәһәренең беренче Җәмигъ мәсҗиде. Ошбу мәсҗидтә мәдрәсәбез иде.

 

 Ошбу бөек затлардан 1,5 гыйлем алгач 1992 елда Төркиягә Стамбул шәһәренә "Мертер" исемендәге мәдрәсәгә мөфти-хәзрәт тарафыннан бер төркем шәкертләр белән җибәрелдем. Анда да елярым укып, 1993-нче елны туган Гәли авылыма, кайткач үзем яшәгән Түбән оч мәхәллә бабайлары бер тавыштан мине имам итеп сайладылар һәмдә ошбу сайлау нәтиҗәсендә миңа ошбу өстә күрсәткән Указ бирелде. Ә инде өч елдан соң миңа яңа вакыты чикләнмәгән Указ бирелде. 

  Гәли авылының Түбән очтагы "Нур" мәсҗиде. 

 

 Нихаят 1993-нче елның көзен Түбән оч мәсҗиденең имам-хатыйбы вазыйфасына көрешеп шул елның көзен һәм кышын мәсҗидебезнең өендә яшләр, урта яштәгеләргә һәм картлар өчен дини дәресләр оештырып шәкертләремнең күбесен Көръәни Кәрим укырлык дәрәҗәгә җиткездем Аллаһыга шөкер. Бу миинем беренче тәҗрибәм иде. Соңырак терле мәктәпләрдәдә дин дәресләрен оештырдым.

1995-нче елда мөфти-хәзрәтнең карары буенча мин авылыбызда 1992-нче елда ачылган "Гәли" мәдрәсәсендә мөдир булып эшкә керештем. Шул ук вакытта 35-нче мәхәлләнең имамы, 1995 елда минем тәкъдимем буенча оештырылган Похвистнево һәм Камышлы районнарының имам-мөхтәсибе булып хөзмәт иттем Раббым кабул әйләсен. 1995елдан алып 1999 елга хәтле мөдир булып эшләгәндә мәдрәсәдән ике чыгарылыш ясап барлыгы 25 егет һәм 15 кыз урта дини белем алып чыктылар. Аларның күбесе әлегә хәтлечә дини хөзмәттәләр: яки имамнар яки мөгәллимнәр. 

 

Мәдрәсә "Гали"

 

 Һәм дә мин Самара өлкәсенең Төбәк Диния назаратының 1994-нче елдагы беренче съезды (корылтае)ннан алып хәзергәчә аның Призидиум агъзасы. Барлыгы алты съездта катнаштым һәм даим Призидиум агъзасы булып торамын. 

 Соңгы 6-нчы съездагы чыгышым.

 

 2000-нче ел башында Рәсәйнең Үзәк Диния назаратының рәйсе баш-мөфти Шәйхел-Ислам Талгәт-хәзрәт Тәҗетдин Фәрманы белән Сызран шәһәренә имам-мөхтәсиб итеп билгеләндем. Менә инде шуннан бирле бөтен хөзмәтем һәм көч-кууәтем Сызранда дини усешкә багышланган. 

2001-нче ел. Сызран администрациясе, Өлкә Диния назараты һәм Сызран мөхтәсибәте арасында килешүгә кул кую тантанасы: Василий Янин, мин һәм Вәгиз-хәзрәт Яруллаһ.

 

Сызранга килүебез белән беренче ниятебез Җәмигъ мәсҗид салу булсада шәһәр башлыгы Василий Янин безгә Образцовский майданчыкта башланып ташландык хәлдәге яңа "Азан" исемендәге мәсҗидне төзеп бетерергә тәкъдим итте. Соңыннан Җәмигъ мәсҗиденә урын тәгаеннәү турына кайтырбыз диде ул. Минем тәкъдим буенча "Азан" мәсҗиден салу Попичителләр шурасы корылды. "Азан" мәсҗиден салу бөтен шәһәр мөселманнарының төзелешенә әверелде. Нихаят 2006-нчы елның 1 декаберендә Рәсәйнең Баш мөфтие Тәлгат Тәҗетдин катнашында "Азан" мәсҗиденең ачылу тантанасы узды.

 "Азан"мәсҗиденең ачылу тантанасы: мин, Баш мөфтиебез, Вәгиз-хәзрәт, Ислам-хәзрәт

 

2001-нче елда минем ярдәмем һәм катнашым белән Татар яшләренең "Яшлек" клубы ачылды. Шул ук елны Декабристов урамында урнашкан шәһәрнең беренче Үзәк мәсҗидендә дини дәресләр оештырдым 20-гә якын яшүсмер дәрескә йөределәр.

Шул ук елны "Болгар" исемендәге Сызран шәһәренең мөселманнар гәҗитен чыгара башладым. Ошбу гәҗитне чыгару сәбәбе исә: яшләрне төрле радикал яки безнең мәзһәбебезгә туры килмәгән юлга китүдән сакларга торышуымнандыр. Әммә ләкин кызганычка каршы бер төркем яшләр башка юлларга көреп киткәлиләр шул. Каян дини мәгълүмәт алалар икән? Интернеттан мы? Берәр читтән килгәләүче "агитаторлар"дан мы? Бу турыда 25 еллык хөзмәтемне киңәйтеберәк язганда ачыкларга торышырбыз ин шә Аллаһ. Һәм дә Үзәк мәсҗидтә Рамазан шәрифтә тәравих намазларын укыта башладым: миң кадәр мәсҗидләрдә тәравих уку гадәте юк иде. Шул ук Үзәк мәсҗидебездә дини мәҗлисләр оештыра башладык. Ул да Сызран өчен бик тә кызыклы яңалык иде.

 

 Шулай матур матур мәҗлисләребез уза, Аллаһыга шөкер.

 

Һәм дә шәһәребездә узган һәр бер диярлек вакыйгада актив катнашабыз. Сайлаулар булса шәһәр Думасына татарларны сайларга торышабыз. Шәһәрдәге төрле төрле коммиссия яки шура яки башка оешмалардада катнашамын. Аллаһыга шөкер. Мөселманнарның сүзе һәр урында үтә!

2009-нчы елда Декабристов урамындагы Үзәк мәсҗидебезне яңадан сүтеп яңартып үзгәртеп җыйдык, Аллаһыга шөкер. Ул мәсҗид хәзергәчә безгә уңышлы хөзмәт итә.

                                 1992-нче ел иске мәсҗид янында аксакалар.

 

 Сызран Үзәк мәсҗиденең хәзерге хәләте. Артта Сызран Җәмигъ мәсҗид төзелеше күренә.

 Хәзерге вакытта Үзәк мәсҗиденең яңа бинасы зур: күп халык сыя.

 

2011-нче елда безнең иң беренче, күп еллар буе Сызран мөселманнары көткән эш: Җәмигъ мәсҗиден салу буенча беренче адымнар башланды. Ул да исә мин шәһәр җитәкчеләренә күп кат мөрҗагат иткәннән соң Декабристов урамындагы мәсҗидебез каршысындагы барак тибындагы биналарны сүтеп безгә Җәмигъ мәсҗиден салырга дип шәһәр башлыгы Виктор Хлыстов карар чыгарды. 2011-нче елның ноябр аенда яңа җиргә дога кылдык. Ошбу яңа җирне рәсмиләштерү, яңа проект эзләү һәм төзелешкә рөхсәт алу эшләре өч елга тартылып 2014-нче елда "Сызран Җәмигъ мәсҗид"ен төзелү эшләре, Аллаһыга мең шөкер, кузгалып китте. Ул елны мәсҗидне нигезе корылды.

                                    Сызран Җәмигъ мәсҗиденең макеты.

 

 2015-нче ел. Төзелеш әкрен генә бара!

 

 2015-нче ел. Көз. Мәсҗидебез үсә!

 2017-нче ел икенче кат бетте.

 2018-нче ел яз башы. Икетавырлы тимер балкалар түшәм корыла башлады.

 2018-нче ел июль. Түшәм түшәлә бара.

         2018-нче ел сентябрь. Әлхәмдүлилләһ! Гөмбәз диварларын күтәрәбез!

 

Ошбу изге төзелеш турында җентекләберәк киләчәктә язарбыз, Аллаһ насыйп итсә. Бер нәрсәне генә өстисем килә: Аллаһыга шөкер Татарстан Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Минниханов минем ошбу төзелешкә ярдәм итү турындагы мөраҗагәтемне уңай хәл итте. Татарстаныбыздан зур ярдәм килде. Һәм дә Сызрандагы "Тяжмаш" исемендәге акционерлык җәмгыяттә минем мөрҗагәтемне кирегә какмады браз ярдәм итте. Аллаһы Раббым кабул әйләсен!

Менә инде минем Сызран шәһәренә күчеп килүемә 18 елдан артык узды. Тагын бер ничә әһәмиятле һәм Аллаһыга шөкер, саваплы эшләремне искә аласым килә.

2007-нче елда Сызран шәһәрендә урнашкан Вертолетчылар әзерли торган хәрби училищада мөселманнар өчен дини узәк ачылды. Ошбу вакыйга читтән тыш эш булганга аны илебезнең телевидениясенда беренче каналда кат-кат күрсәттеләр.

 Шул арада гыйлемемне дә үстерегә вакыт таптык Аллаһыга шөкер. 1995-2003 елларда Казан дәүләт университетының татар филология факултетын укып уңышлы тәмамладым. Татар теле укытучы дигән диплом алдым. 2015-2016 елларда Казандагы "Мөхәммәдия" исемендәге атаклы югары дәрәҗәдәге мәдрәсәне укып уңышлы тәмамладым. Әлхәмдүлилләһ!

  Ошбу елларда, Аллаһыга шөкер миңа бик күп төрле оешмалар һәм җәмгыйятләрдән грамоталар, Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды. Шулар арасында минем өчен иң кадерлеләре икедер. Беренчесе 2013 елда изге Болгарда Рәсәйнең Үзәк Диния назваратының рәйсе Баш мөфти Тәлгат-хәзрәт Таҗетдин тарафыннан шул елда кабул ителгән Үзәк Диния назаратының иң югары бүләге медале беренчеләр арасында миңа тапшырылды.

  Иң кадерле бүләгем.

Икенчесе исә быел Казанда 9-нчы чираттагы Татар дин әһелләренең Форумында Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Минниханов кулыннан "Рәхмәт сүзе"н алу булды. 

 Горурланырлык мизгелләр!

Ошбу татлы сүзләрдән соң әйтәсем килмәсәдә әйтәм инде: 25 ел Самара өлкәсенең халкына рухи-әхләкый тәрбия бирсәмдә Өлкә Администрациядән яки Губерня думасыннан бер котлау фәлән яки грамота фәлән яки Рәхмәт хаты булсынмы юк. Әлбәттә моңа өлкә җитәкчеләре гәепле дә түгелдер. Бәлки Өлкә Диния назаратыбыздан адымнар җитмидер? Әммә ләкин урысча әйтмешли: это факт!

Аллаһы Раббым ошбу 25 ел өчендәге хөзмәтләремне кабул әйләсә иде. Һәм дә ошбу изге эшләремне башкарырга ярдәм итүчеләрне һәм минем белән бергә булып бер төркем булып динебезгә һәм милләтебезгә хәерле хөзмәтләр кылуыбызны Бер Аллаһым кабул әйләсен!

 Ошбу хөзмәтләремдә күргән авырлыкларны түзәргә көч-кууәт бирүче Аллаһыма мең шөкераналарым булса иде. Еллар буе дус булып һәр даим янымда булган дус-ишләремә, гайләмә һәм туганнарыма аерым рәхмәтләремне белдерәсем килә. Берәр нәрсә сәбәпле аңлашмаучы һәм каршы чыгучы бәндәләргә Раббым тәүфикъ-аң бирсен. Дошманнарның күзләрен капласын. Бер Аллаһым Үз ярдәмеңнән һәм саклауыңнан ташлама! Сиңа гына гыйбәдәт кылам, Сиңа гына тәвәккәл кылам-тапшырылам! Үз рахмәтеңнән ташлама Бер Аллаһым!

 

 

Поделиться в Facebook
Поделиться в Twitter
Please reload

СВЕЖИЕ ПОСТЫ
Please reload

 Сызранский мухтасибат. 

Сайт создан на Wix.com

© 2017.