Сызран Җәмигъ мәсҗиденең баш имамы Илгизәр-хәзрәт Сәгъдинең ачыклау сүзе.

           Хөрмәтле туганнарым! Сызран мөселманнары! 

Бәлки күбегез инде ишеткәндер гәҗәеп хәбәрне: Рәсәйнең Узәк диния назаратының рәйсе Баш мөфтинең 15 ноябердә кул куйган Указы буенча Сызран мөхтәсибәте юкка чыгарылды. Сызран шәхәренең һәр бер җирле мөселман дини оешмалар ягъни мәхәлләләр ( исегезгә төшерәбез: алар Сызранда дүрттер ) турыдан турыга Самара өлкәсенең диния назаратына карыйлар.

    Димәк мин хәзерге вакытта имам-мөхтәсиблектән азат ителдем. Шул ук вакытта мин "Сызран Җәмигъ мәсҗиде" Җирле мөселман дини оешмасының Баш имамы булып калдым. " Әлхәмдүлилләһи гәлә күлли хәл!- Һәр бер хәлемә Аллаһыга шөкер кылам!"-дип әйтәсем килә. Һәр эшнең хәерле ягы бар диләр туганнарым! Аллаһыга шөкер бер зур җаваплылыгым өстемнән төште. Аллаһ каршында да хөкемәт каршында да һәр мулла узе җавап бирә. Монда шунысын да өстисем килә шәхәребезнең ике мәсҗиде Җәмигъ ( Декабристов Үзәк ) һәм Новокашпир мәхәлләләренең имамларыы һәм халклары бу эшкә ягъни Сызран мөхтәсибәтен юкка чыгаруга катыгый каршы иделәр. Ике мәхәлләнең "Азан" мәсҗиде һәм "Фәйзулла" мәсҗидләренең җитәкчеләре аерылырга төләделәр һәм бу ниятләренә ирештеләр. 

 Нәтиҗә ясап бер генә сүз әйтәсем килә.

  Мондый аерылуларда бернинди хәер юк.  Мөфтиләребезнең ошбу тирән уйламыйча, бер ничә минем Әһле сөннәһ ата-бабаларыбыз юлыннан баруымны яратып бөтермәгән кешеләрнең сүзен тыңлап, эшләгән эшләре мине түгел, ә гомумән бөтен Сызран мөселманнары өчен кимсетү булды. Рус православ чиркәве киресенчә 4 майда 2017 елда Сызран окргугын Епархия дәрәҗәсенә күтәрде. Ә безнең җитәкчеләребез кызганычка каршы 16-17 мең мөселман яши торган Сызран шәхәрен бер кечкенә авыл дәрәҗәсенә төшерделәр. Миңа каршы килгән 15-20 кешеме хаклы икән әллә шул меңләгән мөселманнар мы? Намазга җомгаларга йөрегән кешеләрне алсакта мин имаматчелек иткән Үзәк мәсҗиденә 120-дән артык мөселман кардәшләрем йөри Аллаһыга шөкер. Калган өч мәсҗидкә йөрүчеләрне бергә тупласаңда 100-гә җыелмый.

 Шул ук вакытта мин шәхсән Новокашпир мәхәлләсенең имамы Найл-хәзрәткә һәм бөтен җәмгыятенә рәхмәтләремне белдерәсем килә, чөнки алар һәр вакыт мине хөрмәт иттеләр һәм итәләр. "Ни булсада хәзрәт ул язулар кагәз генә без сезне барыбыр баш итәбез"- диләр. Алай гына түгел шәхәребезне бөтен мәхәлләләренең гади халык, Аллаһыга шөкер мине хөрмәт итәләр. Раббым күпсенмиче шул Сызран халкымның хөрмәтеннән өзмәсен! 

 Минем белән һәр вакытта бергә булган дусларыма, фикердәшләремә, дин кардәшләремә изге догаларымны багышлыймын!

 

 

 

 

    Хәзердә Раббыма шөкер эшләребез күп ин шә Аллаһ киләчәктәдә тагында күп булыр. Җәмигъ мәсҗидебезне Аллаһы Раббымыз ярдәме белән салып бетерәсебез бар. Үзәк Декабристов мәсҗидендә һәр көн диәрлек дини дәресләребез бара. Хәзерге вакытта 4 группа 40-тан артык укучыбыз бар. Аллаһы ризалыгы өчен дәресләрне бер тиен дә алмыйча җәмәгатем Дания-абыстай, Әнүзә-ханым һәм мин үзем алып барабыз. Раббым кабул әйләсен. 

Туганнарым! Шунсын тагын ассызыклап үтәсем килә: ошбу мөфтиләребезнең тузга сыймаган эшләре менә нәкъ изге Мәвлид аенда булды һәм дә минем 25 еллык дини хөзмәтемә шундый югары бәя булды. 25 еллык хөзмәтемә Татарстан Президентыбыз Рәхмәт хаты, Бөтен дөнья татарлар конгрессы Рәхмәт хаты, Сызран шәхәр башлыгыда Рәхмәт хатларын миңа ташырдылар. Ә безнең дин хуҗаларыбыз шундый "бүләк" ясадылар. Аллаһы Раббым мондый гәделсезлекне күпме түзәр икән. Ошбу өстә язылган хәлләребезне тагында ачыклабырак киләчәктә язачакбыз Аллаһы кушса. Бер Раббыма гына тәвәккәл кылам Аның ярдәменә генә таянам! ХәсбиАллаһү үә нигъмәл үәкилә! Аллаһыга шөкер минем хәлемдә, тормышымда бер грамга да үзгәрмәде шулай ук дәвам итә.

 

Поделиться в Facebook
Поделиться в Twitter
Please reload

СВЕЖИЕ ПОСТЫ
Please reload

 Сызранский мухтасибат. 

Сайт создан на Wix.com

© 2017.