"Аллаһ сезгә әмер кыла: гәдел булырга...изгелек кылырга...". Коръәни Кәрим. "Нәхел" сүрәсе 90-нчы аят.

Әссәләмүгалейкүм туганнарым! 

 

  Күптән түгел минем электрон почтама Гөлфия исемле апа шундый хат җибәрде: "Андый кешеләр хакында сөйләгәндә гади сүз белән фикерне җиткерү мөмкин түгел. Алардан сокланып туймаслык ниндидер бер илаһи нур бөркелә сыман. Кешелеклелек, шәфкатьлелек, изгелек, игелеклелекне мин иң гүзәл сыйфатлар дип санар идем. Адәм баласы һәр яктан да матур булырга тиеш, беренче булып эчке дөньясы, рухи халәте. Татар шагыйре Муса Җәлилнең “Бер үгет” шигыреннән түбәндәге юллар искә төшә: Эзе калсын керсез намусыңның, Ни үтсә дә синең кулыңнан. Көчлелегең белән горурланма! Кешелегең белән горурлан! Сүзем шундый кешеләрнең берсе "Сызран Җәмигъ мәсҗиде" Җирле мөселман дини оешмасының Баш имамы Илгизәр хәзрәт Сәгъди хакында. Узенең бөтен яшәешен, гомерен халыкка хезмәт итүгә багышлаган әлеге шәхес, Сызран җирлегендә генә түгел, бөтен Рәсәй, Татарстан Республикасында данлыклы. Шулай булуы да дөрестер, чөнки динебезне күтәрүгә, мөселман дөньясын үстерүгә көчен бирә ул. Аның хезмәте дәүләт эшлеклеләре, дин әһелләре тарафыннан югары бәяләнә. Ә иң югары бәяне, әлбәттә, гади халык бирә. Илгизәр хәзрәт Сәгъди бүгенге көн герое, көрәшче. Шулай булмый мөмкин түгел! Аның беренче адымнарыннан ук моны күзәтеп була. Сикәлтәле тормыш юлында очраган киртәләрне җиңеп, Илгизәр хәзрәт Сәгъди үзенең куйган максатына ирешә. Аның остазлары булып Габделхак хәзрәт Саматов кебек тирән белемле, югары дәрәҗәгә лаеклы шәхесләр була. Дини белемне ул Казан, Уфа, Стамбул кебек мәшһүр уку йортларында ала. Шул ук чорда дөньяви фәннәр белән дә кызыксына һәм читтән торып В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан Дәүләт Университеты (хәзерге Казан Дәүләт Федераль университеты) татар теле, әдәбияты, тарихы һәм шәрыкъ телләр факультетын тәмамлый. Югары белемле, дөньяга тирән карашлы яшь хәзрәтне бик риза булып эшкә алалар. Гади дин укытучысыннан Илгизәр хәзрәт Сәгъди 25 ел эшләү дәверендә Сызран мөхтәсибәтенең имам хатыйбы дәрәҗәсенә күтәрелә. Гади халык аның хезмәтен югары бәяләсә дэ, нишләптер, кемнәргәдер бу ошап бетми: әллә көнчелек хисе, әллә Илгизәр хәзрәт Сәгъдинең көчле рухлы булуы, әллә туры сүзле һәм саф намуслы булуы... Шуңадыр ахыры, куркак күселәр сыман, бер төркем дин әһелләре, Илгизәр хәзрәт Сәгъди һәм аның тарафдарлары артында фетнә күтәреп, шикаять яздылар. Аларның шакшы эшләре кызганычка каршы тормышка ашты һәм Рәсәй Үзәк диния нәзарәты рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдиннең 15 ноябрьдә кул куйган фәрманы буенча Сызран мөхтәсибәте юкка чыгарылды. Менә шундый авыр елларда халыкны рухи - дини яктан күтәрәсе, аларга ярдәм итәсе һәм бердәмлекне арттырасы урынга, Явыз Иван себеркеләре сыман әлеге дин әһелләре төркеме (хәер аларны дин әһелләре дип әйтергә дә тел бармый), гөрләп торган, иман нуры бөркелгән, Аллаһ рәхмәте белән яшәп торган эшне бер мизгелдә юкка чыгардылар. Бу халыкта таркаулык барлыкка китермәсме икән?! Нинди нәтиҗә безне алда көтә, моңа кем җавап бирер, анысы билгесез!!!!"  Әлбәттә бу хат уйлап чыгарган әйбер түгел теләгәннәргә почтамны күрсәтә алам

 

    Мин уйладым уйладымда шул өстә куелган сорауга җавап кебек үз фикеремне язырга булдым. Беренчедән ошбу хат килеп чыгуның сәбәбен ачыкларга кирәктер. Быел минем дини хөзмәтемә 25 ел булды. Аның турында язган идек артык кабатлану кирәк түгелдер. Шул ук вакытта безнең дини башлыкларыбыз миңа бер "зур бүләк" ясадылар: Рәсәйнең Үзәк диния назаратының Баш мөфтие Талгәт-хәзрәтебезнең  15 ноябердә нәкъ изге Мәвлид аенда кул куйган Указы буенча Сызран мөхтәсибәте юкка чыгарылды. Димәк мин имам-мөхтәсибе вазыйфасыннан азат ителдем чөнки андый вазыйфа юкка чыгарылды. Әммә ләкин минем Сызран Җәмигъ мәсҗиденең Баш имамы вазыйфам шулай ук дәвам итә. Минем тормышымда бернидә үзгәрмәде. Әлхәмдүлилләһ! Сызран халкым хөрмәт итә һәм мин аларга барыбер баш имам булып калдым. Мине кимсетергә уйлаган кешеләр киресенчә дәрәҗәмне тагында арттырдылар гына. Бөтен күпчелек халык:" Хәзрәт ул указлар кагәз генә без барыбер Сезне баш итәбез"-диләр. Сызран мөселманнарына аерым рахмәтләремне белдерәсем килә. Бер ничә калебләре хөседлек һәм явызлык чиренә баткан бәндәләрнең мәкерләренә багып (карап), сезгә туганнарым, бердә, әзгенәдә канәгатсезлек белдерәсем килми. Киресенчә сезнең мине хөрмәтләүегез, юмартлылыгыз һәм ярдәмчелелегез миңа динемә, милләтемә һәм Сызран халкыма иглекле хөзмәт кылырга көч-кууәт биреп тора. Аллаһыга шөкер! Әлбәттә миңа каршы кешеләрдә бардыр.

   Бу урында мин сезгә бер хикәя китерәсем килә: " Бер остаз үзенең төрле шәхәрләрдә имаматчелек иткән шәкертләренең хәлләрен беләсе килеп алар янына барып килергә дип юлга чыккан. Беренче шәкертенең авылына килгәчтә базарына барып имамыгыз нинди дигәч, аңа бөтен халык бердән бик әйбәт дигәннәр. "Бу шәкертем имам-падхалим икән (ягъни Аллаһыга түгел кешеләргә ярарга торышучы имам)!"- дип уйлап куя. Икенчесенең авылына килгәчтә базарга барып имамыгыз нинди дигәч, як-якка каранып имамнары турында сүз әйтергәдә куркып тордылар. "Бу шәкертем имам-залим (ягъни явыз-имам) икән!"-дип уйлап куйды. Өченчесенең авылына килгәчтә базарына барып имамыгыз нинди дигәч. Күпчелеге:" Әлхәмдүлилләһ яхшы, гакыллы һәм гыйлемле!"-дип җавап бирәләр. Әз генә икенче якка борылгач бер ничәсе:" Болар яңгаллыйлар ул яман, ул начар"-дип әйтеп куялар. "Әлхәмдүлилләһ бу шәкертем хакыйкы-имам (ягъни чын имам) икән!"-дип шатланып куйган." Калганын туганнрым үзегез уйлагыз инде.  Дөрес юлдан баручыга каршы чыгучылар һәр вакыт һәм һәр заман булган һәм булачак.   Ә инде ошбу мөфтиләребезнең уйламыйча тузга язмаган эшләре (Указалары) әлбәттә мине бик нык борчыды. Әммә ләкин мин:" Әлхәмдүлиләһи галә күлли хәл!- Һәр бер хәлемә Аллаһыга шөкерана кыламын!"-дип дога кылам. Раббым Үзе белүче. Бу бер язмышым. Ә тегеләрнең эше азмыштыр. Монда тагын бер кыска гына хикәя китерәсем килә:" Берәү муллага килеп:" Мулла абзый аңлат әле миңа нәрсә ул язмыш һәм нәрсә ул азмыш?"-диюенә мулла җавап биреп аның түбәтәй астына берне тондырада:" Менә бу синең өчен язмыш, ә минем өчен азмыш булды!".  

  Туганнарым! 25 ел мин динебезгә хөзмәт кылганда әллә ниләр күргән инде. Күтәрелешләрдә, ялгышлыкларда, хыянәтчеләрдә, гайбәтчеләрдә һ.б.лар. Шуңа күрә бу эш мине сындырмады киресенчә тагында катырак динемә хөзмәт кылырга кирәклекне карар кылдырды. Бәлки ялгышлыкларымда бардыр-кем ялгышмый соң! 

 

 

   Ә Талип-хәзрәткә һәм Самара өлкәсенең Диния назаратының Президиум агъзаларына шуны гына әйтәсем килә:" Эй мөселман кардәшләрем! Раббымызның изге Кәләм Шәрифендә:" ИннАллаһа яъмуру бильгадли.....уальихсәнә.....Дөреслектә Аллаһы сезгә гадел булырга, изгелек кылырга...әмер бирә!"- дигән сүзләрен оныттыгыз ахыры!!!!! Бүтән сезгә сүзем юк!".   Туганнарым! Бу хәлне үзегез фикерләп фикерләрегезне язырга була. Сез бу турыда ни уйлыйсыз???

        Туганнарым! Тагын бер нәрсәне генә өстәп куясым килә. Быел минем дини хөзмәтемә 25 ел тууы уңаеннан Татарстанның Президенты Рөстәм әфәнде Минниханов, Бөтен дөнья татарлар конгрессының рәйсе һәм Сызран шәхәренең Башлыгы Рәхмәт хатларын тапшырдылар. Ә мөфтиләребез........күреп торасыз ни эшләделәр!!! Гаҗәбә!!! Дин юлы белән баручыларда гаделлек беткәч халыктан ни көтергә була? Юк гади халыкыбыз мөфтиләрдән гәделлерәк булып чыга шул. 

      Аллаһы Раббым һәр барчабызга камил зиһен, тугры юл, дөрес фикер һәм гәделлек кылардай калеб бирсен!!! Раббым ярдәмнәреннән ташламасын! Алда безне бик күп эшләр көтә әле.  Җәмигъ мәсҗидебезне салып бөтерәсе бар. 

     

     

     

     Туганнарым! Өстә язган сүзләр ул бер сәясәт кенә. Теге бутап йөрүчеләрнең ошбу быламык вакытта үзләренә берәр зур балык тотып булмасмы икән дигән эшләр генә. "Сәясәт-нәҗәсәт!"-"Сәясәт (политика)-ул пычырак эш!"-дигәннәр галимнәребез. Төләсә ни эшләсеннәр, Аллаһ каршысында үзләре җавап бирәчәк бит. Кабатлансам да тагын бер кат әйтәм инде:" Һәр бер бәндә воҗданы ирек биргән хәтле кыйлана". Гакыллы кешеләргә ошбу сүзләреим җитәдер! 

     Аллаһы Раббыбыз һәр эшебезне хәерле кылсын!

     

    Поделиться в Facebook
    Поделиться в Twitter
    Please reload

    СВЕЖИЕ ПОСТЫ
    Please reload

     Сызранский мухтасибат. 

    Сайт создан на Wix.com

    © 2017.