"Илле тулды - илле булды". Илгизәр хәзрәт Сәгъдигә 50 тулды.

  Хөрмәтле укучыларым! 

 Мин ике айдан артык сайтка яңа язма куйганым юк иде. Урыс әйтмешли браз "творчески кризис"мы", әллә күңел теләге җитеп бетмәүеме, сайтны яңартуымны тоткарладымы, үземдә белеп бетермим әле. Әммә ләкин ошбу язманы урнаштыру өчен бик җидди һәм дулкынлы сәбәп чыкты. Миңа 50 яшь тулды! Безнең халкыбызда бик күркәм һәм тирән мәгънәле әйтем бар:"Илле тулды - илле булды". Димәк кешегә илле тулгач тулысынча бөтен яктан җитешеп бетеп илле - дәрәҗәле була. Бәндәгә ун яшь җиткәч ун була уң була, уңган була. Йомышка яраклы була. Егерме җиткәч - йөгереп йөрердәй була. Утыз җиткәч - ут өзәрдәй була. Кырык җиткәч -"кырт" итә яшлек өзелә, яшлек һавасы үтә. Илле җиткәч - илле дәрәҗәле була. Алтмыш җиткәч - "мыш" була, алт-елт йөридә "мыш" була. Җитмеш җитәдә -"җитте" була. Гөмере җитәрдәй яшәгән, әммә ул әледә "җитте имеш"- җитмәде-ди. Сиксән җиткәч -"чик сан"га җиткән була. Гөмернең чигенә җиткән була. Туксан җиткәч -"тук сан" яшәп туйган була. Туйган булса. Йөзгә җитсә -"йөз" була. Теләсәң ни эшлә "йөз", әммә теләсәң ни эшләп булмый шул.

 Әлхәмдүлилләһ, миңа илле җитте ил дәрәҗәсенә җитем! Раббым калган гөмеремне хәерле итсен! 

 

 Шул сәбәптән мин 23 февральдә нәкъ туган көнемдә Сызран шәһәренең Декабристов урамындагы Узәк мәсҗидендә туганнарымны, дус-ишләремне, шәкертләремне, бабайларымны, белешләремне һәм гомумән мөселман кардәшләремне Шөкерана мәҗлисенә җыйдым. Ошбу минем гөмер бәйрәмемдә 84 яшлек, туган авылым Гәли авылында абруйлы "Халисә абыстаебыз" исемен , Аллаһыга шөкер, йөреткән әнемнең катнашуы аерым дулкынлы һәм шатлыклы хисләр тудырды.  Әе, Шөкерана мәҗлисе була инде Туган көн. Әлбәттә мөселманнарда Туган көн дигән бәйрәм юк. Безнең өчен туган көн ул үткән елга әйләнеп карап нәтиҗәләрен барлап, ә зур юбилейларда барча гөмереңне күзаллап Раббыңа шөкерана йөзеннән мәҗлис җыеп туганнарыңны, дус-ишләреңне һәм якын кешеләреңне хөрмәтләү һәм уңыш-шатлыкларың белән уртаклашудан гыйбрәттәер. Шул ук вакытта уңышларыңа шатлану һәм шул казанышларыңа ирешергә ярдәм итүче этәргеч булучы якыннарыңа, гомумән мөселман кардәшләреңә рахмәтләреңне белдерүдер. Пейгамбәребез Мөхәммәд саллаллаһү галейһи үәссәлләм:" Мән ля йәшкүруннәсә ля йәшкүруллаһә"-"Кем кешеләргә шөкерле (рахмәтле) булмаса Аллаһыгада шөкерле булмас!"-ди.

 

  Пенза өлкәсенең Региональ Диния назаратының вәкиле Неверкин районының баш имамы Равил хәзрәт өлкә мөфтие Әбү Бәкер хәзрәт исеменнән бүләк һәм Рахмәт хатын тапшырды. Бик күп җылы сүзләр әйтте. Аллаһының рахмәте яусын! Монда шунысында әйтеп үтәргә кирәктер: Равиль хәзрәт ул минем шәкертемдә әле. Мин 1995-99 елларда Самара өлкәсе Похвистнево районының атаклы Гәли авылында урнашкан "Гәли" мәдрәсәсендә мөдир булып хөзмәт иткән вакытта Равиль хәзрәт шәкертем иде.

 

  "Халык ара дуслык медал"ле Ульян өлкәсенең Татар милли мәдәни автаномиясенең рәйсе, Татарстан Яңа гасыр телерадиоширкәтенең Идел буе бүлегенең мөдире Рәмис Фарук улы Сафин Ульян өлкәсенең автономиясенең Рахмәт хатын һәм бүләкләрен тапшырды. Ул минем динебезгә һәм милләтебезгә зур өлешләр керткән өчен Бөтен дөнья татар конгрессы исеменнән рахмәтләрен белдерде. "Илгизәр хәзрәтнең даны һәм абруе Самара өлкәсендә генә түгел бөтен тирә як өлкәләрдә бигрәктә Татарстанда бик зур. Киләчәктәдә милләтебез үсешенә җидди өлешләрен кертер дип уйлыйбыз. Аллаһы Тагәлә насыйп итсен!"

  Рәсәйнең Эчке эшләре министрлыгының транспорт полициясенең Сызрандагы бүлегенең Җитәкчесе полковник Рамиль Магядән улы Байгулов бүләк тапшырды һәм аның җитәкчелегендә булган хөзмәткәрләрне рухи-ахлякый тәрбия бирүдә көч куйганым өчен зур рахмәтләрен белдерде. Чөнки мин җиде елдан артык шул Сызран бүлегенең Иҗтимагый Шурасының агъзасы булып торам.

 Әнием белән Суфия апамның җылы сүзләре һәм Сызран халкына мине 2000-нче елда яхшы каршы алып еллар буе хөрмәтләгәннәре өчен самими рахмәтләрен белдердерүләре юбилеемның иң дулкынлы минутлары булды дисәм һич ялганнамам. 

 

 Ә Сызран шәхәренең Думасы депутаты Илдар Марат улы Мязитовның шәхсән үзе һәм Дума исеменнән котлауы һәм минем Сызран шәһәреның җәмгыятенең рухи-ахлякый тәрбияләүгә зур өлеш кертүемә рахмәтләрен белдерүе миңа аерым күңелле булды һәм тагында бу изге эшләрдә дәрт бирде. "Хөрмәтле Илгизәр хәзрәт! Башка имамнар ачуланмасыннар, Сез дини эштә булсынмы, иңтимагый эштә булсынмы, сәяси эштә булсынмы, менә яныбызда салынып килә торган Җәмигъ мәсҗиден салуда булсын мы иң югары профессионализм күрсәтәсез. Сез шәһәребездә иң гыйлемле һәм профессионал имамсыз. Без Сезнең белән һәр вакытта бергә һәм ярдәмгә килергә әзербез!".

 Сугыш Ветераны Сагәдәт әбинең юбилеема багышлап үзе язган шигыри юлларны китермичә булдыра алмыйм:"Илгизәр-хәзрәт!

                                            Һәр вакытта иман нуры.

                                            Йөзеңдә балкып торсын,

                                            50 яшь ул алтын дәвер

                                            Туган көнең котлы булсын

                                                         Мәсҗид корасың халык өчен

                                                         Аямыйсоң бөтен көчең,

                                                         Фәрештәләр юлдаш булсын

                                                         Кояш нуры балкып торсын.

                                            Нахак сүздән кайбер вакыт,

                                            Ярсыды...әрнеп йөрәк,

                                            Динне кешеләргә өйрәтәсез.

                                            Хәзрәт! Сез безгә бик кирәк.

                                                         Якты тормыш, озын гөмер

                                                         Һәр вакыт савлык булсын.

                                                         Теләкләрне бер Аллаһым

                                                         Кабул кылсын, безне ярлыкасын!"

 30 елга якын Сызран шәһәре татарларының"Туган тел" Мәдәни Үзәген җитәкләп килүче Самара өлкәсенең "Хөрмәтле татары" Галиуллаһ-хаҗи һәм хәләл җефете Нурия ханым матур сүзләрен җиткезеп өлкәбез татарларының яраткан "Бердәмлек" гәҗитендә бастырылган минем юбилеема багышланган котлаулырны укыдылар. Котлаулар Самара өлкәсе татарларының автаномиясе, Самара өлкәсенең "Туган тел" җәмгыяте, Самара өлкәсенең татарларының "Дуслык" иҗади оешмасы, Самара шәһәренең татарлар автономиясе, Похвистнево "Туган тел" җәмгыяте, Гәли авылы Түбән оч мәхәлләсе һәм "Бердәмлек" гәҗитенең реакциясе хөзмәткәрләре тарафыннан булды. 

 Дәхидә минем һәм хәләл җефетем Дания абыстайның шәкертләредә бик күп бүләкләр белән килгәннәр һәм бик күркәм котлаулырын җиткезделәр. Монда шунысында искә алырга кирәктер. Хәзерге вакытта, Аллаһыга шөкер, Үзәк мәсҗидебездә һәр көн диәрлек дини укулар бара: душәмбе һәм сишәмбе сәгать 10:00 да икенче ел укучыларга Дания абыстай; чаршәмбе сәгать 11:00 дә өченче ел укучыларга мин; пәнҗешәмбе сагәть 11:00 дә барча халыкка ( һәр теләгән кешегә керү ирекле) мин Шаригать хөкемнәре буенча лекция-дәрес бирәм; җомга көнне сагәть 15:00 тә Әнүзә ханым хатын-кызлар өчен Тарикать түгәрәген алып бара; шимбә көнне сагәть 10:00 да беренче ел укучыларга Дания абыстай һәм рус теллеләргә Әнүзә ханым дәресләр бирәбез. Раббым әҗерләрен биреп кабул әйләсен. Бары 40-тан артык укучыларыбыз шәкертләребез бар.

 

 Әтиемнең бер туган өнесе Ядкәр абзый һәм минем бер туган абыем Хәйдәр котлауларын җиткезәләр.

 Сызран Җәмигъ мәсҗиден салуда "ике канатым"булган Муса абый Байбиков һәм Райл абый Абушаев бик өчтәлеклә һәм матур сүзләр әйттеләр. Муса абый:" 2000-нче елда Илгизәр хәзрәт Сызранга килгәч шәһәрдә бик күп үзгәрешләр булды. Ул безне берләштерде. Динне ничек дөрес итеп алып барырга күрсәтте. Әлбәттә аңа хәтле дә бабайлар динебезне алып киләләр иде. Әммә Илгизәр хәзрәт бик белемле булганга безгә динне ачыклады. Икенче әйткәндәй күзебезне ачты. Килгәннән бирле җиң сызганып динебезгә хөзмәт итә. Ул безне берләштереп бөтен шәһәр белән "Азан" мәсҗиден салдырды. Хәзер Аллаһыга шөкер төрле-төрле җил киртәләр, начар күңелле бәндәләр чыгуга карамыйча ул безне тагын бер изге эшкә Сызран татарларының күп еллар буе хыялланган Җәмигъ мәсҗид төзелешенә берләштерде. Аның янына бик абруйлы, кулларыннан эш килгән егетләр, тәҗрибәле аксакаллар, дәрәҗәле эшкуарлар җыелды. Аллаһы кушса мәсҗидебезне салып бетерербез. Бигрәктә Илгизәр хәзрәтнең мәсҗид салуды тәҗрибәсе булуы моңа ышанычыбызны һәм өметебезне тагында арттыра. Миңа аның туган авылы Гәлигә 2003 елда барырга насыйп булды. Мин анда Илгизәр хәзрәт салдырган Түбән оч мәсҗиден күрдем, ничек аны авылдашлары хөрмәт иткәнен күрдем. Ул моңа лаеклы да. Яше, олысы, урта яштәгеләр белән сүз таба белә. Кайчанда башыңны бормый, тәкәберләнми. Озын сүзнең кыскасы зур галим." Райл абый кыска гына өстәп куйды:"Илгизәр хәзрәт күпкырлы Шәхес! Аның белән нинди өлкәдә булсада сүз табып була. Дин ме, милли эш ме, сәясәт ме, спорт мы, мәдәният ме, төзелеш ме, җир эше ме нинди өлкә булсын барсына да зирәк сүзе, үз фикере бар. Бигрәктә Җәмигъ мәсҗиден төзүдә фикер алышканда әмән профессиональ төзүче кебек барсында аңлый һәм белә. Аллаһыга шөкер бергә киңәшеп мәсҗидебезне уңышлы салып киләбез. Ярдәм итүче егетләргә аерым рахмәтемне белдерәсем килә. Хәзрәт нинди генә сүз һәм авырлыклар булмасын без синең белән. Инь шә Аллаһ җиңеп һәм йорып чыгарбыз. Аллаһының ярдәме хаклыкта һәм халыкта!".

 Муса абый белән Райл абыйның сүзләренә кушылып эшкуарларыбызда бик матур сүзләр әйттеләр һәм минем белән һәр эштә бергә булачакларын һәмдә миннән бик канәгать икәннәрен белдерделәр. Валиуллаһ Шабанов:"Хәзрәт, бик авыр һәм Сызран мөселманнарының горурлыгы булган изге эшне Җәмигъ тмәсҗиден салуны җитәклисең. Бел без синең белән бергә һәм янәшә!". Ә таҗик туганыбыз эшкуар Хәмзә Шәрипов:" Хазрата я близко знаю четыре года в связи со строительством Соборной мечети. Это человек широчайшей души, своей верой зажигает других. Поистине эта Соборная мечеть, хазрат, твоя и на века твое имя будет вписана в нее. Все инь ша Аллах будут говорить-эта мечеть Илгизар-хазрата. Так ведь друзья!  Мы видим сколько души и невероятной веры в успех вкладывает хазрат. Мы вместе инь ша Аллах достроим нашу мечеть".

 Мин монда бер ничә тыйнак, үзләрен мактауны яратмый торган изгелекләренең әҗер-савапларын бер Аллаһыдан гына өмет итә торган бер ничә егетләрне искә алмыйча булдыра алмыйм. Алар агалы-өнеле Шәвкать һәм Рөстәм Сайфетдиновлар, Радик Газизов, Фәрид Сайфетдинов, Рушан Асановлар исеменнән Тимур туганыбыз котлау сүзләрен җиткезде.

 Туганнарым, бабайларым, дусларым һәм хөзмәттәшләрем рахмәт сезгә!

 

 Матур абыстайлар, ап-ак әбиләребез мәҗлиснең күрке булып утыралар.

 

 Һәр бер ир Шәхес артында, ә дөресерәге янында гакыллы, үткер һәм уңган хатыны тора.

Минем хәләл җефетем Дания абыстаем (уртада) нәкъ шундый инде Аллаһыга шөкер!

 

 Ике улыбыз Мөхәммәд һәм Салимҗан "Татарстан яңа гасыр" телерадиоширкәтенә ангамә бирәләр. Рамис Сафин алар белән сөйләшү алып бара.

 Пенза өлкәсеннән килгән кадерле кунаклар Равиль һәм Ислам хәзрәтләр.

 Мәскәүдән алып килгән кунагым (суңда), Мәскәү татарларының автаномиясенең актив агъзасы, шәкертем Ринат Бурханов һәм минем иң якын дусларымның берсе бергә намазга һәм дини мәҗлисләргә йөрүче, бергә 2018 елда хаҗ кылучы Ишон хаҗи Сабиров белән.

 

             Тәмле һәм татлы бүләкләр.

 

 Сүземнең ахрында мине ошбу юбилеем белән котлаучы һәм хөзмәтләремә югары бәя бирүче барча туганнрыма, дусларыма, бабайларыма, әбиләремә һәм гомумән барча Сызран халкына олуг рахмәтләремне белдерәсем килә. Әлбәттә мондый котлаулар һәм җылы сүзләрдән соң динебезгә һәм милләтебезгә хәерле хөзмәтләр кылырга дәрт һәм көч бирә. Нәкъ менә шуның өчен генә булсада мондый Шөкерана мәҗлисе җыюда бик зур файда бар. Әлхәмдүлилләһи Раббиль галәмин!

 

 

 

 

 

 

 

Поделиться в Facebook
Поделиться в Twitter
Please reload

СВЕЖИЕ ПОСТЫ
Please reload

 Сызранский мухтасибат. 

Сайт создан на Wix.com

© 2017.