Хәрәкәттә бәракәт.

 Хөрмәтле укучыларым! 

Безнең татар халкыбызда бер әйтем бар:"Хәрәкәттә бәракәттер!". Әлбәттә бу сүзләр бик дөрес һәм киң мәгънәледер. Әлә яз башы җитуеме, әллә күңелле юбилеем үтүеме динемә һәм милләтемә хөзмәтләремне арттырырга яңа бер дәрт бирде кебек булды, Аллаһыга шөкер.  

 Әлхәмдүлилләһи Раббил гәләмин! Дуслар булганда күңел шатлана!

 

 5 мартта мин эшлекле сәфәр белән Самарага Өлкә хөкүмәтебезнең Идара бинасына барып кайттым. Анда мин Губернатор Администрациясенең җәмгыят белән өлемтә Дипартаменты милли һәм дини саясәте Идарәсенең җитәкчесе Надежда Петр кызы Осипова белән очыраштым. Очырашу өлкәбездәге һәм хосусан Сызран шәһәрендәге дини һәм милли тормыш турында бик җидди һәм актуаль мәсәләләр турында барды. Надежда Петровна өлкәбездәге мөселманнардагы, бигрәктә татарлардагы дини һәм милли проблемалар турында бик яхшы хабәрдар икәнен миңа күрсәтте. Мөселманнар арасында бердәмлекне саклау өчен көч кууәт куярга кирәк икәнен ассызыклап үтте. Бу эштә бөтен хәленнән килгән ярдәмләрен күрсәтергә сүз бирде. Ә минем җәмгыятне дини-ахлякый һәм ватанпарвәрий тәрбия бирүдәге хөзмәтләремә югары бәя бирде һәм бу изге һәм файдалы эштә сабырлык төләде. Дәхидә икенче бик аһәмиәтле һәм изге эшебез Сызран Җәмигъ мәсҗиде төзелеше һәм бу эшкә өлкә хөкүмәте тарафыннан ярдәм мөмкинчелекләре турында фикер алыштык. Раббым хәерле натиҗәләрен насыйп итсен! Бер сәгаттән артык барган очырашуыбыз бик җылы һәм күңелле һавада узды.  

  Надежда Петровна Сызранның Үзәк мәсҗиденә килгән вакытта.

 

 Ә инеде 7 мартта мин өлкән улым Мөхәммәд белән тагын бер эшлекле сәфәр белән нурлы Казаныбызга барып кайттым. Анда Татарстанның Диния назараты мөфтие Камил хәзрәт Самигуллин белән аның кабул итү бүлмәсендә бик файдалы һәм җылы очырашу үткәздек. Динебезгә һәм милләтебезгә хәерле хөзмәттә аралашу турында фикер алыштык. Татарстан Диния Нәзарәтенең эшчәнлеге белән таныштык.

 

 Мин аңа безнең Сызран мөселманнарының шатлыгы Җәмигъ мәсҗидебез төзелеше турында уртаклаштым. Үткән елны Татарстаннан зур ярдәм килгәне турында сөйләдем һәм дә мәсҗидебезне, Аллаһы ярдәмен бирсә, 2020-нче елда Татарстанның (дөресерәге ТАССРның) 100 еллыгына ачырга торышачак икәнебезне белдердем. Камил хәзрәт безгә уңышлар теләде һәм Сызран Җәмигъ мәсҗиденә берәр бөек татар дини-иҗтимагый галимнең, шәхеснең исемен бирергә киңәш итте. Әлбәттә бу бик урынлы һәм вакытлы киңәш.

 

 Һәм дә бу очырашу да Камил хәзрәт миңа Татарстан Диния назаратының "Хозур" нашәрияте тарафыннан бастырылан китаплар бүләк итте.  Аллаһы Раббым әҗерен бирсен!

 

Ошбу очырашуда, әлхәмдүлилләһ, безнең ата-бабаларыбыз алып килгән Әһле Сөннәһ юлында фикердәш икәнебезне мөфти хәзрәт шатланып ассызлыклап куйды . Камил хәзрәт яш булуына карамастан (аңа 33 яш) бик зирәк, югары гыйлемле һәм кеше белән сөйләшә уртак, тел таба белә торган чын Шәхес. Ул Татарстан мөселманнары өчен һәм гомумән бөтен татарлар өчендә бик зур байлык һәм казаныш. Тарикатта булганына мы ул бик тыйнак кеше. Аның белән аралашу үзе бер рухи байлык.

 

Туганнарым, мин бу сүзләрне матурлык өчен генә әйтмим. Чөнки мин 25 еллык дини хөзмәтемдә нинди генә шәхесләр, галимләр, хәзрәтләр, остазлар, Аллаһыга шөкер, күрмәдем. Шуңа күрә чагыштыра алам. Һәм дә Камил хәзрәткә мондый югары бәя бирүем юктан гына түгел. Бәлки мин өстемә бик зур җаваплылык аламдыр. Бәлки минем мөфтиләргә бәя бирергә хакымда юктыр. Әммә фикеремне әйтергә хакым бардыр дип уйлыйм. Улым белән бу очырашудан бик канәгать булып һәм дулкынлынып кайттык. 

 

Ә ошбу көнне кичен үк Казаннан әйләнеп кайтуыбызга Сызранның Үзәк мәсҗидендә шәкертләребез Рагайб кичәсенә багышлап ифтар мәҗлис оештырганнар! Мин шәкертләребезгә Изге Раҗәб ае фазыйләтләре һәм ошбу айда кылган гамәлләрнең әҗер-саваплары хакында угет-насыйхат кылдым. Аллаһы Раббым кабул әйләсен!

 

 

 

 

 Аллаһыга шөкер мондый мәҗлисләрне без инде Сызраннның Үзәк мәсҗидендә 18-19 еллар буе үткәзәбез. Соңгы өч-дүрт елда, әлхәмдүлилләһ, безнең мәхәлләдән үрнәк алып башка мәсҗидләрдәдә мондый изге мәҗлисләр үткәзә башладылар.

 

8 мартта "Сызран Җәмигъ мәсҗиде" Җирле мөселман дини оешманың Сызранның Декабриситов урамындагы Узәк мәсҗидтә Җомга намазыннан соң Еллык исәп-хисап җыелышы узды. Ошбу Җыелышта Сызран Җәмигъ мәсҗиденең Баш имамы Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев үткән 2018-нче елдагы дини, иҗтимагый, сәяси, укыту-агарту эшләре турында җентекләп халыкка сөйләде һәм җиткезде. Монда мин кабатлап тормыйм, чөнки ел буе интернет һәм башка маглюмәт чараларында язып тордык. Халык минем ошбу эшләр белән бик канәгат калды.

  Аннары мәхәләләбезнең Тикшерү комиссиясенең рәйсе Равил-ага Мансуров үткән 2018-нче елдагы исәп-хисапны тикшерү турында ачык итеп аңлатты һәм Тикшерү комиссясенең актын укыды. Мәхәллә Шурасының исәп-хисап буенча барчасы төгәл һәм дөрес алып барыла икәнлегенә шаһәдәт бирде. Мөселманнар аның сүзләрен бик хупладылар. 

 Аннары Сызран Җәмигъ мәсҗиденең төзелеш баруы турында халыкка җөнтекләп төзелешнең җитәкчесе Райл-ага Абушаев аңлатты. Аның сүзләрен бик дулкыннанып халк тыңлады һәм күркәм фикерләр әйтелде. Илгизәр хәзрәт ошбу изге төзелешкә өлешләрен көрткән кардәшләребезгә олуг рахмәтләрен белдерде һәм аларга ике дөнья бахет сагадәтләр теләп дога кылды. 

 Туганнарым1 Монда мин әлеге Җыелыштагы акча саннарын махсус язмадым. Чөнки без өлек гел яза идек. Һәм дә күңелләре каралып бөткән, шайтан коткысына өйәреп бөткән бәндәләр нинди генә явыз сүзләр, ялганнар һәм нахаклар сөйләп ( юк сөйләп кенә түгел оялмыча языпта) йөриләр. Раббым тәүфикъ бирсен үзләренә. Икенчедән: башка мәсҗидләрме яки чиркәүләрме үзләренең исәп-хисапларын берәр кайчан язганнарын күргәнегез бар мы! Юк шул. Без генә язабызда, теге урыс әйтмешли "по себе судит" итүчеләр начар фикерләр таратып йөриләр. Чөнки үзләре үк гөмерләре буе кеше алдап, кеше рәнҗетеп, кеше талап, кеше хакы белән баеп яткан бәндәләр. Исемнәрен язмыйм аларны бөтен шәһәр белә инде, чөнки алар шәһәребезнең иң атаклы аферистлары. Ярый туганнарым, ачуланмагыз мондый эмоциональ язуыма. Үзегез белеп торасыз сәбәбен....

 Җыелышыбыз ахрында мәхәлләбезнең исеме Җәмигъ мәсҗиде булганга ике имамы булырга тиеш дип фикергә килдек һәм дә мине (Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев) Баш имам итеп, Абдылхак бабай Гусейновны икенче имам итеп, ә Нурхан ага Фахрутдиновны мөәзин итеп сайладык. Аллаһы Раббым хәерле дәвамнарын насыйп әйләсен!

  

 

Поделиться в Facebook
Поделиться в Twitter
Please reload

СВЕЖИЕ ПОСТЫ
Please reload

 Сызранский мухтасибат. 

Сайт создан на Wix.com

© 2017.