Җомга вагәзләре. Пятничные проповеди. "Расүлүллаһка мөхәббәт". "Любовь к Посланнику Аллаһа". 05.04.2019 г.

  Дорогие читатели!

Хочу представить вашему вниманию новую идею: выставлять мои еженедельные пятничные проповеди в Центральной мечети г.о.Сызрань на ул.Декабристов. Может быть вы оцените их по достойнству. Но это не самое главное, а главное желание получить довольствия Всевышнего Аллаһа. Проповеди будут выставляться так же, как я их веду в мечети сначала на татарском, а затем на русском языках. То есть не будет отдельных постов на русском или татарском, а все будет в одном материале на татарском и русском. В дальнейшем если появится возможность будем и видео проповеди выставлять. 

 И так с помощью Аллаһа начинаем!

 

 Центральная мечеть г.о.Сызрань на ул.Декабристов.

 

   Әлхәмдүлилләһи Раббилгәләмин!Үәссаләтүүәссәләмү галәРасүлиһи уасахбиһи әҗмәгин!

     Әссәләмү галейкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәтүһ гәзиз мөселман кардәшләрем!

Җомга вагәзебезнең темасы: "Рәсүлебез саллаллаһү гәләйһи үәссәләмгә мөхәббәт"-дип атала. Аллаһының Илчесе Мөхәммәд саллаллаһү галейһи үәссәләм бер хәдисендә болай ди: "Лә йү,минү әхәдүкүм хәттә йәкүнАллаһү үә расүлиһи әхәббә иләйһи миммә сәүәһүмә"-"Аллаһ һәм Аның Илчесе һәр нәрсәдән сөеклерәк булмыйча сездән брәүгездә иман итмеш саналмас (ягъни иманы мөкәммәл булмас)". Хөрмәтле туганнарым! Күрәсезме, мөкәммәл, тулы мөселман буласыгыз килсә Аллаһыны һәм Аның Рәсүлен һәр нәрсәдән һәм һәр кемнән, хәттә үзебездәндә катырак сөйәргә тиешле булабыз. Әе, әлбәттә без әниләребезне, аталарыбызна, гәзиз балаларбызны, хәләл җөфетләребезне һәм гомумән барча туган дусларыбызны бик тә сөйәбез. Әммә ләкин Рәсүлебез саллаллаһһ галейһи үәссәләмне барчасыннанда һәм үзебездәндә артык сөю тиешлледер. Кайчан Хәзрәти Гүмәр радзыйАллаһү ганһү Пейгамбәребез с.г.с.гә: " Йә Аллаһының Илчесе! Мин сине үземнән кала һәр нәрсәдәндә ныгырак сөйәмен."-дигәч. "Юк Гүмәр синең иманың мөкәммәл түгелдер. Мине (Аллаһының Илчесе буларак) үзеңнән артык сйөмичә мөкәммәл мөселман була алмассың!"-дип әйтте. Рәсүлебезхнең бу сүзләрен ишетеп алуга Хәзрәти Гүмәр: " Валлахи (Аллах блән ант итәмен)! Ошбу мизгелдән мин сине үземнән һәм бөтен затлардан артык сөячәкмен!"-дип дулкынланып әйтте. Әлбәттә моңа Раббыбыз Изге Коръәндә әт-Тәүбә сүрәсенең 24-нче аятында: قُلْ إِن كَانَ آبَاؤُكُمْ وَأَبْنَاؤُكُمْ وَإِخْوَانُكُمْ وَأَزْوَاجُكُمْ وَعَشِيرَتُكُمْ وَأَمْوَالٌ اقْتَرَفْتُمُوهَا وَتِجَارَةٌ تَخْشَوْنَ كَسَادَهَا وَمَسَاكِنُ تَرْضَوْنَهَا أَحَبَّ إِلَيْكُم مِّنَ اللَّهِ وَرَسُولِهِ وَجِهَادٍ فِي سَبِيلِهِ فَتَرَبَّصُوا حَتَّى يَأْتِيَ اللَّهُ بِأَمْرِهِ وَاللَّهُ لَا يَهْدِي الْقَوْمَ الْفَاسِقِينَ 

"Син аларга әйт ки: "Әгәр сезнең аталарыгыз, балаларыгыз, хатыннарыгыз, нәселләрегез, малларыгыз, сәүдәләрегез һәм йорт-җирләрегез Аллаһ һәм Аның Илчесеннән һәм алар юлында җиһадтан сөйклерәк булса, өстегезгә Аллаһ әмере килгәнен көтеп торыгыз. Чөнки Аллаһ фасикларны (бозыкларны) тугры юлга күндермәс"-ди. Туганнарым Рәсүлебезне сөю нәрсәдән гыйбрәт соң? Әлбәттә Аның сөннәтен тотмакта, Аңа өярмәктәдер. Дәхидә, ошбу катлаулы дөнья күләмендә бозыклык арткан, хәттә мөселманар арасында фетнә фәсад тулган заманда сөекле Пейгамбәребезнең сөннәтенә ябешеп Аның сөннәтен торгызырга торышуыбыздан гыйбрәттер. Бу турыда Рәсүлебез саллаллаһү галейһи бер хәдисендә болай ди: "Әлмүтәмәссикү бисөннәти гындә фәсади өммәти ләһү әҗрү ми,әти шәһидин"-"Өммәтем бозылып, фетнәгә төшкән вакытта сөннәтемә сарылган (ябешкән) мөмин өчен, йөз шәһид әҗре бар"-ди. Карагыз әле, кылыч тотып сугышка барырга кирәк түгел, ә Рәсүлебезнең сөннәтләрен үтәргә торышырга кирәк йөз шәһид әҗерен алыр өчен! Раббыбыз нинди юмарт туганнарым! Пейгәмбәребезне сөю ул Аның сүзенә ихтибар биреп тыңлау була. Аллаһы Тагәлә Кәләм Шәрифендә әл-Гыймран сүрәсенең 31-нче аятында:    قُلْ إِن كُنتُمْ تُحِبُّونَ اللَّهَ فَاتَّبِعُونِي يُحْبِبْكُمُ اللَّهُ وَيَغْفِرْ لَكُمْ ذُنُوبَكُمْ وَاللَّهُ غَفُورٌ رَّحِيمٌ

"Син аларга әйт ки: "Әгәр дә сез Аллаһыны сөя торган булсагыз, миңа иярегез, Аллаһ та сезне сөяр һәм гөнаһларыгызны багышлар (гафу итәр). Чөнки Ул-Гафур һәм Рахимдер".-ди.

Икенче бер аятта Ниса сүрәсенең 80-нче аятында:   مَّن يُطِعِ الرَّسُولَ فَقَدْ أَطَاعَ اللَّ

  "Пейгамбәргә итагать иткән (буйсынган) кемсә, Аллаһка да итагать иткән булыр"-ди.

Димәк, Аллаһының Илчесе с.г.с.нәрсә әйткән булса барысыда безгә төешледер. 

Безләргә Пейгамбәренбез с.г.с.не сөю үрнәге булып торучы сахабалардыр Аллаһ алардан риза булса иде. Монда бер-ике мисал китерәсебез килә. Бер вакыт Пейгамбәребез Мөхәммәд саллаллаһү галейһи үәссәлләм касталангач аның хәлен белергә Хәзрәти Әбү Бәкер радзыйАллаһү ганһү килә һәм шуннан соң үзедә касталана. Пейгамбәребез төрелгәч, Хәзрәти Әбү Бәкер радзыйАллаһү ганһүне мәсҗидтә күрмәгәч, аның янына хәлен белергә бара. Аның өенә килеп кергәчтә Хәзрәти Әбү Бәкер р.г. түшәгеннән сикереп торада әмән касталанмаганда йөгереп килеп Пейгамбәребезне кочаклый. Димәк Рәсүлебез чирләгәч улда чирли, ә Рәсүлебезне исән-сау икәнен күргәч улда төрелә! Нинди мөхәббәт! Ә Хәзрәти Сәүбән радзыйАллаһү ганһүне искә алсак. Бер көн Рәсүлебез с.г.с. аның кайгыга батып утырганнын күргәч:" Әй Сәүбән, ни булды? Нинди кайгың бар?"-дигәч. Сәүбән р.г.: " Ий Аллаһының Илчесе мин бик сине яратамын! Әгәр Җәннәткә керергә миңа насыйп булса мин түбәнерәк дәрәҗәле җәннәттә булырмын, ә син иң югары җәннәттә булырсың. Ничек икән синнән аерыла алырмын!"-ди. Рәсүлебез с.г.с. елмаеп: "Һәр бәндә Җәннәттә сөйгәннәре белән бергә булыр! Бездә бергә булырбыз әй дустым Сәүбән!". Туганнарым белегез ки Раббыбыз иң Мәрхәмәтле Заттыр. Әгәр Җәннәткә керсәк ин шә Аллаһ, сөйгәннәребез белән бергә булырбыз. Шуның өчен иң сөйгәнебез Рәсүлебез булса Җәннәтнең иң югары катламында булырбыз һәмдә сөйгәннәребездә безнең белән бергә булырлар. Аллаһы Юмарттыр, Рахмәте барыбызга җитәдер! 

  Сахаба и Кәримнәрнең тормышларыннан тагын бер мисал китерәсем килә. Бер көнне Әмирел-мөминин Хәзрәти Гүмәр р.г. Мәсҗидүннәбәвигә җомга үткәзергә барганда бер өй яныннан узганда, бер су борҗасыннан аның ап-ак киеменә пычырак чәчерәгәч ачуы белән бу борҗаны алып ташлый. Соңыннан Җомгадан соң халыкка мөрҗагать итеп: "Туганнар юлларда кешеләргә комаучылый торган нәрсәләр куймагыз. Мәсәлән минем бүген киемем фәлән өй яныннан узганда аны борҗасыннан чыккан су пычыратты!"-дигәч. Хәзрәти Әббәс р.г. аның колак янына өелеп әкрен генә: "Ий Гүмәр, мин ул борҗаны Рәсүлебез Үз кулы белән куйганын күргән идем."-ди. Хәзрәти Гүмәр р.г. елый елый: " Әйдә тизерәк анда! Ант итәмен ки син минем өстемә басып ул борҗаны урына куярсың!"-ди. Күрәсезме туганнарым нинди югры хөрмәт Рәсүлебез с.г.с.нең сөннәтенә генә түгел, ә бөтен Аңа кагышлы затларга хөрмәт! Ә карагыз әле соңгы ике гасырда Гәрәпстанда шул вахабиләр дигәннәр хуҗалыкны кулга алгач, күпме Рәсүлебезгә кагышлы затларны җимерделәр, хәттә Пейгамбәребез с.г.с туган йортныда кызганмадылар! Имеш мөселманнар табынырлар ул урыннарга. Юк, без ул урыннарга табынмыйбыз! Кәгъбәтуллаһта Макама Ибраһима г.с. бар бит ич. Аның өзе бар. Кемдә табынмый, әммә хөрмәт итә. Хәзрәти Гүмәр р.г. Пейгамбәребез куйган шул борҗага нинди хөрмәт күрсәтә! Ул бит бер су борҗасы гына ич. Әммә нинди хөрмәт.

 Кагъбәтуллаһ янында Макама Ибраһима г.с.

 

  Туганнарым! Вагәземнең ахрында бер гыйбрәтле вакыйганы сөйләп үтмичә булмас шул. Интернет дигән зат бар. Анда бик яман нәрсәләрдә бар, әммә гыйбрәтле әйбеләргә дә тап буласың. Бер көнне менә нәкъ шул интернет дигәндә мин бер бик кызыклы тетерәнгеч, күз яшен түкмичә тыңлап булмый торган бер төрек имамның үзе хаҗда булгандагы бер вакыйга турында сөйләүен ишеттем. Сүзне аңа тапшырабыз-ул сөйли: "Мәсҗидүннәбәвига Рәсүлебезне с.г.с. зиярат итәргә барган идем. Анда бер 35 яшлек егетне Пейгамбәребезнең кабере яныннан һәм  мәсҗидтән чыгуына полиция тотып алды. Теге егет гарәпчә:" Мин җинаятче түгел! Мин карак түгел!"-ди кычкыра башлагач мин политсиялар янына килеп: "Бу егетне ни эшләтәсез?"-дигәч. "Без инде аны алтынчы ел тотарга тырышабыз. Ул һәр вакыт Пейгамбәребезнең кабере янына килеп бик озак-озак утыра һәм Аңардан ниләрдер сорап утыра, бәлки ширек кыладыр. Хәзер инде без аны самолетка утыртып иленә Албаниягә озатабыз."-диделәр. Ә теге егет һаман кычкыра бирә:" Йә Расүлүллаһ! Мин сиңа алты ел өлек вәгъдә биргән идем өй җамәгатемне ташлап, дүккәнемне (кибетемне) ташлап яныңда торам һәм һәр вакыт синең рухыңа догалар кылам дип. Ничек син боларның миңа кылган зөлемнәренә түзәсең. Ник ярдәм бирмисең! Йә Расүлүллаһ! Үхиббүкә! Мин Сине бик сөям!"-дип әйтә дә егылып китә һәм шунда ук җанын бирә. Моны күргән политсискийлар куркуларыннан янына ятып елый башлыйлар: "Безне гафу ит туганыбыз! Безне гафу ит!". Соңында үз куллары белән күтәреп ул егетне юып Җәннәти Бакый исемле каберлеккә күмәләр. Күтәреп барганда кемгә дә күтәрергә бирмиләр. "Раббыбыз безне кичер! Расүлебез безне кичер! Йи туганыбыз безне кичер!"-дия дия алып баралар."

Пейгамбәребез с.г.с. мәсҗиде. "Мәсҗидүннәбәви". Анда Аның кабер шәрифе бар. 

 

 Пейгамбәребезнең с.г.с.-ң кабер шәрифе.

  

  Пейгамбәребез с.гс., Хәзрәти Әбү Бәкер р.г., Хәзрәти Гүмәр р.г.ларның каберләре янәшә.

  Менә хөрмәтле туганнарым хәзреге вакытта да Рәсүлебезне с.г.с. нинди каты сөючеләр бар икән! Димәк әле мөселманлык югалып бетмәгән икән! Аллаһы Раббым барчаларыбызның күңелләребезгә Үзенә һәм Рәсүлебезгә мөхәббәт хисләрен салсын. Рәсүлебезгә мөхәббәтебез бар икән Аның сөннәтен тотарга тырышыйк. Әммә шуны белик Рәсүлебезнең сөннәтен тоту ул чалма чапанда йөрү генә түгел, ә Аның әхлякый сыйфатларын үзебездә булдырудыр! 

 "Җәннәтүл-Бакый" зиараты. Анда бик күп сахабалар р.г. һәм изгеләр к.с. күмелгән.

 

 Дорогие братья мусулмане!

Темой нашего вагазя является: "Любовь к Посланнику Аллаха Мухаммеду, да благословит Его Аллах и приветствует". Посланник Аллаха Мухаммед с.г.с в одном из хадисов говорит:"Не уверует ни один из вас до тех пор, пока не будут для вас любимее всего на свете Аллах и его Посланник". Как видете, друзья, наше вероубеждение не будет полноценной до тех пор, пока мы не будем любить Расюлуллха с.г.с больше чем кого либо или чего либо, и даже больше чем себя. Конечно мы любим себя, своих родителей, жен, детей и близких, но любовь к Расюлуллаху с.г.с. должна быть превыше всего, потому что Он сниспослан Всевышним, как Милость миров. Мы его любим именно, потому что он Посланник Аллаха. В другом пророческом изречении, приводимом в своде хадисов имама Ахмада р.г., упоминается о том, что Умар радзыйАллаху ганху (да будет доволен им Аллах) заметил: "О Посланник Аллаха, ты более любим для меня, чем что-либо на этой Земле. Однако я себя люблю больше". Пророк Мухаммед с.г.с. возразил: "Нет, Умар. Твоя вера неполна и несовершенна, пока я не буду любим тобой (как Посланник Аллаха) больше, чем даже твой нафс (человеческое - Я)". Услышав это, Умар воскликнул: "Клянусь Аллахом с этого момента ты более любим мною, чем моя душа и что-либо иное!". 

 Так же Аллах Всевышний в Священном Коране, в суре ат-Тавбя (Покояние), в 24-ом аяте, говорит: "Скажи им: "Если ваши родители, дети, жены, родственники, богатства, торговля и имения любимее чем Аллах, Его Посланник и старания на пути Аллаха и Его Посланника, то ждите от Аллаха приказа (то есть наказания). Ведь Аллах не наставит на праведный путь грешников". Братья и сестры! Так в чем же выражается наша любовь к Посланнику Аллаха с.г.с.? Поистине, в следовании за Ним и его Сунной. В этом мире, погрязшем в грехе и смуте, к сожалению, не обошедшую и нашу умму-Умму Мухаммеда с.гс., нам крайне необходимо всеми силами держаться за Сунну Расюлуллаха с.г.с. и вкладывать максимальные силы в возрождение его Сунны. Вот это и будет являться выражением нашей любви к Посланнику Аллаха Мухаммеду с.г.с. По этому поводу Расюлуллах с.г.с. говорит: "Поистине те, которые ухватятся за мою Сунну во время смут моей Уммы получат вознагрождение от Всевышнего Аллаха равной вознаграждению сто великомученников (шахидов)". Друзья мои, нам не нужно бегать с мечом в руках, а только прилагать усилия для сохранения Сунны Расюлуллаха! Посмотрите, какой Щедрый и Милостивый Аллах! Наша любовь к Посланнику Аллаха - это внимательное изучение Его Сунны и притворение его в жизнь, то есть подчинение Расюлулаху с.г.с. В Коране, в суре аль-Гыймран, в 31-ом аяте, Аллах говорит: "Скажи им: "Если вы любите Аллаха, то следуйте за мной и Аллах вас полюбит и простит вам грехи. Аллах Милостивый и Прощающий!". 

В другом аяте,а именно в 80-ом аяте суры ан-Ниса (Женщины) Всевышний Аллах добавляет: "Кто подчинился Расюлуллаху, тот подчинился Аллаху". Все коротко и ясно. Что сказал Посланник Аллаха с.г.с., то закон для нас, для Его Уммы. 

Наивысшим примером любви к Посланнику Аллаха являются сахаба и кирам (сподвижники Расюлуллаха с.г.с.). Я здесь хочу привести пару-тройку примеров. Однажды после того, как Хазрати Абу Бакер р.г. посетил заболевшего Посланника с.г.с., тоже заболел. И вот, когда Расюлуллах с.г.с. выздоровил, он узнал о состоянии Хазрати Абу Бакера р.г. и пришел навестить его. Как только Расюлуллах зашел в его дом, Абу Бакер р.г. радостно вскочил с места и прибежал обнимать Посланника Аллаха с.г.с. со словами: "Ты заболел я заболел, ты выздоровил я выздоровил! Слава Аллаху!". Вот какая была у них духовная связь! 

 Однажды Посланник Аллаха заметил, что Савбана р.г. постигла глубокая грусть и печаль. "Что с тобой случилось о Савбан?"- обратился к нему Мухаммед с.г.с. " Я представил о том, как в Судный день нас разлучат в разные степени Рая: тебя в высшие степени, а нас простых мусульман в низшие. И как же я вынесу разлуку с тобой Йа Расюлуллах!". На что улыбнувшись Расюлуллах сказал:" Благая весть тебе, воистину, человек (в вечности будет) с тем, кого любит!". И можете ли вы представить какова была радость Савбана р.г. после этих слов! Дорогие мои! Помните и осознайте насколько велика Милость и Щедрость Аллаха! Если мы попадем в Рай, инь ша Аллах (если пожелает Аллах), то будем там вместе со своими любимыми. А если у нас будет самым любимым Расюлуллах с.г.с., то мы будем с ним в самых высоких степенях Рая, и самое замечательное то, что мы будем там со всеми остальными любимыми и близкими! Дай Аллах! Аллаху акбяр! Аллах Велик и Щедр!

Из жизни сахаба и кирам я хочу привести еще один пример. В один из дней, когда Амириль-муминин Хазрати Умяр р.г. шел на пятничную проповедь, он запачкал свою белоснежную одежду от нескольких капелек, брызнувшихся из стока одного жилого дома. Он от гнева выдернул этот сток и бросил в сторону. Проведя проповедь, Умяр обратился к людям: "О люди! Некоторые из вас создают неудобства окружающим"- и рассказал о случившемся. В это время, пригнувшись, в знак уважения, Хазрати Аббяс р.г. потихоньку сказал ему: "Умяр, что ты наделал?! Я своими глазами видел, как этот сток устанавливал сам Пророк с.г.с.". После услышанного у Умяра подкосились ноги, и он воскликнул:" О, Аббяс! Мы сейчас же пойдем туда, и я припаду к земле, а ты, встав на меня, установишь сток на место!" Посмотрите какое трепетное отношение у сподвижиков Расюлуллаха ко всему, что касается Посланника Аллаха с.г.с. Они проявляли уважение не только к Сунне Расюлуллаха с.г.с., но и ко всему что имеет отношение к нему! А если мы посмотрим назад на два века. Когда на Аравиийском полуострове стали хозяйничать, так называемые, "ваххабиты", сколько барякатных и благословенных мест и вещей, связанных с Расюлуллахом с.г.с., было уничтожено. Даже был разрушен дом, где родился Расюлуллах с.г.с. Видите ли, для того, чтобы люди не поклонялись этим местам. Нет мы не поклоняемся этим местам, мы почитаем эти места в знак почтения к Расюлуллаху с.г.с. Ведь в Каабе есть Макама Ибрахима, то есть его след. Никто же не поклоняется им! Посмотрите как Умяр р.г. трепетно отнёсся к стоку, установленному самим Пророком с.г.с. Это же всего лишь сток, а какое почтение. 

 Дорогие братья! В конце проповеди я не смог не привести еще один пример сильнейшей любви к Посланнику Аллаха с.г.с., но уже из современности. Есть такая штука - интернет. Не мало в ней и плохого, но и не мало полезного. Вот там как раз я и увидел потрясающий и проникновенный рассказ одного имама-турка, совершившего хадж. Я этот рассказ приведу от первого лица: " Когда я совершал зиарат (посещение) могилы Расюлуллаха с.г.с. и его сподвижников Абу Бакера и Умяра р.г., которые находятся в Мечети Пророка с.г.с., в Лучезарной Медине, увидел, как полицейские схватили молодого человека лет 35-ти. А он кричал: "Отпустите меня, я не преступник! Я не вор!". Тогда я подошел к полицейским и спросил: "Что же вы будете делать с ним, ведь он не преступник и не вор?". Они ответили: "Мы его уже ловим шестой год. Он постоянно у могилы Мухаммеда с.г.с. и что-то выпрашивает у него. Возможно, он делает ширк. Мы с ним ничего делать не будем, просто депортируем на родину, в Албанию". А тот юноша продолжает кричать и вослицать:"Йа Расюлуллах! Ухиббукя! (Я люблю Тебя!) Почему ты невмешиваешся, ведь они творят произвол. Я шесть лет назад бросил родителей и близких, бросил свой дуккян (магазин) и дал Тебе обет о том, что не покину Тебя! Ведь я люблю Тебя, Йа Расюлуллах!"-упал на землю и перестал шевелиться. Полицейские, пощупав его пульс, убедились о том, что он умер, а затем упали перед ним и начали плакать и умолять: "Прости нас, брат! Прости нас, брат! Прости нас, Расюлуллах! Прости нас, Аллах!". Затем они взяли его на руки и отнесли к кладбищу "Джаннятуль Бакый". Там его они собственными руками помыли и понесли к могиле, причитая: "Прости нас, Аллах! Прости нас, Расюлуллах! Прости нас, брат!". При этом они никому не давали нести покойного, говоря: "Это наше бремя! Может, он простит нас!". 

Дорогие друзья! Видете еще есть оказывается люди с невероятной любовью к Посланнику Аллаха! Значит еще есть истинный Ислам! Значит есть еще будущее у мусульман! Альхамдулиллях! Пусть Аллах Всевышний укрепит в наших сердцах любовь к Себе и Своему Посланнику с.г.с.! Если мы любим Расюлуллаха с.г.с., то мы должны всей душой стараться быть похожими на него и придерживаться его Сунны. Но его Сунна это не только внешние атрибуты,  но и его нравственные нормы. Он является примером найлучшей нравственности, и мы должны постараться воплотить их в себе! Амин!

 

 

Поделиться в Facebook
Поделиться в Twitter
Please reload

СВЕЖИЕ ПОСТЫ
Please reload

 Сызранский мухтасибат. 

Сайт создан на Wix.com

© 2017.