Җомга вагәзләре. Пятничные проповеди. "Әсхаби-и-Кирамны хөрмәтләү һәм сөю". "Любовь и почитание сподвижников Посланника Аллаха с.г.с.". 12.04.2019 г.

Әлхәмдүлилләһи Раббилгәләмин! Үәссаләтү үәссәләмү галә расүлиһи үасахбиһи әҗмәгыйн!

   Әссәләмә галейкүм үә рахмәтүллаһи үә бракәтүһ гәзиз мөселмн кардәшләрем! Үткән җомгабызда Рәсүлебез саллаллаһү галейһи үәссәләмгә мөхәббәт турында сөйләгән идек. Бүген исә вагәзебез, инь шә Аллаһ, инсаниятнең, кешелек дөньясының пейгамбәрләрдән кала иң хәерле, иң хөрмәтле затларны Сахаби-и-Кирам радзыйАллаһү ганһүмларга (Аллаһ алардан риза булса иде) хөрмәтләү һәм сөю турында булачак. Әсхаби-и-Кирам кемнәр соң алар? Алар Пейгамбәребез Мөхәммәд саллаллаһү галейһи үәссәлләмне исән чакларында күреп иман китергән затлардыр. Димәк шул кемсә ки, ул гөмерендә бер мәртәбә булса да Расүлебез с.г.с.не, пейгамбәрлек вазыйфасы килгәнән соң, күреп Ислам динен кабул итүчеләрдер. Әммә шул заманада ук яшәп тә Пейгамбәребезне күрмичә Ислам динен кабул итүче затлар сахабалар түгел, ләкин мөселманнар.

 Ни өчен сахабалар р.г. инсаниятнең пейгамбәрләрдән кала иң мәртәбәле затлар соң? Чөнки алар Рәсүлебез с.г.с.не күрү бәхетенә ирешеп, аның нурыннан нурланып, аңардан файзланып, аның тәрбиясендә булган затлардыр. Алар хак Ислам диненә һәм Пейгамбәребез Мөхәммәд с.г.с.гә җаннарын, малларын һәм вакытларын кызганмыйча хөзмәт иткән затлардыр. Аларның тормышы бөтен мөселманнар өчен, хәттә бөтен инсанлык өчен иң югары үрнәктер. Шуның өчен сахаба-и-кирамны Аллаһы Раббыбыз Үзе һәм Аның Расүле с.г.с. мактыйлар. Аларның тормышы баштан ахыргача бер иман, гыйбәдәт, әхляк һәм фазыйләт кайнагы булып тора. Алар Пейгамбәребез с.г.с. белән һәр вакытта һәр урында бергә булганнар, аның белән һиҗрәт кылганнар, аның белән бергә җиһадта булганнар. Тирә якта кәферләр һәм мөшрикләр тулы вакытта гайрәт белән Рәсүлебез с.г.с.гә хөзмәт иткәннәр, Аллаһының һәм Илчесе с.г.с.нең әмерләренә һич тә тартынмыйча буйсынганнар. Аллаһы Раббыбыз аларны мактап Коръәни Кәримдә әль-Фәтех сүрәсенең 29-нчы аятында:    مُّحَمَّدٌ رَّسُولُ اللَّهِ وَالَّذِينَ مَعَهُ أَشِدَّاءُ عَلَى الْكُفَّارِ رُحَمَاءُ بَيْنَهُمْ تَرَاهُمْ رُكَّعًا سُجَّدًا يَبْتَغُونَ فَضْلًا مِّنَ اللَّهِ وَرِضْوَانًا سِيمَاهُمْ فِي وُجُوهِهِم مِّنْ أَثَرِ السُّجُودِ

 "Мүхәммәдүррасүлүллаһи үәлләзинә мәгәһү әшиддә,ү галәлкүффәри рухәмә,ү бәйнәһүм тәраһүм руккәгәң сүҗүдәййәбтәгунә фәдзләмминАллаһи үә ридзуүнәң симәһүм фи уүҗүһиһиммин әсәриссүҗүд" 

"Мөхәммәд (с.г.с.) Аллаһ илчеседер. Аның белән бергә булганнар кәферләргә каршы аяусыз үз араларында бик мәрхәмәтлеләрдер. Син аларны рөкүгъ һәм сәҗдәләр кылып, Раббеләренең фазылын эзләгән хәлләрендә еш күрерсең. Маңгай-йөзләрендә сәҗдә эзләрен күрерсең"-ди.

 Туганнарым! Безләргә шул бөек затлардан үрнәк алып алар кебек булырга торышу кирәктер. Аларны сөю һәм аларның тормыш юлларын үрәнеп, аларга олуг хөрмәтләребезне белдерергә тиешледер. Чөнки аларны сөю иман билгесеннәндер. Ахры заман Пейгамбәре Сөекле Расүлебез Мөхәммәдин Мостафа с.г.с. бер хәдисендә сахабалар р.г.ны безләргә сөяргә тиешле икәнен аңлатып болай:"Лә юхиббүһүм иллә мөэминүн үә лә юбгыдзүһүм иллә мүнафикун фәмән әхәббәһүм әхәббәһүллаһү үә мән әбгадзаһүм әбгадзаһүллаһү" "Аларны (сахабалар р.г.ны) мөэмин генә яратыр һәм мөнафикъ кына нәфрәт итәр. Аларны кем яратса, Аллаһ та аны яратыр. Алардан кем нәфрәт итсә, шулардан Аллаһ та нәфрәт итәр"-ди.

  Әлбәттә, без аларны сөябез һәм алардан үрнәк алабыз! Сахабаларның дәрәҗәсе башка бөек затларың кем генә булмасыннар: мөҗтаһидлармы, галимнәрме, заһидләрме, әүлиәләрме, ишаннармы, остазлармы барсыннан да өстенерәктер. Чөнки алар Рәсүлебез с.г.с.не күрү бәхетенә, аның хәер-фатихасын алу бәхетенә, аның белән авырлыкларны кичерү бәхетенә иршкән затлар. Әе, алар дин тарату да иң беренчеләр һәм иң авырны күтәрүчеләрдер. Пейгамбәребез с.г.с. Мәккә и Мөкәррамәдән Мәдинә и Мөнәввәрәгә һиҗрәт кылгач Гарәп ярымутравында яңа дәүләт Ислам дәүләте барлыкка килде. Соңыннан Расүлебез с.г.с. сахабаларын төрле якларга башка халыкларны да Ислам диненә чакырырга (дәгъвәткә) җибәрде. Йөзләгән сахабалар бөтен тарафка киттеләр, күбесе кире әйләнеп кайта да алмадылар, күбесен шәһид иттеләр (үтерделәр). Сахабалар хәттә Кавказ җирләренә җиттеләр. Дагыстанда 40 сахаба зияраты бар. Кагәз белән расланмаган булса да өч сахаба безнең борынгы бабайларыбызның җирләренә Изге Болгарга хәтле килеп җиткәннәр дигән ривәятләр бар.

 Изге Болгар Җыены. 2018-нче ел.

 

  Сахаба-и-Кирам р.г. арасында бигрәктә макталган ун сахаба бардыр аларны "гашәрә и мөбәшшәра"-дип йөретәләр. Чөнки алар исән вакытларында ук Пейгмбәребез с.г.с. тарафыннан җәннәт белән сөендерелгән затлардыр. Аларның исемнәрен әйтеп үтсәк артык булмас инь шә Аллаһ:

 

Әбү Бәкер әс-Сыддык, Гүмәр ибне Хаттаб ал-Фарук, Гусман ибне Гаффан Зиннурайни, Гали ибне Абү Талип әл-Муртаза, Әбү Гөбайдуллаһ ибне ал-Җарраһ, Сәгыйд ибне Ваккас, Габдеррахман ибне Гаүф, Зөбәйр ибне Гәввәм, Талха ибне Гөбәйдүллаһ һәм Сәйд ибне Зәйд р.г. (Аллаһ алардан риза булсын).
 Сахабалар р.г.ны мактап Аллаһы Раббыбыз Изге Кәләм Шәрифтә әт-Тәүбә сүрәсендә 100-нче аятта: وَالسَّابِقُونَ الْأَوَّلُونَ مِنَ الْمُهَاجِرِينَ وَالْأَنصَارِ وَالَّذِينَ اتَّبَعُوهُم بِإِحْسَانٍ رَّضِيَ اللَّهُ عَلَهُمْ نْهُمْ وَرَضُوا عَنْهُ وَأَعَدَّ جَنَّاتٍ تَجْرِي تَحْتَهَا الْأَنْهَارُ خَالِدِينَ فِيهَا أَبَدًا ذَلِكَ الْفَوْزُ الْعَظِيمُ

"Үәссәбикунәләүүәлүнә минәлмүһаҗиринә үәләңсари үәлләзинәттәбәгүһүм би ихсәниррадзыйаллаһү ганһүм үә радзу ганһү үә әгәддә ләһүм җәннәтиңтәҗри тәхтәһәләнһәру халидинә фиһә әбәдәң зәликәлфүзүлгазыйм"

"Аллаһ мөһәҗир һәм ансарның беренчеләреннән, һәм аларга изгелектә өярегән салих мөэминәрдән  разый булды, алар да Аллаһтан канәгать калып разый булдылар. Аллаһ аларга астларыннан елгалар аккан, эчләрендә мәңге калачак җәннәт бакчаларнын әзерләмештер. Бу-бәхетләрнең иң өстенедер!" 

 Расүлебез с.г.с. икенче бер хәдисендә: "Сахабаларым минем төндәге йолдызлар кебектер, сезгә юлны яктырталар һәм күрсәтәләр. Аларның берсенә генә өярсәгездә адашмассыз"-ди..

 Нәкъ шуңа күрә туганнарым, җир йөзендәге мөселманнар төрле төрле. Мәзһабләрдә дүрттер. Моңа гаҗәпләнәсе дә юк һәм бер кимчелек дип карарга да ярамый. Пейгамбәребез с.г.с. бу турыда: "Ухтиләфи өммәти мин рахмәти"-"Өммәтемнең төрле фикерле булуы үзенә бер рахмәттер". Ягъни төрле фикер булу ул бүленешү дигән сүз түгел, ә Расүлебез с.г.с.нең Сөннәтен тулыландыру дигән сүз.

 Туганнарым! Бая китергән аятта: "..үәлләзинәттәбәгүһүм биихсәни..."-"..һәм аларга (сахабаларга)  изгелектә өяргән салих мөэминнәрдән (Аллаһ) радзый булды.."-дигән Аллаһ сүзләрен искә алып, безләрдә шул бөек затлар артыннан изгелектә өяреп Раббыбызның ризалыгына һәм мәгфиратенә ирешергә насыйп булсын. Хөрмәтле туганнарым, безләр арасында да сахабалар юлында изгелектә ярышучылар бар мы икән? Әлбәттә бардыр. Расүлебез с.г.с. бер вакыт сахабаларына: "Миннән соң килгән кардәшләремә сәләм әйтегез!"-дигәч сахабалар: " Йә Аллаһының Илчесе! Без синең кардәшләрең түгел мени?"-дип сордылар. Пейгамбәребез с.г.с. җаввап итеп әйтте: "Юк, сез минем сахабларым, сез минем иң якын затларым, әммә сездән соң килүче өммәтем арасында шундый гайрәтле кешеләр булырлар ки, алар өммәтем бозыклыкка чумганда минем Сөннәтемә ябешерләр, Сөннәтемне сакларлар, Сөннәтемне торгызырлар алар минем кардәшләрем булырлар һәм дә җәннәттә дә минем белән бергә булырлар. Раббыбыз аларга йөз шәһид савабын ирештерер, инь шә Аллаһ!". 

Туганнарым күрәсезме, безләргә йөз шәһид савабын Расүлебез с.г.с. вәгъдә итә! Безгә Аның Сөннәтенә өярергә, сакларга һәм торгызырга тиешледер. Бу эш бер яктан, ошбу бозыклык һәм фетнә белән тулган заманда, авыр кебек булса да биктә мөмкиндер. Менә сахабаларга чыннан да бик авыр булгандыр шул. Ә безгә Аллаһы Раббыбыз кушканны үтәммәккә һәм Расүлебезнең Сөннәтен тотмакка үзебезнең ялкаулыктан башка нәрсәдә комаучаламый. Аллаһы Тагәлә кушканны үтәсәк, Расүлебез с.г.с.нең Сөннәтенә өярсәк, Сахаба-и-Кирам р.г.лардан үрнәк алсак, безләргә ис итмәгән әҗер-саваблар булачак Аллаһы теләсә!.

Вагәземнең ахырында Гәбдеррахман Рафат әл-Баша рахмәтуллаһи "Хаяту сахаба"-"Сахабалар тормышы" дигән китабында китергән бер дога белән тәмамлыйсыйм килә: "Йә Аллаһым! Дөреслектә мин Синең Илчең Мөхәммәд с.г.с.нең сахабаларын ихлас һәм тирән сөю белән сөямен. Кыямәт көнедә мине алар өчен, кайсысы булса да, фида (ягъни берәрсенә газап лаеклы булса мине алар өчен газапла) кыл. Дөреслектә мин  Синең ризалыгың өчен аларны сөям икәнен беләсең! Йә Рахимлеләрнең Рахимлесе!".  Амин Йә Раббил Галәмин!

 Мәдинә и Мөнәввәра.Өхед тауы. 

 

Дорогие братья и сестры! 

 В прошлую пятницу мы рассказывали о любви к Посланнику Аллаха Мухаммеду с.г.с. А сегодня речь будет идти о найлучшей части человечества после пророков о сподвижниках Посланника Аллаха раздыйАллаху ганху (в далнейшем р.г. да будет доволен ими Аллах). Темой нашей очередной проповеди является: "Любовь и почитание к сподвижникам Посланника Аллаха с.г.с.". Так, кто же они сподвижники Посланника Аллаха с.г.с.? Это те счастливчики, которые хотя бы раз при жизни видели Посланника Аллаха с.г.с. и уверовали в Аллаха и его пророческую миссию. А те, которые жили в то время и приняли Ислам, но не видели Посланника Аллаха с.г.с. не являются сподвижниками. Но мусульманами они являются.

Почему же сподвижники р.г. удостоены такой великой чести быть найлучшими людьми после пророков? Потому что они имели великое счастье видет Расулуллаха с.г.с, получить свет и благость от него, находится под его высоконравственном воспитании. Они не жалели ни себя, ни свое время, ни свои средства на пути Аллаха и Его Посланника с.г.с. Их жизненный путь является примером не только для мусульман, но и для всего человечества на все времена. Поэтому их восхваляют Сам Аллах и Его Пророк с.г.с. Их жизнь от начала до конца явлется источником вероубеждения, поклонения Аллаху, благонравия и превосходства. Они всегда были рядом с Расулуллахом с.г.с., вместе с ним хиджрат (переселение из Мекки в Медину) делали, вместе с ним на джихад выходили, вместе с ним переносили все трудности и тягости в деле распростронения Ислама. Они беспрекословно выполняли предписания Всевышнего Аллаха и Его Пророка с.г.с. Всевышний Аллах восхваляя их в Священном Коране в 29-ом аяте суры аль-Фатех (Победа) говорит: "Мухаммед Посланник Аллаха и те, которые вместе с ним крепки против неверующих, а между собой дружны, и увидишь их делающими поясные и земные поклоны, ищущими из Милости Аллаха и Его довольствия. Исходит свет от их лиц от следов земных поклонов".

 Братья! Нам нужно брать пример от них и стараться быть похожими на них. И тогда в Судный день и из наших лиц будет исходить свет. Нам необходимо любить их и изучая их жизнь выразить высокое почтение им. Так, как любовь к сподвижникам р.г. Расулуллаха с.г.с. от вероубеждения.  Пророк Судного дня Наш любимейший Посланник Мухаммадин Мустафа с.г.с напоминая нам о значимости любви к сподвижникам р.г. говорил: "Любят их только верующие, а ненавидят их только лицемеры. И кто любить их -Аллах любит его, а кто ненавидит их - того Аллах тоже ненавидит". 

 Поистине мы любим их и берем пример с них! Ведь положение сахаба и кирам выше всех великих кем бы они не были: муждатхидами ли, ученными ли, отшельниками ли, валиуллахами ли, духовниками ли, великими устазами (учителями) ли. Так, как им посчастливилось видеть Расулуллаха с.г.с., быть вместе с ним переносить тяготы, и получить от него благословение. Они были в деле распростронения Ислама первыми и ввзвалившие на себя самые большие трудности. После того как Посланник Аллаха с.г.с. вместе со своими сподвижниками совершил переселение из Почитаемой Мекки в Лучезарную Медину на Аравийском полуострове возникло новое гоударство основанное на принципах Ислама. Затем он отправлял их с призывом к Исламу и Иману в различные страны и направления. Сотни сподвижников разехались во все стороны и многие из них не смогли вернуться домой так, как были убиты или умерли в дорогах. Сподвижники дошли даже до Кавказа. В Дагестане в городе-крепости Дербент находятся могилы 40 из них. Есть даже риваяты сказания о том, что три сподвижника добрались и до земель наших предков Великих Болгар - Волжскую Болгарию. Хотя это не поттверждено документально.

  Среди Сахаба-и-Кирам р.г. есть 10 сахаба, которые занимают особое место их называют "гашара и мубашшара". Потому что им был обещан Рай еще при жизни самим Расулуллах с.г.с.ом. Вот имена этих достойнейших личностей:  Абу Бакир ас-Сыддыйк, Умар ибне Хаттаб аль-Фарук, Усман ибне Гаффан Зиннурайни, Али ибне Абу Талиб аль-Муртаза, Абу Убайдуллах ибне аль-Джаррах, Сагид ибне Ваккас, Абдрахман ибне Ауф, Зубайр ибне Аввам, Талха ибне Убайдуллах и Сайд ибне Зайд радзый Аллаху ганхум (Да будет доволен ими Аллах).

 Восхваляя сподвижников р.г. и тех кто следуют за ними благочестии Аллах Всевышний в Коране в 100-ом аяте суры ат-Тавба (Покояние) говорит: "Опередившие других (в принятии Ислама) были те, кто первыми (оставив свой очаг), переселились (в чуждые края), и те, кто дал им (хлеб и крышу), и те, кто следовал (и следует) их праведным делам. Доволен ими Аллах и они довольны Аллахом. Он уготовил им Сады, реками омовенны, где им навечно прибывать, И это есть великое счастье!". 

 Посланник Аллаха с.г.с. в одном из хадисов говорит: "Мои сподвижники как звезды на ночном небе, вам путь освещают и указывают. Если последуете хотя бы за одним из них, то вы не заблудитесь, инь ша Аллах!". Вот именно поэтому, мусульмане придерживаются различных направлении. Существуют четыре правовых школ. И этому не надо удивляться и считать это недостатком. Посланник Аллаха Мухаммед с.г.с. поэтому поводу говорил:" Ухтиляфи уммати мин рахмати"-"Плюреализм (разномнение)моей уммы-это милость". То, есть существование различных мнении и подходов к Исламскомуправу не является расколом, а является широтой охвата Сунны Расулуллаха с.г.с.

 Дорогие братья! Давйте же вспомним слова Всевышнего Аллаха в приведенном выше аяте говорится: "..уаллазинаттабагухум би ихсани.."-"..и те, которые следуют в праведных делах за сподвижниками р.г. доволен ими Аллах и они довольны Аллахом..." и последуем в праведных делах за этими великими людми, для получения довольствия и прощения Аллаха. Друзья, есть ли среди нас те, которые следуют за ними в благих делах? Конечно есть. Однажды Расулуллах с.г.с. сказал своим сподвижникам р.г.: Передайте салям (приветствие) моим братьям, которые придут после меня!". И тогда сподвижники р.г. с изумлением воскликнули:" О! Посланник Аллаха! Разве не мы твои братья?". На что Расулуллах с.г.с. ответил: "Нет вы мои сподвижники, вы мои самые близкие люди. Мои братья это те, которые, когда моя умма погрязнет в смуте и грехе, будут придерживаться,оберегать и возрождать мою Сунну. Они будут в Раю вместе со мной. Инь ша Аллах, им будет вознаграждение от Создателя равной награде ста шахидов (великомученников)". 

Посмотрите, Посланник Аллаха с.г.с. обещает нам Рай. Нам только остается следовать его Сунне и оберегать ее. Конечно с одной стороны в нынешнее время, когда люди погрязли в смуте и грехах сделать это (придерживаться Сунны) весьма сложно, но возможно. Ведь сподвижникам р.г. было намного сложнее. А нас ничто не удерживает от выполнении предписании Всевышнего Аллаха и следовании Сунны Расулуллаха с.г.с., кроме нашей лени и беспечности. Если будем выполнять приказы Аллаха, следовать Сунны Расулуллаха с.г.с. и брать пример с сподвижников р.г., то получим великое вознаграждение от Всевышнего Аллаха!

 Свою проповедь хочу закончить со словами молитвы приведенным в книге "Хаяту сахаба"-"Истории о сподвижниках Пророка" Габдуррахмана Рафата аль-Баша рахмятуллахи: "О Аллах, поистине, возлюбил я сподвижников Твоего пророка Мухаммеда, да благословит его Аллах и приветствует, самой искренней и глубочайшей любовью. Пожертвуй же меной для любого из них в день Страшного суда. Поистине, ведомо Тебе, что я возлюбил их в Тебе, о Всемилостивейший из милостивых!"

   

 

 

 

 

Поделиться в Facebook
Поделиться в Twitter
Please reload

СВЕЖИЕ ПОСТЫ
Please reload

 Сызранский мухтасибат. 

Сайт создан на Wix.com

© 2017.