Җомга вәгазе:"Рамазан аеның фазыйләтләре". Пятничная проповедь: "Достоинства месяца Рамадана". 03.05.2019 г.

Әлхәмдүлилләһи Раббиль Гәләмин үәссаләтү үәссәләмү гәлә расүлиһи үәсахбиһи әҗмәгыйн!

Хөрмәтле мөселман кардәшләрем әссәләмү галейкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәтүһ! Аллаһы Раббымызның бөтмәс рахмәтләре һәм бәракәтләре һәр барчабызга булса иде! Туганнырым, Аллаһыга мең шөкер, изге ай, үнбер айның солтаны булган Рамазан шәрифебезгә килеп җиттек! Вәгаземнең темасы: "Рамазан аеның фазыйләтләре". 

 

Рамазан шәриф ул айларның иң хәерлесе, мөселманарның ел буе көтеп алган иң кадерле айдыр. Бу айдагы әҗер-саваплар һәм бәракәтләр турында сөләп бөтергесездер. Бер җомга вәгазендә генә бөтереп булмыйдыр. Ошбу айның бу хәтле кадерле булуының иң төп сәбәбе-ошбу айда Раббымыз тарафыннан Көръәни Кәримнең инүедер. Аллаһы Тагәлә Көръәни Кәримдә әл-Бакара сүрәсенең 185-нче аятында:شَهْرُ رَمَضَانَ الَّذِي أُنزِلَ فِيهِ الْقُرْآنُ هُدًى لِّلنَّاسِ وَبَيِّنَاتٍ مِّنَ الْهُدَى وَالْفُرْقَانِ فَمَن شَهِدَ مِنكُمُ الشَّهْرَ فَلْيَصُمْهُ وَمَن كَانَ مَرِيضًا أَوْ عَلَى سَفَرٍ فَعِدَّةٌ مِّنْ أَيَّامٍ أُخَرَ 

"Шәһру Рамәдзанәлләзий үңзилә фиһильКурәнү һүдәллиннәси үә бәийнәтиммиәлһүдә үәлфуркани, фамәң шәһидәминкүмүшшәһра фәлйәсумһү, үә мәң кәнә мәридзан әү гәлә сәфәриң фәгыйддәтүммин айамин ухару".

"Рамазан ае, ул шундый айдырки, Без Көръәнне ул айда индердек. Ул Көръән-кешеләргә һидәят, тугры юлны күрсәткүче һәм харамны хәләлдән, батылны хактан аерып күрсәткүче бер форкандыр. Шуңа күрә кем ул айга ирешсә, яки расласа (яңа туган айны күрсә, яки башка мөселманнардан ул турыда хабәр алса), ураза тотсын. Кем исә ул көннәрне авыру яисә сәфәрдә булса, уразасын башка көннәрдә тотсын"-ди.

 Сөекле Расүлебез Мөхәммәд саллАллаһү галәйһи үәссәлләм Рамазан Шәриф якынайгач:" Изә җә-ә Рамәдзанү фүтихәт әбүәбүлҗәннәти үә гулликать әбүәбүннәри үә суффидәтишШәйәтыйнү"-"Рамазан ае җиткәч, җәннәт ишекләре ачыла, җәһһәннәм ишекләре ябыла һәм шәйтаннар чылбырга бәйләнә"-дип әйткән. 

Әлбәттә Рамазан ае җиткәч мөселманнарның күңелләре нечкәреп китә, тәкъвалыклары арта башлый, гөнаһ кылулар кими башлый. 

 Рамазан шәрифнең фазыйләтләренә килсәк алар бик күптер. Пейгамбәребез галейһиссәлләм Рамазан аеның өстенлекләре турында безгә күрсәтеп: "Әгәр бәндәләр ошбу айның фазыйләтләренең күплеген белсәләр иде, Рамазан аеның ел буе булуларын теләрләр иде"-дигән.

Әйдәгез әле ошбу фазыйләтләрнең бер ничәсен күзаллап узыйк.

  Беренчедән: Раббыбыз бу айда безләргә мөселманнарга ураза тотуны фарыз кылды (ягъни катыгый мәҗбүр итте, әмер кылды, кушты). Аллаһы Тагәлә Кәләм Шәрифтә әл-Бакара сүрәсенең 183-нче аятында һәм 184-нче аятының башында: 

يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا كُتِبَ عَلَيْكُمُ الصِّيَامُ كَمَا كُتِبَ عَلَى الَّذِينَ مِن قَبْلِكُمْ لَعَلَّكُمْ تَتَّقُونَ

أَيَّامًا مَّعْدُودَاتٍ

"Йә әййүһәләлләзинә әмәнү күтибә гәләйкүмүссыйәмү кәмә күтибә гәләлләзинә миң кабликүм ләгәлләкүм тәттәкунә. Аййамәммәгъдүдәт".

"Ий, иман китергән кемсәләр! Сезгә хәтле булган каввемнәргә ураза тоту фарыз булган кебек үк сезгә дә ураза тоту фарыз булды. Бәлки сез тәкъва булырсыз (ягъни гөнаһлардан тыелып, Аллаһ кушканарны үти башларсыз...Билгеләнгән көннәрдә (ягъни Рамазан Шәрифтә)"-ди.

Расүлебез с.г.с. Рамазан Шәрифнең уразасының әҗер-савабы хакында:"Адәм баласының һәр изге гамәле өчен Аллаһы Тагәлә әҗер-савабын арттырып уннан алып җиде йөзгә хәтле бирә. Аллаһы Тагәлә әйтә: (куддүси хәдистә)"Адәм баласының уразадан башка бөтен гамәле дә үзе өчен. Дөреслектә, ураза ул Минем өчен Һәм Үзем аңа әҗер-савабын бирәм (ис итмәгән хәтле, ягъни Кыямәт көнне бәндә уразасы өчен бирелгән әҗер-савабын күплеген күрү белән исе китеп хуштан языр)"-дигән

Ошбу хәдистәге "уннан алып җиде йөзгә хәтле" дигәне Көръәндә расланган. Мин ул аятны китереп тормыйм әммә мәгънәсен кыскача әйтеп уздырасым килә. " Сезләрнең изгелекләрегез иген чәчкән кебектер. Җиргә бер орлык утыртсагыз, аннан чыгар җиде башак, һәр башакта йөзешәр бодайдыр".

Ә ураза өчен Раббыбыз шул кадәр күп әҗер-савабын бирүнең сәбәбе исә ул Ураза гамәлләребезнең иң риясызыдыр. Ягъни уразаны кеше күрсен өчен кылып булмый, чөнки бәндәнең уразалы икәнен үзе һәм Раббысыннан башка һич кем белмидер. Бәндә белән Аллаһы арасындагы сердер.

 Рамазан фазыйләтләренең икенчесе: Рамазан аенда күк һәм җәннәт ишекләре ачыла, ә җәһәннәм ишекләре ябыла.

 Мин бу турыда алдарак хәдис шәриф китергән идем инде. Кысыкача аңнатма гына бирәсем килә. Җәннәт ишекләре ачылу сәбәбе: бу айда бик күп әҗер-савап казанып җәннәткә керергә мөмкинчелекләр арта. Ураза тоту, Көръән уку, намазлар уку, сдакалар бирү, ифтарлар үткәзү һ.б.

Сызран шәһәренең Үзәк мәсҗиде.

 Ифтар мизгелләре.

 Көръән укыйбыз.

 

 

 Хатын-кызларыбызда бик актив катнашалар.

 Сугыш ветераны Сәгадәт әбиебезсез бик сирәк мәҗлисләребез үтә.

  Рамазан хакында вәгаз-нәсыйхать бара.

 

     Өченче фазыйләт. Бу айда Ләйләтүл-Кадер бардыр. Ул Кадер кичәседер. Мең айдан кадерлерәктер. Кадер кичәсендә Көръән ингән кичәдер. 

Ул Кадер кисәсе хакында инь шә Аллаһ киләчәк җомгаларда тагында тәфсилләп аңлатырбз.

Кадер кичәсен 2000-нче елдан алып һәр ел үткәзәбез, Аллаһыга шөкер.

 

 Балалар намазга килгәч киләчәк бар димәк.

 

         Рамазан ае -ул тәравих намазын уку ае. 

 

 Мөхәммәд с.г.с. тәравих намазының файдасы турында шулай ди: "Кем дә кем Рамазанда Аллаһыдан әҗер-савап  һәм ризалыгын өмет итеп тәравихнамазын укыса, аның элеккеге гөнаһлары гафу ителә".

 

 Тәравих намазыбыз.

 

 

 

 

 Тәравихларыбызга 10 яштән 88 яшкә хәтле мөселманнар катнаша.

 

  Рамазан аенда башка айларга караганда садакаларга һәм гомумән башка изге гамәлләргә әҗер-савап күберәк бирелә.

Аллаһының Расүле с.г.с. бер хәдисендә: "Дөреслектә Рамазан аенда Аллаһы Тагәлә һәр бер нәфел (ихтиарый өстәмә) гамәлгә башка айдагы фарыз гамәленә, ә фарыз гамәлгә башка айның 70 фарыз гамәленә биргән кебек үк бирәдер. Уяу булыгыз файдалынып калыгыз!"-дигән. Шуңа күрә бөтен мөсеоман дөньясында Рамазан аенда байлар зәкәтләрен түләргә тырышалар. гомумән мөселманнар бу айда юмартлык күрсәтергә омтылалар. Мөскеннәргә ярдәм кулы сузалар. Ифтарлар үткәзәләр.

Садакаларыбызга иң саваплы урын-Җамигъ мәсҗидебез төзелүенәдер!

 Карагыз әле нинди мөхәббәт бина булачак Җәмигъ мәсҗидебез!

 

     Рамазан ае - ул җәһәннәмнән котылу ае.

Расүл-Әкрам Мөхәммәд с.г.с. ошбу айны гафиләттә (ягъни уразалар томыйча, тәравихларга катнашмыйча, ифтарлар үткәзмичә, юмартлык кылмыйча) үткәзүчеләрне кисәтеп: "Нинди үкенеч! Нинди үкенеч! Нинди үкенеч! Шул кемсәгә ки исән-сау килеш Рамазан Шәрифкә ирешептә Рамзаннан гөнаһлары гафу ителмичә чыкканнарга!"

 Туганнарым! Кыямәт көнедә үкенечкә калмыек, Рамазанда гафиләттә булып әҗер-саваплардан һәм җәннәттән мәхрүм булмыек! Каршыбызга бик зур форсат мөмкинчелек килеп басты. Рамазан Шәрифебезне шатлыкта, гыйбәдәттә һәм изгелектә үткәзик!  

Аллаһы Раббыбыз Рамазан аебызны уразалар тотып, гамәл-гыйбәдәттә үткәзергә ярдәмнәрен бирсен!  

 

                                            Уважаемый мусульмане!

 

Слава Аллаху мы достигли долгожданного месяца Рамадана месяца поста и благих дел! Темой моей очередной проповеди будет: "Достоинства месяца Рамадан". 

  Рамадан-это самый почитаемый и ожидаемый весь год мусульманами месяц. Он является султаном 11-ти месяцев. О милости и вознагрождении за благие дела этого священного месяца рассказать и передать только в одной пятничной проповеди невозможно. Самой основной причиной столь значимости и достоинтсве Рамадана заключается в том, что в этом месяце был ниспослан Всевышним Аллахом Священный Коран. Аллаху Субханаху уа Тагаля в Коране в 185-ом аяте суры аль-Бакара говорит: "Месяц Рамадан в котором был ниспослан Коран-верное руководство для людей, ясные доказательства из верного руководства и различение. Тот из вас, кого застанет этот месяц, должен поститься. А если кто болен или находится в пути, то пусть постится столько же дней в другое время."

Посланник Аллаха Мухаммед, да благословит его Аллах и приветствует при приблежении месяца Рамадан сказал: "Когда наступит Рамадан окрываются врата Рая, закрываются врата Ада, а шайтан (Сатана) заковыается в цепи". Поистине, когда наступает Рамадан сердца мусульман смягчаются, их богобоязненность увеличивается, а совершение греховных дел уменьшается. 

Достоинств Рамадана очень много.  Посланник Аллаха с.г.с. подчеркивая об превосходстве месяца Рамадан сказал: «Если бы люди знали достоинства этого месяца, то желали бы чтоб Рамадан был весь год!».

Давайте же приведем несколько из них (достоинств).

Во первых.  Аллах Всевышний повелел мусульманам в этом месяце держать пост.

Всевышний Аллах в Священном Коране  в 183-ом аяте и начале 184-го аята суры аль-Бакара говорит:”О те, которые уверовали! Вам предписан пост, подобно тому, как он был предписан вашим предшественникам, быть может, вы будете богобязнены..В определннные дни (то, есть в месяц Рамадан)". Так же Мухаммед с.г.с. говоря о вознаграждении за пост в месяц Рамадан сказал: "За каждое благое деяние сына Адама Аллах Всевышний воздает от 10-ти до 700-кратным увеличением вознаграждения. Аллах говорит (в куддуси хадисе): "Все благие деяния человека кроме поста для себя. Поистине, пост он держит для Меня (ради Меня) и Я Сам воздам ему за это (и он увидев в Судный день это будет крайне приятно удивлен)".

 Эти слова:"от 10-ти до 700-кратным увеличением"из данного хадиса подтверждены Священным Кораном. Я не буду здесь приводить этот аят, но дам краткое изложение: "Ваши благие деяния словно посеянное зерно. Из этого зерна взойдут семь колосьев, а в каждом колосье по сто зернешек". А вот за пост-уразу Аллах дает столько вознаграждения сколько невозможно представить за то, что пост-это самое искренне деяние верующего так, как в нем нет ни грамма показного (рия). Ведь то, что человек держит пост знают только он сам, и его Господь. Это тайна между верующим и его Создателем.

Второе или следующее превосходство месяца Рамадана: в этом месяце открываются врата неба и Рая, а врата Ада закрываются.

Я про это достоинство Рамадана уже приводил выше. Но хочу дать некоторое разяснение. Врата Рая открываются потому, что появляются дополнительные возможности заработать довольствия Аллаха. Держа пост, читая Коран, читая дополнительные таравих намазы, раздавая садака, проводя ифтары (разговения) и т.п. и т.д.

Третье превосходство: в этом месяце есть Ляйятуль-кадер. Ночь Могущества и предопределения.

Эта Ночь могущества и предопределения лучше чем тысяча месяцев. В эту ночь началось сниспослание Священного Корана Посланнику Аллаха Мухаммеду с.г.с. Об этой ночи, инь ша Аллах, я подробнее расскажу в следующих пятничных проповедях. 

Рамадан-это месяц дополнительного таравих намаза.

 Мухаммед с.г.с. сказал: "Всевышний Аллах простить все предыдущие грехи того, кто с надеждой на вознаграждение и милость от Аллаха будет читать таравих намазы весь месяц Рамадан"

В Рамадан Аллах увеличивает вознаграждения за наши пожертвования и другие благие дела многократно больше, чем в другие месяцы. 

Посланник Аллаха с.г.с. говорил: "Поистине, в Рамадан Аллах принимает наши добровольные (нафель) деяние как обязательные (фарыдз), а обязательные как 70 обязательных в другие месяцы. Так не упустите эти возможности!". Поэтому во всем исламском мире принято выплачивать закять (обязательный налог в пользу бедных и неимущих) в этом благословенном месяце. Мусульмане в этом месяце стремятся еще больше проявлять милосердие и щедрость. Протягивают руку помощи нуждающимся. Проводять ифтары...

Рамадан-еще и месяц спасения от Ада.

Расулуллах с.г.с. упрекая тех, кто проводит этот благословенный месяц в беспечности (то, есть не держат пост, не участвуют в таравих намазах, не проводят ифтары, не проявляют щедрость и т.д и т.п.) сказал: "Горе тому! Горе тому! Горе тому! Кто достигнув в полном здравии Благослвенного Рамадана и вышел из него с непрощенными грехами!".

 Дорогие мусульмане! Не будьте беспечными, не оставайтесь в Судный день в отчаянии и горе, не обделите себя в этот светлый Рамадан! Перед нами очередной раз встала большая возможность получение нескончаемой Милости и довольствия от Аллаха любимый Рамадан! Так, проведем же мы, все вместе этот Благословенный Рамадан, очистив наши сердца в сладости поклонения Аллаху и благих делах! 

Да поможет Аллах нам провести этот достойнейший месяц в постах и благородных делах!

 

В конце проповеди я хочу коротко разяснить правила и порядок уразы (держании поста):

1. Запрещаются питьё, еда, а так же половые отношения от рассвета до захода солнца.

2. Необходимо остерегаться попадания внутрь организма инородных органических веществ.

Разрешается:

1. Полное омывание тела, при необходимости, но при этом нужно остеречься попадания воды в горло. Но полоскать рот и нос осторожно можно.

2. В исключительных случаях разрешается применение лекарственых средств.

 Исключительный случай это когда у человека есть хроническая болезень: астма, сахарный диабет, сердечная недостаточность. То есть человеку постоянно жизненно необходмо применять некоторые лекарственные средства. Он может держать пост то, есть не пить не кушать целый день, но без лекарств не может. Астматики пользуются аэрозольными средствами, диабетники инсулином, сердечники кладут под язык сердечные лекарства. Так, как у них болезень хроническая, они не могут отложить на другое время пост. Для того, чтоб не лешать этих людей возможности поститься и применятется это крайнее исключение!!! 

Но при проходящих болезнях примение лекартствеенных средтв уразу портит! Ведь такие люди могут по выздоровлению держать пост. 

3. Если кто нибудь по забывчивости выпил или проглотил еду, то его пост не нарушен. Вспомнив он тут же должен сполоснуть рот и дальше держать пост. Но если, он по ошибке помня, что он держит пост проглотит что нибудь, то пост его нарушается. Особенно это происходит когда мы ожидаем захода солнца. Некоторые спешать и раньше времени открывают пост. Помните если даже вы думаете, что солнце зашло, но на самом деле оно не зашло, то ваш пост нарушится! Сейчас в городе активно раздаются Имсакия (времена сухура-утреннего приема пищи и ифтара-разговения) выпущанная Региональным духовным управлением мусульман Самарской области для города Самара. Убедительно наставляю!!!

 

Прибавляйте 7 минут к этим цифрам так, как это времена восхода и захода солнца для Самары, а Сызрань находится западнее Самары и солнце у нас заходит на 7 минут позже!!! Поэтому как говорится: "Лучше передержать, чем недодержать".

В добрый путь! 

Еще Одно напоминание! Намечанное на 4 мая субботник по уборки мусульманского участка кладбища "Батраи" состоится 11 мая инь ша Аллпах!

 

 

  

 

 

 

Поделиться в Facebook
Поделиться в Twitter
Please reload

СВЕЖИЕ ПОСТЫ
Please reload

 Сызранский мухтасибат. 

Сайт создан на Wix.com

© 2017.