Әлвидаг! Әлвидаг! Шәһри рахмәт Әлвидаг! Хуш саубул Рахмәт ае Рамазан!

       Хөрмәтле мөселман кардәшләрем!

Аллаһы Раббыбызның киң рахмәте белән тулган изге Рамазан Шәрифне озаттык!

Аллаһыга шөкер, ай буе уразалар тотып, таравих намазларына дәррәү йөреп, ифтарларда катнашып, күп-күп итеп Кәләм Шәриф укып, закер-тәсбихләр әйтеп, юмартлык күрсәтеп садакалар тапшырып һәм күп төрле изгелекләр кылып Аллаһы Раббыбызның рахмәтен, мәгфирәтен һәм күкләрдән-җирләдәндә киң булган җәннәтен өмет итеп Изге Рамазанны үткәздек! 11 айның Солтаны Рамазан Шәриф тагын бер елга безнең белән хушлашты. Ә без аны: "Әлвидагу, әлвидагу! Я шәһри Рамазан шәһри нур! Лә иләһә иллАллаһү, лә иләһә иллАллаһ! - Хуш бул, саубул! Я нурлы ай Рамазан! ....."-дип озатык. 

 Быелгы Рамазаныбыз Сызранның Үзәк (Декабристов урамында урнашкан) мәсҗидебездә бик күтәренке һавада үтте Аллаһыга мең шөкер! Җомга намазлар булсынмы, тәравих намазлары булсынмы, мөселманнар бик күп йөреде. Җомгаларыбызда мәсҗидебез әмән гает намазы кебек туп тулы иде! 150-170 кеше тулган уку залында мин вагәзләр сөйләгендә чебен очкан тавышлар ишетелә иде. Бәлки вагзәләребезне ике телдә сөйләгәнгәме, бәлки тәәсирле өчтәлекле булганнарынамы мөселманнар күзендә югары канәгатлелек чагыла иде. Уку залы тулы дигән сүздән бер нәрсә исемә кинәт килде. 2000-нче елда мин Сызранга, дини хөзмәткә килгәндә ошбу Декабристов урамында урнашкан Үзәк мәсҗид бик читен хәлдә иде: ямсез генә тимер чылтыр белән капланган тузан тулган тәрәзәләре, диварларының буяулары кубып беткән иде.

 

        Иске мәсҗидебез янында легендар бабайларыбыз: Абдылхак бабай, Расим бабай.

 

   Иң кызганычы җомгаларга халык бик әз йөри иде 15-20 бабай иде. Менә мин нәкъ шул вакытта шул баракны булсада төзәтеп, ярты залы булсада мөселманнар тулып намаз укыйсы иде дип хыяллана идем. Тора бара баракны төзәтек, ярты зал халык белән тулды тәравих намазлары укый башладык, мәсҗидебездә төрле-төрле чаралар үткәзә башладык.

 

 

 

Нәтиҗәдә бер вакыт шул барак дигәнебездә җомгаларына бөтен залы намаз укучылар белән тулды. Ә инде 2009-нчы елда ул баракны бөтенләй сүтеп яңа тагында зуррак бина кордык.

 Яңа мәсҗидебез.

  Беренче җомгаларда ошбу яңа бинаның уку залының яртысы гына тула иде. Аллаһыга шөкер хәзер мәсҗидебез лыгырым тула! Раббым күпсенмәсен. Бу мактанудан булмасын. Шөкеранадан булсын! 

 

 

 

 

 Рамазан шәрифебезне ничек үткзәгәнебез хакында инь шә Аллаһ гаедләрдән соң язармын.

 

    Хөрмәтле мөселман кардәшләрем!

Иртәгә 4-нче июнь. Ураза бәйрәме! Барыгызныда ошбу изге бәйрәмебез белән котлыймын! Аллаһы Раббыбыз гаедләребезне мөбәрәк кылсын. Һәр беребезгә ике дөнья бәхет-сагәдәтен бирсен!

Гаед намазын Аллаһы кушса 5:15 сәгаттә укыйбыз. Ә иртәнге намазны 3:30-да. 

Рәхим итеп килегез һәм балаларыгызныда алып килегез: алар бәйрәм хисләрен тойсыннар!

Бәйрәм белән барыгызныда!

 

 

 

Поделиться в Facebook
Поделиться в Twitter
Please reload

СВЕЖИЕ ПОСТЫ
Please reload

 Сызранский мухтасибат. 

Сайт создан на Wix.com

© 2017.