Бүген минем остазым Баш мөфтиебез Тәлгат хәзрәт Тәҗетдинга 71 яшь тулды!

  Бүген Русия мөселманнарының Үзәк Диния назаратының рәйсе Шәйхел-Ислам Баш мөфтиебез остазыбыз Талгәт Сафа Тәҗетдин хәзрәткә 71 яшь тулды! 

Бөтен Сызран шәһәре мөселманнары исеменнән һәм шәхсән үзем исемемнән Баш мөфтиебезне ошбу гөмер бәйрәме белән котлыймын! Аллаһы Раббыбыз мөфти хәзрәтебезгә саулык-сәләмәьлек, көч-кууәт, җан тынычлыгы, гайлә бәхете, балалар һәм оныклар шатлыгы, йорт бәракәте, сүнмәс дәрәҗә, ышанычлы иптәшләр һәм фикердәшләр, дошманнарга пәрдә, камил зиһен һәм рухи байлык бирүен телимен!

 Сез 40 елга якын Русия мөселманнарының өммәтен җитәкләп киләсез. Сезнең югары гыйлемегез, зирәк зиһенегез, хикмәтле сүзләрегез, тирән фикер иясе булуыгыз, беркемне дә тэәсирсез калдырмаслык вагәз-нәсыйхатьләрегез, йомышак һәм кече күңелле булуыгыз, шәхси үрнәк булуыгыз, дәртле һәм шул вакытта ук сабыр була белүегез һәм чын мөселман булуыгыз хакы хөрмәтенә Аллаһы Раббыбыз Сезне өммәтне җитәкләү дәрәҗәсенә күтәрде һәм шул югары дәрәҗәдә тотадыр!

  Остазым Баш мөфтий Талгәт хәзрәт Тәҗетдин.

 

Туганнарым, бүген искә алырга бик тә лаеклы тагын бер Шәхес бар. Бүген Татарстанның беренче Баш казые мәшһүр дин белгече тагын бер остазым Габделхак хәзрәт Саматка 89 яшь тулган булыр иде.

 Остазым Габделхак хәзрәт Самат.

 

 Ошбу ике бөек затлар минем дин хөзмәт юлымда һәм тормышымда бик зур урын алдылар. Беренчедән Габделхак хәзрәтнең хәер фатихасы белән мин дини гыйлем һәм хөзмәт юлына бастым. Аның китабыннан үзлегемнән гарәп графикасын йөрәндем. Габделхак хәзрәт хакында астарык инь шә Аллаһ язырмын. Ә хәзер исә Баш мөфтиебез белән ничек танышаным һәм минем тормышымда аның тоткан урыны турында язасым килә.

 

 

      Мөфти хәзрәтнең яшрәк чагы.

 

 Беренче мәртәбә мөфти хәзрәт белән күрешүем 1990-нчы елда Уфада Диния назаратында булды. Ул вакытта без авылдашларым Минтахир Сирази һәм Әхмәдуллаһ Йосып белән Уфада яңа гына ачылган Диния назараты каршысындагы Ризутдине ибне Фәхретдин исемендәге мәдрәсәгә укырга керү нияте белән килгән идек. Безне Уфага үзе белән Гәли авылының Югары оч мәхәлләсенең мулласы Лотфуллаһ бабай Йосып алып килгән иде. Без кич кырын назаратта утрып торган да бер санлы гына кулына дипломат тоткан профессорга охшаган абзый килеп керде дә Лотфуллаһ бабайга һәм безгә карап елмаем сәләм бирде. Лотфуллаһ бабай безгә;" Мөфти хәзрәт килде әйдәгез янына керәбез."-диде. Без мөфти хәзрәтең кабул итә торган бүлмәсенә янына кердек. Ул безә елмаеп карады да: "Сез өчәү бер авылдан бит бер шәйкә булмассызмы соң?"-диде. Без әлбәттә:" Юк! Без авыл малайлары Назаратта нинди эшегез булса шуны кушарсыз."- дидек. Менә шулай танышып киттек. Һәм дә шул Уфа мәдрәсәсендә ел ярым укыгач мөфти хәзрәт мине һәм Әхмәдулланы Төркиягә укырга җибәрде. Анда ел ярым укыгач нихаять туган авылымның Түбән оч мәхәлләсенең имамы итеп Баш мөфти тарафыннан билгеләндем. Шуннан безнең хөзмәттәшлек башланып китте. Мөфти хәзрәт Гәли авылын бик якын күргәнгә авылыбызга бик еш килә иде. Мин "Гәли" мәдрәсәсен җитәкләгәндә бер ничә тапкыр килде. 

 Мәдрәсәнең биш еллыгы.

 

  Түбән оч мәсҗиденең манара күтәрү бәйрәмендә. Баш мөфти һәм Габделхак хәзрәт.

 

 Мөфти хәзрәт шул Түбән оч мәсҗиден ачу тантанасына да килгән иде. Без аның белән даим өлемтә дә торып, аңардан бик кирәкле һәм хикмәтле киңәшләр алып, аның хәер фатихасы астында эшләдек.

 Соңыннан 2000-нче елда Баш мөфтиебезнең Фәрман указы буенча мине Сызран шәһәренә баш имам итеп билгеләнгәч тә өләмтәдә торабыз Аллаһыга шөкер. 

2006-нчы елда Баш мөфтиебез минем чакыруым буенча Сызранга яңа гына салынып беткән "Азан" мәсҗиден ачу тантанасына килде.

 1-нче декабрь 2006-нчы ел. "Азан" мәсҗиде ачылу тантанасы.

 

Аның килүе шәһәребез мөселманнары өчен горурлык һәм гомуман бөтен Сызран шәһәре өчен бик зур вакыйга булды

Аллаһыга шөкер мөфти хәзрәтебез белән очырашуларыбыз һәр даим булып тора. Мин аның шәкерте буларак эшләремдә һәм дини хөзмәтемдә аның догасын алып эшләргә торышам. Мөфти хәзрәтебезнең өстенә килеп торган төрле җилләрне бик күп күрдек һәм һәр вакыт без аңа дога кылып, ә кирәк булса аның янына тупланырга әзер булып торабыз.

 Мөфти хәзрәт белән бергә чәй эчү ни тора!

 

 Баш мөфтиебез Самарага да бик еш килеп тора.

 Самара Җәмигъ мәсҗидендә.

 Туган Гәли авылымда Чулпанда әниемнең күршесендә  дүртенче мәсҗид ачылды.

 

Габделхак хәзрәтемне искә алсак: ул безнең Дания абыстай белән икебезнең никяхыбызны укыды. Аллаһыга шөкер, 20 елдан артык бик бәхетле торабыз. Ике алтын алма малайлар үстерәбез. Габделхак хәзрәтнең гайләсе белән безнең гайлә (дөресен әйткәндә әниебез) 80-нче еллардан алып аралашып яшәдек. Габделхак хәзрәттә Кәүсәрия абыстайда мәрхүмнәр инде. Урыннары оҗмах түрендә булсын! Аларның дәвамчылары Тахир хәзрәт һәм Хәлил хәзрәт динебез Исламга җидди һәм фадалы хөзмәтләр кылып торалар. Аллаһы Раббым әҗер-савапларын бирсен һәм әти-әниләренең рухларына дога һәм савап булып барып торсын!

 

 

 

 

 

 

 

Поделиться в Facebook
Поделиться в Twitter
Please reload

СВЕЖИЕ ПОСТЫ
Please reload

 Сызранский мухтасибат. 

Сайт создан на Wix.com

© 2017.