"Сызран Җәмигъ мәсҗиденең түбәсенә бер мең сум" акциясе дәвам итә!

             Хөрмәтле туганнарым!

  Сызран Җәмигъ мәсҗидебезнең төзелеше, Аллаһыга шөкер, бик уңышлы бара! Хәзергевакытта түбә эшләре дәвам итә.  Бер ай элек без "Сызран Җәмигъ мәсҗиденең түбәсенә бер мең сум" акциясен башлап җибәргән идек. Сентябрь ае эчендә гади халыктан 180 мең сум һәм эшкуарларыбызданда 180 мең сум, бик күп төзелеш материаллары җыелды. Ярдәм итүчеләргә Аллаһы Раббыбызның рахмәтләре яусын! Исемнәрен астарак язарбыз инь шә Аллаһ! 

  Аллаһыга мең шөкер, мәсҗидебезнең түбә эшләре тәмамланып килә. Түбәсе буяла.

 

            Кадерле мөселман кардәшләрем!

 "Сызран Җәмигъ мәсҗиденең түбәсенә бер мең сум" акциясе дәвам итә!

Ошбу изге эшкә өлешләрегезне кертергә ашыгыгыз һәм дә башкаларны да ошбу саваплы эшкә катнашырга чакырыгыз, сезгә дә әҗер-савабы булыр инь шә Аллаһ! Сөекле Пейгамбәребез Мөхәммәд саллаллаһү галейһи үә ссәлләм: "Ислам диненә өндәүче кызыл дөяне садака итеп биргән әҗер-савапка ирешер!". Кызыл дөя дигәне ул бик кыйммәтле хайвандыр.

 

 

  Мәсҗидебезнең түбәсе дигәч бераз аңлатма бирергә кирәктер. Менә әлеге фотода мәсҗидебезнең түбәсе күренә. Түбәсенең формасы катлаулы: 8 кырлы аскы өлеше һәм 16 кырлы өске өлеше, барлыгы 200 метр тәшкил итә.  Хәзерге вакытта түбә эшләренең 75 % эшләнгән. 

  Түбәнең бәбкәләре (стропилы и обрешетки) тимер 14 ле һәм 10-лы швеллерлардан.

 

 

 

 

 Бик күп тимер кулланды!!! Ә тимер бит бик кыйммәтле!!!

 

 Түбәне такта белән төрдек.

 Такта өстенә суны җибәрми торган фанера белән төрдек.

 

 

 Фанераны судан һәм уттан саклый торган буяу белән буядык

 

 Яшел төскә түбәне буягач бик матур килеп чыга шул.

 

  Туганнарым, мәсҗидебезнең түбәсенә һәм гомумән бөтен мәсҗидкә бик күп тимер материаллар кулланыла бары 150 тоннага якын. Ә тимернең хакын беләсездер.

Тимер конструкцияләр барсыда буяулана. Агачлары утка каршы тора торган буяу белән буяла. Эш бикк күп. Аллаһыга шөкер әкрен генә эшләнеп килә.

 Бер манараның чатырында (шатерын) ясый башладык. Инь шә Аллаһ быел ике манараның һәм гөмбәзнең (куполның) тимер конструкциясен ясарга ниятләп торабыз. Раббымызның ярдәме белән.

  Монда мәсҗидебезгә зур өлеш керткән кардәшләребезне искә алсак зарары булмас инь шә Аллаһ. Алар исә: агалы-өнеле Шавкәт һәм Рөстәм Сәйфетдиновлар һәм Радик Газизов, Вәлиулла Шабанов, Рахимҗан һәм Нүрия Байбиковлар, Рахимҗан Мингалишев, Рева Нугаев һәм Айса Рафиков, Али Рахматуллин, Муса Байбиков һәм Фәрид Баширов, Ариф Шахбазов һәм Расим Хабибуллин, Рушан Асанов һәм башкалар. Аллаһының рахмәте яусын барсынада. Эшләрендә Раббым уңышлар бирсен!

 Һәм дә  Ачык Акционерлар җәмгыяте "Тяжмаш"ның җитәкчеләренәдә олуг рахмәтләребезне белдерәсебез килә. Быел да ошбу Җәмгыяттән ярдәмнәр килә башлады. Ошбу изге эшкә үз өлешен кертүче Сергей Гринькога аерым рахмәтләребезне белдерәсебез килә. Ул исә 8-нче сентябкердә узган сайлауларда Самара өлкәсенең Думасына депутат итеп сайланды. Без аныихлас күңелдән котлыйбыз Һәм халыкның сайлауларын яңа урында шәхәребезгә бик күп файдалар китереп акларга насыйп булсын.

   Мөхтәрәм мөселман кардәшләрем!

Ошбу изге эшкә ярдәм кулларыгызны сузыгыз, Аллаһы Тагәләнең ризалыгы астында булырсыз! Пейгамбәребез галейһиссәлләм: "Адәм баласы вафатыннан соң гамәл дәфтәре ябыла (димәк яхшылыгы да яманлыгы да бөтә) мәгәр өч кешенең гамәл дәфтәре ябылмый ачык: изге бала калдырса (артыннан догачы калса), файдалы гилем калдырса (шәкертләре дога кылса) һәм садака и җәрия (ягъни халык файдалана торган урыннарга мәсәлән мәсҗид, мәдрәсә, күпер, юл, кое кебекләргә бирсә халык файдаланп дога кылачак)."

 Шуңа күрә туганнарым ошбу Җәмигъ мәсҗидебезне салып бетерсәк һәм ул еллар, дистәләгән еллар һәм гасырлар буе эшләп эчендә укылган намазлардан һәм догалардан безләргә әҗер-савап барып торачак, Аллаһы теләсә. Нинди зур мөмкинчелек! Без туганнарым бик бәхетлеләр: Совет чорындагы кебек мәсҗидләр җимерә торган заманда түгел, ә мәсҗидләр кора торган заманда яшибез. Әлхәмдүлилләһ!

  Аллаһы Раббыбзның ризалыгына һәм рахмәтенә ашкыныйк! Гөмер бит ул тиз үтә артвыбыздан безләрне изге догалар белән искә алырлык эшләр эшләп калыйк!

 

 

 

 

Поделиться в Facebook
Поделиться в Twitter
Please reload

СВЕЖИЕ ПОСТЫ
Please reload

 Сызранский мухтасибат. 

Сайт создан на Wix.com

© 2017.