Ил КаҺарманы Дамир Юсупов белән намаз укып чәйләп алдык әле.

    Кичә Сызран шәһәренең Декабристов урамында урнашкан Үзәк мәсҗиендә Ил Каһарманы Дамир Юсупов белән ахшам намазы укыдык һәм чәйләп алдык әле. Рәхәтләнеп чәй өчеп, сөйләшеп, яшерәк чактагы бергәләшеп Сабантуйлар үткзәгәнебезне, "Яшлек" татар клубын оештырып йөрүләребезне, хәттә аның беренче җитәкчесе Розалия Зимнуровага хәтле искә алып утрдык. Ошбу җылы һавада барган чәйләүдә безнең дусларыбыз: Каис Ернеев, Наил Ернеев, Ринал Бахтиаров һәм Руслан Гатауллиннарда катнашты.

                        Татар чәйсез торалмый шул!

 

 Әлбәттә аңгамә башында Ил Каһарманыбыз Дамир турында бер ничә сүз әйтәсем килә. Аллаһыга шөкер, Дамирыбызның өстенә шундый кинәткенә килгән мәшһүрлек йөге аны бердә үзгәртмәгән. Киресенчә ул тагында сабыррак һәм тыйнагырак булган кебек тоелды.  Дамирны мин инде Сызранга 2000 елда Баш мөфти Фарманы белән туган авылым Гәлидән күчерелгәннән алып таныш. Аны бит инде Сызран малае дип бер нинди тартынусыз әйтеп була. Чөнки аның гайләсе Сызранга 1993 елда ук күчеп килгән. Димәк тормышының күпчелек вакытын Сызранда үткәздә. Ул татар җәмгыять эшенә 2002 елда кереп чумды. Без ул вакытта татарларның иң актив кешеләре милли һәм дини чараларны бергә үткәзә идек. Яшләр клубы, Сабантуйлар, "Азан" мәсҗиден салу, "Болгар! гәҗит чыгару һәм башкалар. Дамир 2007 елда оештырылган Сызран татар милли-мәдәни автономия җитәкчесенең урынбасары булып сайланды. Андада ул үзен бик уңай күрсәтте. Ул  кешеләрне тыйнаклыгы, сабырлыгы һәм тирән фикрлелеге белән үзенә җаләп иттерде. Ул вакытлар шәһәребездәге татарларның млли-дини тормышындагы лтын чор диәр идем. Без тыгызырак, бердәмеррәк идек кебек иде. Чөнки Татар автономиясен Һәм дә "Туган тел"ебезне ихлас һәм хикмәтле затлар: Илсур Гилманов һәм Галиулла-хҗи Габдрашитов җитәкли иделәр."Туган тел", Автонмия һәм Мөхтәсибәт бердәм идек, бергә фиер алышып эшли белдек.

Без монда браз төп сүзебездән киттек кебек булды. Дамирыбыз турында тагын бер мәгълүмәт китерәсем килә: ул 2006-ы елдан 2010 елга хәтле шәһәребезнең "Западный" бистәсендә урнашкан гыйбәдәт бүлмәсендә җомга намазларыда укытты шул. Картлар әледә аның турында җылы сүзләр әйтәләр. Ул безнең урыс әйтмешли "униерсальный солдат".Армиядә танкист, аннары юрист, аннары мулла, соңында очучы! Сөбханаллаһ!

 Үзәк мәсҗидебез. Аның артында яңа салынып килә торган Җәмигъ мәсҗидебез.

 

 

 

 

 

 

 Әйдәгез әле аңгамәбезгә керешик:

 

- Дамир, беренче сүзем без синең белән чын ихластан горурланабыз, синең өчен сөенәбез һәм дә  Аллаһы Тагәләгә сине һәм синең аша йөзләген кешене коткарган өчен мең шөкераналарыбызны белдерәбез! Ә ничек соң ошбу читтән тыш вакыйга булды?

-Кайчан аэрадромнан күтәрелегә тотындык астыбыздан бик күп кошлар очып уздыдар. Без инде алар аста калдылар дип уйлап кына бетергән идек бер кинәткенә нәрсәдер бәрелгән тавыш чыкты да очкычыбызның бер двигателе бик әкрен эшли башлады. Без шул ук вакытта кире аэрадромга кайтырга рөхсәт сорадык һәм алдык. Әммә самолетыбызның икенче двигателедә бик әкрен эшли башлады. Мин шундук шассиләрне җыйдм һәм очкычыбыз салмаккына кукуруз кырына утырды. Калганын инде барыгызда беләсездер.

- Бәлки бу сораум бик килешеп бетмидердә бит әммәсорыйсым килә. Шул мизгелләрдә нинди хисләрегез туды соң?

- Без күнегүләрдә мондый читтән тыш хәлләрне әйләндереп узабыз да бит. Әммә ләкин чын барлыкта андый вакыйга булгач хисләр бөтенләй башка икән шул. Әлхәмдүлилләһ! Аллаһы Раббым шул авыр вакытларда үз ярдәменнән ташламады һәм миңа салкынлык бирде. Аяк-кулларым төшмәде, гакылдан аермады, Аллаһыга шөкер. Әммә ләкин җанымның бер өлеше анда калды кебек булды.

- Менә инде сез уңай, кайгы-хәсрәтсез һәм югалтусыз җиргә кундыгыз. Шунда бик шатлангансыз һәм хәлегез җиңеләеп киткәндер инде!

- Әлбәттә шатландык, әммә артык куаныторырга вакытыбыз юк иде, чөнки самолеттагы кешеләрне тизлек белән тышка чыгарырга кирәк иде. Без шул эшкә керештек. Ә инде бөтен пассажирлар чгып бөткәч җиңеллек тойдык.

 

 - Минемчә бу вакыйганың уңай чишелүенә ниндидер бер көч-кууәт ягъни Аллаһының ярдәмедер бит!

 - Әлхәмдүлилләһ! Бер Аллаһ ярдәм итте. Чөнки бөтен нәрсә бик урынлы һәм вакытлы туры килде: яңгырдан соңгы йомышак кукуруз кыры, бер кырыйда өйләр калуы, бер нич дистә метр зур машина юлына калуы, без өстеннән узган чокырның алдагы яры арттагыннан өстәрәк булуы (киресенчә булса очкыч шул ярга кадалып бик зур җимерелүе булыр иде)...Күрәсезме, Бер Аллаһының ярдәменнән башка бу нәрсәләр булырга мөмкин түгел иде.

- Һәм дә укыган догаларың булышкандыр бит. Без сине күптән беләбез. Ә син кайсы вакыттан намазга бастың?

- Аллаһыга шөкер 2002 елдан бирле. Мин дога белән оча башлыйм һәмдога белән самолетны утыртам.  Әммә ләкин мин дин белән бик мактанып күпертеп йөрисем килми, чөнки дин ул кешенең шәхси эше, мактаныша торган нәрсә түгел. Бит бу вакыйга уңай хәл ителүенә Аллаһының ярдәмесез булмаганына безнең иманыбыз камил. Хәттә имансызларда ышангандыр инде..

- Аллаһыга шөкер барысыда уңай булды! Мин тагын бер четереклерәк сораубирәсемкилә. Ошбу уйламаган җирдән, кинәт кенә өстеңә килгән данлык һәм мәшһүрлек авыр түгел ме?

- "Авыр" дигән сүз бик зуринде монда. Әлбәттә браз ару бар. Әлбәттә мондый мәшһүрлек авыр йөктер, әммә безнең башыбыз әйләнеп китә торган түгел шул. Безне әти-әниләребез яштән үк тыйнак булырга һәм барча уза торган вакыйгаларга тыныч карарга йөрәтеп үстерделәр. Мин бит инде шул ук Дамир, нинди идем шул ук. Аллаһы Тагәлә һәр кешегә үзе күтәрерлек кенә йөк бирә...

- Әйдә әле браз җиргә төшик, гади эшләр турында сөйләшик. Дамир туганым, син Сызранга еш кайтасың мы?

- Төрлечә була. Кайчан елына ике-өч мәртәбә. Быел январдә кайтып киткән идем. Сызран бит миңа бик якын. Монда минем әти-әниләрем, туганнарым, дусларым.

- Син узганда безнең шәһәребездә салынып килә торган Җәмитъ мәсҗидебезне күргәнең бардыр бит. Нинди тойгыларың булды?

- Әйдә хәзрәт, бу турыда иртәгә мәсҗиденң төзелешен кереп карагач сөйләшербез. Мин, ин шә Аллаһ, иртәгә сезуздыра торган шәһәребезнең Үзәк мәсҗиденең 30-елыгына киләчәкмен. Әммә шунысын әйтеп узмыча булмый бит: хәттә узып барганда да төзелә торган Җәмигъ мәсҗиденең мөхәбәтлелеген күреп узып була. Барсы да иртәгә Аллаһы кушса!

 

 - Ярый! Әңгәмәбезне тәмамлыйк. Аллаһы Раббыбызга догалар кылышыйк, ошбу изге эшкә ярдәмнәрен сорыйк! Күрешүләргә хәтле! Әссәләмүгаләйкм!

 - Үәгаләйкүмүссәлләм хәзрәт! Очырашуларга хәтле!

 

 

 

 

 

 

Поделиться в Facebook
Поделиться в Twitter
Please reload

СВЕЖИЕ ПОСТЫ
Please reload

 Сызранский мухтасибат. 

Сайт создан на Wix.com

© 2017.