Сызран шәһәренең Үзәк мәсҗиденең 30-еллыгында Ил Каһарманы Дамир Юсупов катнашты.

 15-нче ноябрдә Сызранның Декабристов урамында урнашкан Үзәк мәсҗиденең 30-еллык юбилее узды. Ошбу тантанада мәртәбәле кунаклар катнашты: якташыбыз Ил Каһарманы Дамир Юсупов, шәһәр Башлыгының урынбасары Алексей Александр улы Романенко, шәһәр Думасының депутаты Эльдар Марат улы Мязитов, Самара Җәмигъ мәсҗиденең өлкән имамы Иршат-хәзрәт СафинУльян өлкәсенең Татар милли-мәдәни Мөхтәриятенең рәйсе Рамис Сафин һәм башкалар. Тантанабыз ризык тулган өстәләр артында мәҗлис шәкилендә, бик югары дәрәҗәдә һәм һавада узды.

 

 Мәртәбәле кунаклар. Һәр мәҗлис дога белән башлана.

 

 Әлбәттә без мәҗлисебез алдыннан кунакларны Үзәк мәсҗидебез каршысында төзелеп килә торган Сызран Җәмигъ мәсҗиде төзелеше белән таныштырдык.

 Аксакаллар Дамирга рахмәт сүзләрен әйтәләр.

 

  Рәсәй Герое Дамир Юсупов төзелешне карап чыккач:

- Мин, әлбәттә ошбу мәсҗид салынып килә икәнен белә идем һәм дә Сызранга кайткалаганда күрептә уза идем. Әммә болай якын итеп танышканым юк иде. Беренчедән шуны әйтәсем килә: Сызран Җәмигъ мәсҗиде бик матур, горур һәм үзенчәлекле булачак, ин шә Аллаһ! Икенчедән мәсҗид төзү саваплы эшләрнең иң югарыларыннан. Әкрен төзелсә дә (2014 елдан алып) иң әһәмиятлесе шулдыр-чын халык акчасына салына. Әммә ләкин билгеле халык акчасына гына мондый катлаулы һәм зур бинаны салып бетерү бик читендер. Өченчедән мин Самара өлкәсенең җитәкчеләренә, шәһәр башлыкларына, төрле оешма хуҗаларына, гомумән эшкуарларга һәм юмарт күңелле затларга мөрәҗәгать итәм: Мәсҗидләр җир йөзендәге иң яхшы урыннар! Мәсҗид салдыру иң саваплы эшләрнең берседер. Хәлегездән килгәнчә ярдәм итегез! Бигрәктә өлкә җитәкчеләре ошбу Сызран  һәм гомумән Самара өлкәсе мөселманнары өчен биктә әһәмиятле төзелешкә игътибарларын арттырсалар иде мөселманнар бик канәгать һәм рахмәтле булырлар иде!

 Илгизәр-хәзрәт Дамирга мәсҗиднең манаралары һәм гөмбәзе нинди булачагын сөйли.

 Бабайлар мәсҗид төзелешенең барышы белән бик канәгать икәннәрен әйттеләр.

 

 Прораб Раил Абушаев һәм Илгизәр-хәзрәт төзелеш барышын ачыклыйлар.

 Төзелеш белән танышканнан соң кунаклар Үзәк мәсҗидебезгә мәҗлискә юнәлделәр.

Мәртәбәле кунаклар Илгизәр-хәзрәтнең кабул итә торган бүлмәсендә.

Мәртәбәле кунаклар Илгизәр-хәзрәтнең кабул итә торган бүлмәсендә.

Мәртәбәле кунаклар Илгизәр-хәзрәтнең кабул итә торган бүлмәсендә.

 

  Мәҗлисебезне Ил Каһарманы Дамир Юсупов Изге Кәләм Шәриф Коръәни Кәрим укып башлап җибәрде. Хәер-фәтиханы Илгизәр-хәзрәт кылды.

  Нинди күркәм сүрәт! Рәсәй Герое Дамир Юсупов безнең белән догада!

 

Мәҗлисне имамыбыз Илгизәр-хәзрәт алып барды. Ул шәһәребезнең Үзәк мәсҗиденең 30 еллык тарихы белән кыскача таныштырды.

 Хәзрәтебез дулкынланып мәсҗидебезнең үткәнен сөйли.

 

 Уң якта Дамирыбызның әтисе Касыйм-хаҗи улының дәрәҗәсенә шатланып утыра. 

 

 Алда Сызран Җәмигъ мәсҗиден төзүгә иң зур ярдәм итүчеләр утыра

 Яшләр бик игътибар белән сөйләүчеләрне тыңлап утыралар.

 

 Илгизәр-хәзрәт сүзне баштан татарча сөйләде аннары килгән кунаклар һәм журналистлар аңласын өчен русчага күчте:

- Хөрмәтле туганнар, дуслар һәм кунаклар! 

 Сызранда татарлар шәһәр төзелә башлаудан алып яшәгәннәр. Башта алар балта осталары булып төзелештә катнашканнар. Күршедәге татар авылларыннан килеп эшләп йөрегәннәр. Үзләренең дини ихтияҗларын берәр кешенең йөендә үткәзгәннәр. 20-нче гасыр башында мөселманнар бер җәмәгать булып оешканнар. Хәттә указлы имамнары Ибраһим-хәзрәт Еналиев булган. Алар мәсҗидкә урын сорап йөри-йөри ниятленә ирешеп, әкрен генә шәһәр тарихында беренче мәсҗид төзи башлаганнар. Әммә кызганчка каршы 1917 елгы хәлләр ошбу изге эшне туктаткан. Ибраһим-хәзрәт шәһәрдән күчеп киткәнме билгеле түгел- югалган. 70-еллык дингә каршы көрәшү һәм динне кысырыклау вакытларында мөселманнар яшрен-яшрен өйдән-өйгә күчеп намазларын кылганнар. Нихаять, 80-нче елларның уртасында илебездә яңа җилләр исә башлагач татарлар берләшеп 1988 елда беренче "Сызран мөселманнарының Җәмгыяте" исемендәге мәхәллә оештыралар. Аның имамы итеп Гадылхак бабай Сафиулла улы Мансуровны, ә рәйсе итеп Габдылхак-бабай Идрис улы Хаметовны сайлаганнар. Габдылхак-бабай Хаметов янындагы бабайлар белән мәсҗидкә бина өзләп йөреп ниятләренә ирешәләр. 1989 елда Декабристов урамында урнашкан барак тибендагы бер бинаны сатып алып аны мәсҗид итеп җайлыйлар. Менә шуңа күрә без быел мәсҗидебезнең 30-еллыгын үткәзәбез. Монда шунысын ассызлыклап үтәргә кирәк: ошбу мәсҗид Сызран тарихында иң беренче мәсҗид буларак рәсми рәвештә эшли башлаган бина булып санала. Әлбәттә бу тарихи чынбарлык. Әе, ул бина әле мөселманнарны бик канәгатләндерерлек хәлдә булмасада бабайларны бик шатландыра торган һәм берләштерә торган урын булды. Шуңа күрә бу вакыйганың нихәтле әһәмиятле икәнен тора бара бәлки тагында ныгырак аңларбыз. Менә шушы урын Сызран мөселманнарын берләштергән урын булды! Мәрхүмкәй Муса бабай Батырхан улы Хөснетдинов мәсҗид ачылганда күзәрдән яшләр килгәнен сөйли иде. Ә инде 1992 елда мәсҗид өстенә манара күтәрелде һәм ярымай балкыды! Бу манара да шәһәребезнең тарихында беренче манара һәм беренче ярымай булды. Күрәсезме безнең бабайлар Габдылхак бабай Хаметов җитәкчлегендә нинди тарихи вакыйгалар барлыкка килә торган чырда яшәделәр. Ананда шул иске мәсҗиднең һәм бабайларның фотолары бар карарсыз.

 Илгизәр-хәзрәт кунакларга фотокүргәзмәне күрсәтә.

 Легендар шәхесләр яңа гына манара күтәрегәннән соң шатланышып алда ниләр эшләргә дип киңәшәләр.. Уңнан суңга: Габдылхак бабай Хаметов, Муса бабай, Расим бабай Тимушев, Галиулла-хаҗи Габдрашитов. 

 

 90-нчы елларда Габдылхак бабай мәсҗидне яхшыртырга дип бик күп көчләр куйган. Иске бинага яңа бина өстәп җылыта торган бүлмә һәм имам бүлмәсен ясаткан.

2000 елда мине Сызранга баш имам итеп күчергәч эшләр тагында уңайрак китте.

 Шул елны ук мәсҗиднең өчен буядык. Матурланып яктырып китте.

Габдылхак бабай мәхәлләбезнең рәйсе булып 17 ел хөзмәт итте. Ул 2007 елда мәсҗидебезне яңадан сүтеп җыюга кереште, яңа кирпич диварлар күтәрте. 2007 елда мәхәллә рәйсе итеп Рафик Сәед улы Бадаев сайланды. Ул сайлангачта эшләр дәвам итте. Мәсҗиднең түбәсе һәм иске манарасы урынына яңалары басты. Ә инде 2009 елда мине мәхәллә рәйсе итеп сайлагачта эшләр шулай ук давам итте. Мәсҗидне иске диварлары сүтелде һәм эчке эшләр тулысынча башкарылды. Менә инде хәзер без туганнар, ошбу матур бинада утырабыз. Әммә ләкин тормыш алга бара. 2011 елда Сызран мөселманнары бик озак көткән вакыйга булды. Сызран Җәмигъ мәсҗиденә урын бирелде. Һәм дә өч ел буе кагәз эшләре беткәч, 2014 елда мәсҗид төзелеше башланып китте. Без мәҗлис алдыннан мәсҗидебезнең төзелеше белән таныштык бит.

 

 

 

 

 

 

 

 

Хөрмәтле туганнарым! Сызран Җәмигъ мәсҗиден төзү ул минем иң мөһим һәм иң зур ниятем һәм хыялым. Ошбу эшкә бөтен көчемне куярга торышам. Ярдәмнәр эзләп нинди генә ысуллар нинди генә чаралар үткәзмим. Кайларга гына барып җитмим, нинди генә каршылыклар, нинди генә сүзәр ишетмим барсы да бар. Хәерче булып соранып йөрергә туры килә. Аллаһыга шөкер, күберәк уңай сүз һәм уңай ярдәмнәр килә. Хәттә сөекле Татарстаныбыздан бик зур күләмдә ярдәм килде, күршебез булган "Тяжмаш" акцианерлык җәмгыятедә ярдәм кулын сузды Аллаһыга шөкер. Мәсҗидебез халык төзелеше булды. Ошбу чарабызда, туганнарым, мәсҗидебезнең төзелешенә түрәләребезнең һәм акбайларның игътибарын уятып булмасмы икән дип тә эшлибез инде. Сүз килеш ошбу мөмкинчелектән файдаланып мин Самара өлкәсенең җитәкчеләренә һәм зур оешмаларга мөрәҗәгать итәсем килә, бәлки ишетерләр. Бәлки кайсберләр: мөрәҗәгать итәсеңме юк мы барыбер ишетмиләр диючеләргә бер кыйсса сөйләмәкче буламын. Ибраһим галәйһиссәләм улы Исмәгыйл галәйһиссәләм белән Кагъбәтуллаһны төзеп бетергәч Аллаһы Тәгалә: "Әй, Ибраһим чакыр халыкны Кагъбәтуллаһны зиярат итсеннәр!"-диде. Ә Ибраһим г.с.:"Ий, Аллаһым! Мин загыйф бәндә ничек инде бөтен халыкка җиткезим?"-дигәч Аллаһы Тәгалә әйтте:"Ул синең эшең түгел, мин Үзем җиткезермен, синең эшең чакыру гына!". Бер Раббымның ярдәме белән Бер Аңа гына тапшырып Өлкә Губернаторга һәм гомумән бөтен юмарт бәндәләргә мөрәҗәгать итәм:

 "Хөрмәтле Губернаторыбыз Дмитрий Игор улы!

  Киләчәк 2020 ел Җиңү көненә 75 еллык юбилей елы! Ошбу юбилей елында Сызран Җәмигъ мәсҗиде төзелеп бетсә сугыш ветераннары өчен һәм гомумән бөтен Сызран мөселманнары өчен иң югары бүләк һәм аларны хөрмәтләү булыр иде. Шуңа күрә без Сездән хәлегездән килгән хәтле ошбу изге төзелешкә өлкәбезнең оешмаларыннан ярдәм килүгә сәбәпче булуыгызны соралабыз!"

Хәзер инде туганнарым минем бер зур бурычым бар. Безнең арада безнең горурлыгыбыз Ил Каһарманы Рәсәй Герое Дамир Юсупов килде. Мин аңа Баш мөфтиебез Шәйхел-Ислам Талгәт-хәзрәт Тәҗетдин тарафыннан медал тапшырырга тиешлемен. Ошбу бөек бүләкне мин Сызран мөселманнары исеменнән Талгәт-хәзрәткә үтенеч иттем һәм дә бүген ул медалне китереп җиткезделәр, Аллаһыга шөкер!

 Илгизәр-хәзрәт Рәсәй Герое Дамирга медал тапшыра.

 Илгизәр-хәзрәт татарның кечкенә хәйләсен: Сызран Җәмигъ мәсҗиденең банк реквизитлы сүрәтен ташыра.

  

Медалнең исеме "Әл-хәмед"-"Мактау һәм олуглау" Сәед ибне Зәед дәрәҗәсендә.

Сүз килештән, әз генә мактаныйк инде. Ошбу минем күкрәгемдәге медалне миңа Аллаһыга шөкер, 2014 елда Болгарда Баш мөфтиебез иң беренчеләр рәтеннән бирде. Чөнки мондый медалләрне шул елдан бирә башладылар.

Бүләкне биргәч инде Героебызга сүз бирик.

 Ил Каһарманыбыз бик өчтәлеклә һәм матур сүзләр әйтте.

 

- Хөрмәтле туганнар, шәһәр җитәкчеләре! Без бүген Аллаһының йортында җир йөзенең иң хәерле урынында җыелыштык. Аллаһы Раббыма мең рахмәтләремне белдерәсем килә. 15-нче августта булган вакыйгада Бер Аллаһым ярдәм итте, минем кулларыма һәм аякларыма көч-кууәт бирде, башыма салкынлык һәм ачыклык бирде. Раббымның ярдәме булмаса әле мин сезнең каршыда басып тормаган булыр идем. 

Бүгенгә бәйрәмгә килсәк. Мәсҗиднең 30-елыгы. Мин бирегә 2002 елда йөри башлаган идем. Әле ул вакытта уртада баганалар басып тора иде, кыйблгада карамаган иде, бик кечкенә иде, халыкта күп йреми иде. Исегездәдер хәзрәт, ничек бергә таравихларга йөредек. Арабыздан киткән бабайларның рухлары шат булсын. Күз алдында мәсҗидебез матурланганнан матурлана барды, җәмәгаттә арта барды. Әлбәттә моңа мәсҗиднең өчендәге ихласлык һавасы һәм хәзрәтнең вагәзләре тәсир итте.

 Туганнарым! Тагын бер кат шуны әйтәсем килә 15 августтан соң дөньяга карашым тагында үзгәрде. Гөмернең кадерен белә башладым. Якыннарның кадере тагында артты. Бәндәне бу дөньяда дин генә коткара. Намаз укыгыз.

 Без әле ошбу мәҗлискә керер алдыннан Сызран Җәмигъ мәсҗиденең төзелеше белән таныштык. Әкрен төзелсәдә, ин шә Аллаһ, бик мәхәббәт бина булачак, шәһәрнең күрке булачак. Шәһәр җитәкчеләренә һәм гомумән башка иганәчеләргә ошбу төзелешкә ярдәмнәр итүләре өчен олуг рахмәтләремне белдерәсем килә!

 Киләчәкләребез хәерле булсын! Күрешкәнчегә хәтле!

 Шәһәр Башлыгының урынбасары Алексей Романенко чыгыш ясый.

 

Дамирыбыздан соң сүз шәһәр Башлыгының урынбасары Алексей Александр лы Романенко котлау сүзләрен җитезде. Ул җыелган халыкны Үзәк мәсҗиднең 30-еллыгы белән тәбрикләде:

- Хөрмәтле дусларым, кунаклар, Бүген без шәһәребезнең тарихында беренче булып ачылган мәсҗиднең юбилеена җыелдык. Ошбу 30 ел өчендә кемнәр генә биредә хөзмәт куймады. Мин бүген сезнең арадан кайсыберләренә шәһәр Башлыгының Рахмәт хатын тапшырырмын. Ә инде арабыздан киткәннәрне яхшы сүз белән искә алыйк. Ә Илгизәр-хәзрәт турында аерым сүзләрем бар. Соңгы 20 елдагы мөселманнар тормышындагы үсешкә, милләт һәм дин ара төзеклегенә һәм дуслыгына, җәмгыятне дини тәрбиәдә зур өлешләр көртүче ул. Шәһәребездәге чараларда актив катнашучы һәм шәһәр түрәләренә мөселманнар ихтияҗын җиткезүче, кирәк вакытта үз фикерен әйтүче һәм шәһәребездә зур абруй тотучы ул Илгизәр-хәзрәт. Аңа беренче итеп Башлыгыбызның Рахмәт хатын тапшырасым килә.

 

 Галиулла-хаҗигада Башлыгыбызның Рахмәт хаты.

 Аксакалыбыз Максуд бабай Шабуровкада Рахмәт хаты.

 

Һәмдә Башлыгыбызның Рахмәт хатлары Валиулла Кябир улы Шабановка, Шавкәт Кяшәф улы Сайфетдиновка, Рөстәм Кяшәф улы Сайфетдиновка һәм Радик Рафаил улы Газизока тапшырылды.

 

Аннары сүз шәһәр Думасының депутаты Эльдар Марат улы Мязитовка бирелде.

 Ул мөселманнарны юбилей белән Сызран шәһәренең Думасы исеменнән һәм "Тяжмаш" исеменнән котлады һәм шулай ук шәһәр Думасының Рәйсе Сергей Владимир улы Прокофьев исеменнән Рахмәт хатларын Валиулла Кябир улы Шабановка, Муса Камил улы Байбиковка, Раил Нурали улы Абушаевка, Фәрид Фәйзулла улы Бәшировка тапшырды.

Рахмәт хаты белән бүләкләнүчеләрнең кайсы берләре юк иде аларның хатын Илгизәр-хәзрәткә тапшырырга амәнәт итеп бирделәр. Алар исә: Рахимҗан Фатих улы Мингалишев, Рева Иняй улы Нугаев, Али Абдулла улы Рахматуллин һәмдә үзе дептат Эльдар Марат улы Мязитов.

 

 Бусы инде миңа Рахмәт хатын тапшыргач.

 

 Аннары котлау сүзен Самара Җәмигъ мәсҗиденең өлкән имамы Иршат=хәзрәт Сафин җиткезде.

Ул үзенең күрше Ульян өлкәсенең Иске Кулатка районының Зимничә авылыннан икәнен сөйләде. Сызран шәһәрен якын күргәне турында һәмдә Илгизәр-хәзрәт белән бик якын өлемтәдә торганы турында ассызлыклап үтте.

 

 Аннары сүзне Ульян өлкәсенең Татар милли-мәдәни Мөхтәриятенең Рәйсе Рамис Фарук улы Сафинга бирелде.

Ул исә Сызран шәһәренә бик еш килгәне турында һәм Илгизәр-хәзрәт турында бик күп җылы сүзләр әйтте. Илгизәр-хәзрәткә Мөхтәрият исеменнән Рахмәт хатын һәм бүләкләр тапшырды. Һәм дә Рәсәй Герое Дамир Юсуповка татарларның дәрәҗәсен күтәрүгә зур өлеш керткән өчен олуг рахмәтдәлрен белдерде. Бөтен татар Дамир белән горурлана икәнен шатланып әйтте. 

 Рамис дустыбыз Илгизәр-хәзрәт янында, ә икенче ягында Дамир Героебыз.

 

Мәҗлисебез Дамир Коръән укып һәм Илгизәр-хәзрәт дога кылып тәмамланды.

Аннары абыстайлар пешергән тәмле ашлар белән сыйландык. Шушында да Дамирыбыз үзен югары ахляклы икәнен күрсәтте: "Пешерүче апаларга аерым Аллаһының рахмәтләре яусын!"- диде. Чннап та тәмле ашларны пешерүчеләрнедә телгә алырга кирәктер. Алар исә: Дания-абыстай Сәгъдиева, Наҗия-ханым Ернеева һәм Гөлсирә-ханым Бареева. Аллаһ исәнлек бирсен аларга!

 

 

 

 

Поделиться в Facebook
Поделиться в Twitter
Please reload

СВЕЖИЕ ПОСТЫ
Please reload

 Сызранский мухтасибат. 

Сайт создан на Wix.com

© 2017.