Бөек Ватан Сугышының ветераны Сәгадәт әби Солтанга 93 яшь тулды!

                         Хөрмәтле укучыларым!

 

 Менә инде мин өч ай сайтыбызга аңа материаллар куйганым булмады Интернет дәриәсендә социал челтәрләрдә төрле кыскача хәбәрләр белән генә чикләнеп тордым. Нихаят бүген сайтыбызга яңа материал язырга булдым. моның сәбәбедә бик җидди: Сызран татарларының горурлыгы Бөек Ватан Сугышының ветераны Әүхәди кызы Сәгадәт әбиебез Солтанга 15-че февральдә 93 яшь тулды. Без аны Сызран татарлары һәм гомумән мөселманнары исеменнән тәбрик итеп бүләкләү нияте белән кечкенә төркем белән зиярат иттек. Төркемебез: мин, хәләл җефетем Дания абыстай, Габдулла улы Галиулла абзый Габдерашид һәм Хашия ханум Рафик.

Быел бөтен илебез белән Бөек Ватан Сугышында Җиңүгә 75-еллык зур юбилейын тантана итәбез. Шуңа күрә быел сугыш ветерннарыбызны барлап аларга тагында игтибарбызны арттырабыз. 

  

  Сәгадәт әбиебез безне бик шат күңел белән каршы алды һәм оныгы Динара пешергән тәмле ашлар белән сыйлады. Рәхәтләнеп, чәйләп үзбәкләр әйтмешли гәпләшеп утырдык.

  Бүләкләребезне тапшырдык.

 Сәгадәт апаның тарихи язмалары: төрле документлары. 

 

  Сәгадәт апа һәм оныгы Динара үз куллары белән ясаган бик күп курчаклар.

  Оныгы Динара әбиебезнең таянычы һәм күз нуры. (Уңда беренче)

 Сәгадәт әбиебезнең фатирасы сихри дөнья!

 

 Хашия ханум котлау сүзләрен шигъри формада укый.

  Чәйләп гәпләшеп утырдык Аллаһыга шөкер!

 

    Ошбу урында без укучыларны Сәгадәт әбиебез белән таныштырып узыйк. Әлбәттә биографиясе белән түгел анысы интерьвю өлешендә булыр.

Беренчедән Сәгадәт апа Сызран татарларының милли һәм дини тормышында бик актив катнашучы зат. Төрле төрле чараларга килеп шигерләр һәм хикмәтле сүзләр сөйли безгә.

 

Сәгадәт әбиебезнең хәер-фатихасын алабыз.

 Сәгадәт әбиебезгә Коръни Кәримне бүләк итәм.

 Сәгадәт әбиебез нурлы абыстайлар белән

 

  Кадерле кунагыбыз Сәгадәт апабыз.

 

 Икенчедән ул алтын куллы зат. Үз кулы белән курчакларны төрле төрле милли киемнәргә төгеп киендерә. Үз һөнәрен оныгы Динарагада өйрәткән. Алар бергәләп әбинең фатирасын гөл бакчасына әйләндергәннәр. Фатираларына кергәч бер сихри дөньяга ләккән кебек булып китәсең.

 

                       Милли киемгә киендергән курчакларлар.

 

         Фатиралары тулы төрле грамоталар, рәхмәт хатлары һәм бүләкләр.

   Сызран Җәмигъ мәсҗиденең макеты төшкән фотосүрәте белән.

 

Өченчедән аның куллары бик шифалы. Ул догалар һәм төрле төрле үләннәр белән хаста, чарасыз калган кешеләрне аякка бастыра. Аллаһының бер хикмәте һәм рахмәте белән бәндәләргә бик күп файда китерүче зат. 

 

                         ХӘЗЕР ИНДЕ ӘҢГАМӘБЕЗГӘ КЕРЕШИК:

    Гәлиулла бабай белән икәү Сәгадәт апаны тормыш юлларын тыңлап утырабыз. 

 

- Сәгадәт апа, иң беренчедән без Сезне туган көнегез белән тәбрик итәбез! Аллаһы Раббыбыз Сезгә исәнлек-саулык, хәерле картлык һәм җан тынычлыгы бирсен! Киләчәктә дә безгә үрнәк булып, үгет-насыйхат һәм хикмәтле сүзләр белән кууандырып торыгыз!

 Сәгадәт апа, Сез безгә үзегезнең тормыш юлыгыз белән төрле чорларга бүлеп сөйләсә идегез.

 

- Мин 1927-нче елда Ульян өлкәсенең Николай районының Әхмәтле авылында тудым. Шул ахун авылында яшлегем узды. Мин анда җиденче сыйныфка хәтле укыдым.

 

-Быел Бөек Ватан Сугышында Җиңүгә 75 ел тула. Әлбәттә Бөек Ватан Сугышы безнең илебезнең һәм гомумән бөтен дөнья тарихында иң үзәк урын ала дисәк ялгышмасбыздыр. Бу фаҗига бөтен илебезгә һәм һәр бер йортка зур тэсир итте. Юктыр илебездә бер гайләдә сугыш яралары һәм кайгы-хәсрәтләре кермәгән. Сәгадәт апа, ә Сезнең тормышыгызда сугыш еллары ничегерәк үтте соң? Ул елларны искә алу бик авырдыр, әммә кыскача гына булсада искә төшерсәгез укучыларыбыз өчен бик зур гыйбрәт булыр иде. Чөнки хәзерге вакытта сугышны күргән һәм сугыш аша үткән ветераннарның саны кимегәннән кими бара. 

 

-1941-че елда Бөек Ватан Сугышы башлангач безнең әнине окоп казырга алып киттеләр. Ә өйдә бик күп балалар калды. Шуңа күрә мин 15 яшлек кыз военкоматка барып: мине әнием урынына окоп казырга алыгыз дидемдә военком минем сүземне кабул итеп мине хөзмәткә алдылар, ә әниебезне өйгә кайтардылар. Соңында мине махсус мәктәптә укыттыларда Ленинград фронтына илттеләр. Без анда сугыш кырында үлгән солдатларның гимнастеркаларының якаларында махсус төгелгән һәм өчендә ошбу солдат турында маглүмәтләр язылган капсула (ягъни пуля)ларны алып исемнәрен барлап ул солдатларның өйләренә үлем хаты җибәрә идек. Безнең тагын бер бик мөһим хөзмәтебез бар иде: фашистларның гәскәрләрен күзли идек, аларның күләмен һәм тупламын язып штабка хәбәр бирә идек. Мин бик кечкенә кызчык булганга миңа "Птичка невеличка" атамы бирделәр. Мин агач башына менә идемдә фашистларны күзли идем. Әлбәттә безнең хөзмәт бик яшерен иде. Без ни эшләгәнебезне кемдә белми иде. Хәттә өйләребезгә хат язырга да хакыбыз юк иде. Күп кан күп фаҗга күрдек. 14.15,16 яшлек кызлар. Снайперлар атып үтермәсен өчен без әбиләр киеменә киенеп сугыш кырына чыга идек, ә фашистлар безне әбиләр дип атмыйлар иде. 

 

 - Әе, сугыш турында искә алу һәм сөйләү бик авырдыр шуңа күрә бик артык сузымыйбыз. Җиңү көнен хәтерлисез ме? Кайда идегез һәм нинди хисләр кичердегез?

 

 - Әлбәттә, ул көннәндә шатлыклы һәм шул ук вакытта кайгылы көн күргәнебез юк! Мин ул вакытта Ленинградта хөзмәтә идем. Ленинград вокзалында безне җыйдылар һәм дембелизоват итәргә дип агач тауар вагоннарына тияделәр. Җиңү хәбәре килгәч кем елый, кем көлә, кем бии, кем шатлыгыннан шашып йөри. Шул вакытты минем телемә үзеннән-үзе шигер чыкты: "Гитлер сволчь за столм лопает картошку, а офицеры под столом подбирают крошки!." Шул вакыт бер тавыш килде:" Солдат ко мне!". Борылып карасам генерал-полковник Устинов икән. Мин калтыранып янына йөгереп килдемдә:" Товарищ генерал рядовой Зябирова Сагадят Авхадиевна по Вашему приказанию прибыла!"-дигәч ул миңа:"Солдат Вы награждаетесь орденом. Получете по прибытию в свой военкомат!".

Ул орден миңа бик озак килде 1947 елда гына алалдым.

 

 - Сугыштан соң тормыш юлларыгыз кайларга җитте соң?

 

- Әхмәтлегә әйләнеп кайткач бер ике ел әни янында колхозда эшләдемдә 1948 елда киәүгә чыктым. Ирем Рафәгат Кыяметдин улыда сугыш ветераны ул биш ел Герман сугышында, аннары ике ел Япон сугышында катнашты. Ул сугышның иң котычкыч өлешендә йөреп, Аллаһыга шөкер, исән-сау кайтты. Без аның белән сугыштан соң таныштык һәм йөләнештек.  Өйләндектә ризык Һәм эш эзләп Урта Азияга киттек. Башта Казакстанда тордык, аннары Кыргызстанда, аннан соң Үзбәкстанга барып төпләндек. Үзбәкстанда иң күп яшәдек һәм эшләдек. Кызганычка каршы тормыш юлларыбыз аерылды. Раббыбызның тәкъдиредер инде.  Кичке укуларга йөреп урта белем алдым, үзбәкчә өйрәндем, педучилищада да укып өлгердем, мәктшпкә лаборант булып эшкә кердем, башлангыч сыйыфлар укытучысы  булып киттем, мәктәптә кул эшләре буенча түгәрәкләр алып бардым Һәм пенсиягә хәтле (1990-нчы ел) бер урында 38 ел эшләдем. Аллаһыга шөкер Үзбәкстан дәүләте минем хөзмәтемне бик югары бәяләде һәм "СССРның Югары дәрәҗәдәге мәгариф хөзмәткәре" билгесе бирелде. 

 

- Сәгадәт апа, без инде ирегез турында белдек, ә ничә балагыз бар, кайда тудылар чөнки Сезне тормыш төрле җирләргә йөретте?

 

- Балаларым бишәү иде. Олы кызым Сания Казакстанда 1950-че елда туды, Румиям 1952-нче елда һәм Нуриям 1956-нчы елда Кыргызстанда тудылар, Рәшитем 1959-нчы елда һәм кечкенә улым Рәйс 1961-нче елда Үзбәкстанда тудылар. Хәзерге вакытта дөньяда икесе генә калды шул. Румиямне 1995-нче елда, Рәйсемне 2005-нче елда һәм Рәшитемне 2019-нчы елда җирләдем. Хәзрәткәем, менә шулай инде 93 еллык гомеремдә бик күп авырлыклар һәм кайгы-хәсрәтләр күрергә туры килде. Бер Аллаһкаем ярдәме белән генә түзә алдым. Әтием Хөсәен улы Авхади сугыш ветераны 1905-нче елда туган 1975-нче елда вафат булды. Әнием Ризван кызы Маһирә 1910-нчы елда туган 1996-нчы елда вафат булды. Ирем Рафәгат 1923-нче елда туган 1998-нче елда вафат булды. Барысында миңа җирләргә туры килде. Әммә ләкин тормыш алга бара. Хәзерге вакытта 12 оныгым бар Аллаһыга шөкер. Кечкенә оныгым Динарам һәр вакыт минем янымда миңа ярдәмләшеп тора. Без аның белән кул эшләрен эшлибез. Ул алтын куллы бала, кулыннан бар нәрсә килә.

 

-Сагәдәт әби, бу як туган якларга кайчан әйләнеп кайттыгыз?

 

- 1990-нчы елда пенсияга чыкач та Ульян өлкәсенең Николай районында урнашкан туган авылым Ахмәтлегә кайттым. Дөресен әйткәндә анда озак тора алмадым Сызранга юл тотым. Сызранга килеп төшкәч миңа бик зур ярдәм бирде "Соцаль яклау Үзәгенең" мөдире Владимир кызы Нина ханум Шекунова. Ул бик йомышак күңелле кеше. Аңа зур рахмәтләремне белдерәсем килә. Ул мине "Яшләр һәм балалар сангәте сарае"на кул эшләре түгәрәген алып барырга тәкъдим итте. Мин анда бер ничә ел балаларга уенчыклар, курчаклар һәм киемнәр тегергә һәм ясарга өйрәттем. Бик күңелле еллар иде. Шунсын әйтәсем килә нәкъ шул елларны кызым Румияне, әниемне һәм иремне күмдем. Шул түгәрәкне алып барыу балалар белән шөгелләнү миңа бер төрле күңел юанучы булды.  

  Үз алтын куллары белән ясаган милли киемле курчаклапр.

 

- Әгәрдә Сезнең тормыш юлыгызны яза калсак ничәмә томлы китап язырга туры килер иде. Сез күп яшәдегез, күп күрдегез, шатлыклар һәм кайгылар кичердегез. Сезгә ошбу тормыш авырлыкларын кичерегә кем һәм нәрсә ярдәм итте соң?

 

- Әлбәттә Бер Аллаһкаем һәм әбиемнән өйрәнгән догаларым. Минем бер әбием төрек иде. Ул бик зур дин белгече иде, миңа бик күп догалр өйрәтеп калдырды. Урыны оҗмахта булсын.

 

- Сызранга килгәч беренче мәртәбә мәсҗидкә килгәнегезне хәтерлисезме?

 

- 2005-нчеелда кече улым Рәйс вафат булгач аны күмеп каткач мәсҗидкә барырга булдым. Миңа Декабристов урамындагы мәсҗидтә яшь хәзрәт Илгизәр-хәзрәт бар аңы барып киңәш ит диделәр. Әлбәттә мин инде Сине хәзрәт күргәнем дә, Җиңү бәйрәменә багышланган парадларда катнашуыңны күргәнемдә һәм ишеткәнем дә бар иде, әммә Сезне якын белми идем. Мәсҗидкә килгәч Сез мине ачык йөз белән каршы алдыгыз һәм улымның 40-гын мәсҗидтә үткәзергә рөхсәт һәм ярдәм бирдегез, Аллаһының рахмәтләре яусын!

 Әбиебезнең медалләрен санап бетергесез.

 Сызранның Декабристов урамында урнашкан Үзәк мәсҗиде.

 

 

 

 Сәгадәт әби һәр вакытта Җиңү бәйрәменең кадерле кунагы. Беренче рәттә бишенче утыра.

   Илгизәр-хәзрәт Сәгъди Җиңү бәрәмендә мөселманнар исеменнән котлау сүзләрен җиткезә.

 

- Сәгадәт апа, Сез бит әле кул остасы гына түгел сүз остасы да! Шәһәребезнең Декабристов урамында урнашкан Үзәк мәсҗидебездә кул һөнәрен өйрәтә торган түгәрәген башлап җибәрдегез һәм шул ук вакытта шәкертләргә мөнәҗәтләр шигерләр өйрәтәсез. Каян көч-кууәт аласыз?

 

- Мин мәсҗидебезгә шатланып киләм, анда мин яшәреп китәм, яхшы кешеләр белән татарлар белән аралашам. Менә инде ул шатлык һәм хәерләе картлык! Сез мәсҗидтә үткәзгән мәҗлисләргә шатланып, кууанып киләм. Аллаһы Раббым кабул итсен, оештыручыларга әҗер-савабын бирсен!

 

- Сез бит инде  татарларның милли чараларына да катнашасыздыр бит? Сызран татарларының милли тормышларын ничек бәяләр идегез?

 

- Әлбәттә! Хәлемнән килгәнчә катнашырга торышам. Сабантуйларда, милли фестивалләрдә һәм башаларда  Менә күптән түгел генә өлкә татарларының горурлыгы булган "Бердәмлек" гәҗитенең 30-еллыгына һәм Самра өлкәсене татарларының данын бөтен ил буе таратып йөрүче "Ялкынлы яшлек" ансамбленең 50-еллыгына багышланган Сызранның Үзәк библиотекасында узган чарада катнаштым. Ул юбилей бик күңелле үтте, әммә бер нәрсә мине бик борчыды: катнашучыларның әз булуы. 10 мең татар яшәгән Сызранга 100 кешедә җыелмау күңелсез һәм оят хәл. Сәбәбе нәрсәдән дисәгез. Сызран татарларына бердәмлек җитми кебек тоела. Соңгы бер ничә ел Сызран татарларының милли оешма җитәкчеләре һәр берсе өскәрәк чыгасы килепме, бер-берсеннән өстенерәк күрүме икән? Кырыйдан караучыга шулай тоела. Алай гына түгел дини оешма җитәкчеләребез дә, ачуланма хәзрәтем, муллаларда шулай тоела. Бәлки ялгышам дыр. Бер Раббым гына белүче.

 

- Муллалар дигәч, мин аларны әз генә яклыйсым килә. Урыслар әйтсә:"Каков поп таков приход"-дип, без мөселманнар әйтәбез: "Нинди халык шундый мулла" ягъни Аллаһы Раббыбыз үзебезгә карата мулласын да хуҗасында бирә. Мәсәлән шәһәребезнең Новокашпир бистәсендә бик ипле һәм итагәтле халык яши мулласы Найл-хәзрәттә ипле, гакыллы, тәкъва һәм итагәтле шәхес. 

 

- Алда әйтеп үткән идем инде: минем әбием бик гыйлемле абыстай иде. Ул миңа: "Кызым, кайда булсаң да тәртипле, зыяллы һәм гыйлемле кешеләргә өяр һәр вакыт уңышта булрсың."-дия иде. Мин тормышымны шул үгет-насыйхат кагыйдәләре буенча төзәргә торышам һәм башкаларга да киңәш итәм.

 

- Аңгамәбезне тәмлерәк сүзләр белән тәмамласак яхшырак булыр иде.

 

- Аллаһы Тагәлә Сызран татарларына һәм гомумән татарларга уңышлар бирсен! Динебезгә һәм милләтебезгә файдалы хөзмәтләр насыйп итсен! Картларга хәерле картлык, урта яштәгеләргә дин мәхәббәтен һәм яшләргә тәүфмкъ-миһербан бирсен! Сызран Җәмигъ мәсҗиден салып бетереп шатланышып ачу тантанасын һәр беребезгә күрергә насыйп булсын! Сызран татарларына Раббым бердәмлек һәм кардәшлек насыйп итсен! Хәзрәт сиңа һәм хәләл җефетең Дания абыстайга балаларыгызның игелеген күрергә һәм ике дөнья бәхет-сагәдәтен насыйп истен! Ислам динебезгә һәм милләтебезгә уңышлы хөзмәтләрегезне давам итергә Аллаһы Тагәлә көч-кууәт бирсен! Дусларгыз күп булсын, дошманнарыгыз булмасын, булса да зарарларыннан Раббыбыз сакласын!

 

- Изге төләкләрегез өчен, бу кызыклы һәм файдалы аңгамә өчен Алаһы Рабббыздан Сезгә чиксез рахмәтләрен сорап калам! 

  Сәгадәт әбиебез үзе язган шигри юлларны укый.

 

                                  Хөрмәтле укучыларым!

 

   Быел Бөек Ватан сугышында Җиңү бәйрәменә 75-ел була. Кадерле ветераннарыбызны һәм сугыш авырлыкларын күргән барча халыкны хөрмәт астына алыйк. Алар елдан елга кими баралар. Исәннәренең кадерен белик үлгәннәренең каберен белик, изге догалар юллыйк!

   

 

 

 

 

 

 

Поделиться в Facebook
Поделиться в Twitter
Please reload

СВЕЖИЕ ПОСТЫ
Please reload

 Сызранский мухтасибат. 

Сайт создан на Wix.com

© 2017.