Короновирус: Аллаһының газабы мы, кисәтүе ме, рахмәте ме?

    Соңгы көннәрдә телебезгә алган сүзләрнең иң еш әйтелә торганы шул кабәхәт "короновирус"сүзе дип әйтсәм ялгышмамдыр дип уйлыйм. Әлбәттә, кая барсак та кайда булсак та шул бөтен дөньяны селкеткән яңа зәхмәт турында сүз алып барабыз яки аның турында ишетеп торабыз.

Мин дә инде ошбу бәлә турында бер ничә фикеремне әйтеп узарга булдым.

Туганнарым! Гомум дөнья тарихында короновирус кебек егешлы һәм меңләгән, миллионлаган кешеләрне кырган чирләр барлыккка килә торганнар. Зарарлары төрлечә булган. Әммә 20-нче һәм 21-нче гасырларда меңләгән кешене алып киткән эпидемиялар турында бик ишетелгәне юк иде. Шуңа күрә дә бу зәхмәт күбебезне аптрауга калдыргандыр дип уйлыйм.

 

                  Кадерле мөселман кардәшләрем!

 

  Без мөселманнар Раббыбызга иман китергән кемсәләр, без һәр нәрсәне Аллаһыдан икәнен таныйбыз. Ошбу башыбызга килгән бәләне Аллаһы Тагәлә җибәргән икәнен беләбез һәм инанабыз. Әлбәттә, сорауыбыз туадыр: ни өчен һәм нинди хикмәт белән ошбу зәхмәт җибәрелгән икән? Аллаһының газабы мы? әллә кисәтүе ме? әллә рахмәте ме? Әйдәгез әле браз ачыкларга тырышып карыйбыз. Монда алдан ук әйтеп куясым килә: алда язылачак сүзләрем минем фикер генә-мин абсолют хакыйкаткә дагъва итмим! Әммә ләкин минем карашым динебезгә һәм шаригаткә мауафикътыр.

 Изге Каләм Шәрифтә "Ниса"-"Хатыннар" сүрәсенең 79-нчы аятында Раббыбыз:             

 

مَّا أَصَابَكَ مِنْ حَسَنَةٍ فَمِنَ اللَّهِ وَمَا أَصَابَكَ مِن سَيِّئَةٍ فَمِن نَّفْسِكَ

 

"Мә әсабәкә мин хәсәнәтиң фәиналлаһи үә мә әсабәкә миң сәийәтиң фә минәннәсфикә.."-"Әгәр яхшылыктан сиңа бер нәрсә ирешсә ул Аллаһүдан (дип бел), әгәр бер начарлык (кайгы, мусыйбәт, югалту) ирешсә үзеңне кимчелегеңнән.(дип бел).."-дип кисәтеп куя.

 

 Әлбәттә, безгә килгән шатлык, уңышлар, дәрәҗә, бәхет, муллык, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, һәр бер яхшылык Рәхимле Аллаһы Раббыбыз тарафыннан безгә бирелгән бүләктер. Барсыда безнең изгелекләр кылуыбыздан бирелгән затлардыр. Аллаһы Тагәлә теләсә кемгә Үз теләге белән ошбу нигъмәтләрне бирә: ул бәндә изгелек кыла мы юк мы бирә! Кемне Аллаһы сөя шуңа ошбу хәсәнәләрне бирә. Аллаһ кемне сөя дисәгез. Кем Аллаһны сөя, күңелендә йөрәгенең түрендә тота һәм һәр урында һәр вакытты зикер итә, теленә ала шуны сөядер. Шул ук вакытта башыбызга килгән бәләләр, мусыйбәтләр, кайгы-хәсрәтләр, югалтулар, зарарлар барсыда үзебезнең кимчелекләребездәндер. Әммә ләкин ошбу мусыйбәтләрне барсында Раббыбыз безләргә индерәдер. 

 

 Ошбу кыскача аңлатмадан чыгып әлеге "короновирус" дигән зәхмәт гомумән кешелек дөньясы өчен бер газап дип танып була. Нидән дисәгез. Чөнки кешелек дөньясы алга үсеш юлы белән барса да үсешенең бик күп кимчелекләре барлыкка килде. Бренчедән: дөньяның иң гакыллы бәндәләре кешеләргә файдалы затлар уйлап чыгарыр урынына кешеләрне үтерер өчен иң алдынгы кораллар чыгару белән ярышалар. Аллаһы Тагәлә Коръәни Кәримдә "Маидә"-"Аш яулыгы (табыны)" сүрәсенең 32-нче аятында:

 

أَنَّهُ مَن قَتَلَ نَفْسًا بِغَيْرِ نَفْسٍ أَوْ فَسَادٍ فِي الْأَرْضِ فَكَأَنَّمَا قَتَلَ النَّاسَ جَمِيعًا وَمَنْ أَحْيَاهَا فَكَأَنَّمَا أَحْيَا النَّاسَ جَمِيعًا

 

" бер кешене үтерү бөтен кешеләрне үтерү һәм бер кешене коткару бөтен кешене коткару белән тиң"-  дип кисәтеп торуга карамастан бәндәләр бер берсен үтерү бер берсен талау өчен һәр төрле ысуллар һәм кораллар уйлап чыгара торалар.

 

 Икенчедән кешелек дөньясында бозыклык, фәхешлек, алдашу, тәртипсезлек бик киң таралды. Алай гына түгел гонаһ, бозык, фәхеш нәрсәне аклаучылар артканнан арта бара.

 Бигрәктә Ауропа һәм Амекрика Кушма Штатларда төрле кабәхатлекләрне ир белән ирне, хатын белән хатынны кушылуларны, ирләр хатын сүрәтенә һәм хатыннар ир сүрәтенә керүләрне бер норма һәм чиктән узу эше түгел дип кабул итүләр. Хәттә ир белән ирне һәм хатын белән хатынны чиркәүәрендә никяхлаштыруга барып җиттеләр. Әстәгфируллаһ!

Боларны телгә алып язарга да җирәнгеч!

 

 

    Кәгъбәтуллаһ карантинда!

 

  Ә инде Ислам дөньясына килсәк ошбу короновирус дигән зәхмәт Аллаһы Раббыз тарафыннан бер кисәтүдер. Әз генә кисәтүдер. Без мөселманнарны гафиллектән уятудыр.

 Чөнки мөселман дөньясында кардәшлек хисе кимегәннән кими бара. Алай гына түгел киресенчә мөселманнар дөньяның төрле якларында берберсе белән сугышып бер бесенең канын коялар. Әлбәттә каядыр сәясәт ошбу кызганыч һәм аяныч хәлләргә китерәдер. Әммә ләкин күп вакыт мөселманнар үз фикерләрен өскә чыгарыр өчен бер берсе белән явызча сугышалар. Әе, өлек вакытларда да дини бәхәсләр булган әммә алар дошманлыкка сирәк китергән. Чөнки чын галимнәр күп булган, ә хәзерге вакытта мәрхүм Касыйм хәзрәтем әйтмешли күберәк "галимушкалар" шул..  Мин гомумән Ислам дөньясы пролемасына артык туктамыйм. Җитәрдер.

 

                                            Туганнарым!

 

 Үз илебез Рәсәйгә кайтсак ни дип әйтеп була соң! Ошбу кабәхәт чир безләргә уйланырга бик тә җитди сәбәп булды шул. Дөньяви һәм дини тормышыбызга тирән өз калдырырдай бәлә булды шул. Әлбәттә, бик күп кешләрнең тормышын һәм ризыкларын тарайтыр, эшләр кәсепләрен авырайтыр. Мал табу болай да җиңел түгел иде, ә хәзер тагын да авыраер. Бу Раббыбыздан бер сынаудыр. Ин шә Аллаһ, бер авырлыктан соң җиңеллек килер! Аллаһы Тагәлә Кәләм Шәрифтә "Инширах"-"Ачмак (ярмак)" сүрәсенең 5-6-нчы аятларында:

 

إِنَّ مَعَ الْعُسْرِ يُسْرًا فَإِنَّ مَعَ الْعُسْرِ يُسْرًا

 

"Дөреслектә файдалы булган җиңеллек авырлыктан соң килә. Бәс дөреслектә авырлыктан соң гына файдалы җиңеллек килә"- дип безләрне кисәтә.

 

  Әлхәмдүлилләһ, мин 1990 елдан алып намазга бастым һәм Өфегә мәдрәсәгә укырга кердем. менә шул вакытларны искә төшерәмдә һәм хәзерге хәлләребезгә карыйм да йөрәгем әрнеп куя. Чөнки ул елларда илебездә мөселман өммәте бердәм иде. Бер Диния назараты, бер мөфтиебез Талгәт хәзрәт бар иде. Бөтен илебезнең төрле якларыннан хәзрәтләр Назаратыбызга агылалар иде. Мөфти хәзрәт бик үтемле вагәзлзре белән безне насыйхәтли иде. Нихаять 1992 елдан өммәтебез төре мөфтилекләргә таралып 80-нәндә артык мөфтиләр гөмбәләр кебек калкып чыктылар. Мөфтиләр дигәч тә минем сорыйсы килә шул мөфтиләрнең ничәсе чын мөфти чын фәтвә бирерлек дәрәҗәдә гыйлемле икән? Чит илләрдән безнең мәзһәбебезгә игътикадыбызга туры килмәгән китаплар һәм мәгълүмәтләр агыла башлады. Алай гына түгел акчалар акты. Менә шул акчаларга кызыгып бик күп имамнар һәм мөфтиләр мәзһәбебезгә хыянәт итеп ул китапларны тутырдылар һәм алай гына түгел шул чит программалар белән укыта торган мәдрәсәләр ачып җибәрделәр. Әе, Баш мөфтиебез Талгәт хәзрәт Таҗетдин каршы торырга тырышты, халыкка күп күп аңлатмалар бирде, мөраҗәгатләр белән чыкты. Шуңа күрә аны бик күп тәнкыйтләделәр. 

 

 

 Менә ничә еллар инде шул ялтравыклы китаплар һәм мәдрәсәләр аша бик күп яшләребез һәм яшләребез генә түгел 1300 елдан артык ата-бабаларыбыз, болгар бабайларыбыз чорыннан алып килгән хак юл Әһле сөннәһ юлыннан кызганычка каршы тайпылдылар.

Шуңа күрә без хәзерге вакытта икегә бүленгән. Әһле сөннәһ һәм мәзһабсезләргә.

 Туганнарым! Тарих кабатлана! Нәкъ йөз ел өлек Рәсәй мөселманнары икегә җәдидчеләргә һәм кадимчеләргә бүленеп берсе берсе белән дошманлашып беткән булганнар. Аның өстенә халкыбыз гадәтләргә чумган. Гадәтләр дигәч мин кыскача гына аңлатма бирәсем килә, киңерәк Аллаһы теләсә, киләчәктә бу темага аерым мәкаль язып чагарырмын. Ул вакытта халкыбызның дини тормышында дини йолалары һәм гадәтләр бик зур урын тоткан. Шул хәтле ки гадәтләр шәригаттән өскә чыккан. Шул йолаларны тоту дин тоту дип йөреткәннәр (хәзердә кызганычка шулай шул). Мәсәлән бер мәет булса шул мәет янына мулла белән мөәзин килеп өстендә Коръән йөретеп бу мәетнең гонаһары бетте дип туганнарыннан зур зур мал алып китә торган булганнар. Димәк пуплар кебек гонаһларны җибәрүчеләр булып беткәннәр. Мин андый хәлләрне чын булган хәлләрне ишеткәнем бар. Бәлки андыйлар бик әз булгандыр әммә зарарлары бөтен өммәткә җиткән. Шуң күрәдер инде, шул бердәмлексезлеккә күрәдер инде, шул бозыклыкларга күрәдер инде Аллаһы Раббыбыз халкыбыз өстенә шул вакытта зур бәлә төшергән: меңләгән меңләгән мәсҗидләребез ябылган, меңләгән меңләгән имамнарыбыз атылган һәм сөргенгә озатылган, 70 ел динебез изелгән.

 Аллаһыга шөкер 1980-нче еллар азагында илебездә дини иреклек балкып чыкты! Халкыбыз кире йөзләгән, меңләгән мәсҗидләр салды, мәдрәсәләр ачылды, сусап беткән халкыбыз динигә омтылды. Әммә ләкин шундый зур форсатның кадерен белми башладык. Бүлешенергә башладык, өстә әйтеп үткәнчә чит дәгъвәтчеләр артыннан чаба башладык. Дин тотучыларда йомышаклык бетә башлады. Башта 90-нчы елларда элекеге партороглар һәм "начальләр" мулла булып куйдылар. Соңыннан "аферистлар" тула башлады. Пачкылап "41 ясин"нәр "Тулы Коръән"нәр сатыла башлады. Иң кызганычы ул Коръәннәр сату мәсҗидләрдә муллалар тарафыннан бизнесс рәвешендә башкарыла башлады. Нинди аяныч хәл! Ничек йөз ел элекеге булган кебек хәзердә гадәтләр шаригаттән өскә чыга башлады. Халык мөселманлыкны мәҗлисләр үтәү генә дип аңлый башлады. Ә бит мөселманлык намаздан башлана һәм әхләкъ белән тулылана. Мәсҗидләрдә миһербанлык бетә башлады, ызгыш-талашлар һәм боһтан белән тула башлады. 

 Туганнарым! Бәлки шушы шау комныгыбыз аркасындадыр ошбу короновирус дигән зәхмәт чыкты һәм ни кызганыч үз кулыбыз белән мәсҗидләрне яба башладык. Күп-күп мөселман илләрендә һәм безнең Рәсәйебездә дә мәсҗидләребез җәмәгать һәм җомга намазларыннан мәхрүм була башладылар. Йөрәкләребез әрнеп еларга вакытларыбыз җитте! Остазым мәрхүм Касыйм хәзрәт әйтә иде: "Белегез! Аллаһ үгез түгел тиз арада сөзергә тотынмый, әммә җазасызда калдырмый!". Нинди хикмәтле сүз!

 

 Менә шул өстә әйтеп узган проблемалар Сызраныбызга да кагылды шул.

Мин 2000 елда Баш мөфтиебез Талгәт хәзрәтнең Фәрманы буенча Сызранга күчеп килгәндә биредә дүрт мәхәллә эшләп килә иде: Декабристов урамында барак тибындагы бинага манара күтәрелгән шәһәрнең Үзәк мәсҗиде, "Монгора" бистәсендә кечкенә манаралы бер өйне мәсҗидкә әйләндерелгән "Фәйзуллаһ" мәсҗиде, "Образцовская площадка" бистәсендә бер фатирда намаз укыла иде һәм ташланган хәлдәге яңа "Азан" мәсҗиденең төзелешендә нигез бар иде, дүртенчесе исә Новокашпир бистәсендә бер вагонда җомгалар укыла иде. Менә шул мәхәлләләрне берләштереп Сызран мөхтәсибәте оешты. 

 Декабристов урамында урнашкан,2009 елда яңадан корып төзәтелгән Үзәк мәсҗидебез.

 

  Аллаһыга шөкер без шулай 19 елга якын бергәләшеп киңәшеп эш алып бардык. Башта бөтен шәһәр белән бергәләшеп "Азан" мәсҗиден салып 2006 елда ачтык. Аның төзелешен үз кулы белән һәм бөтен йөрәге белән башкаручы Хафиз-бабай Рязапов иде. Хәттә ачылышка минем шәхсән чакыру буенча Баш мөфтиебездә килде. 

 "Азан" мәсҗидебез.

  "Азан" мәсҗиден ачканда Баш мөфтиебезнең вәгазь-нәсыхате.

 

  Соңнан Зиннур мулла бабайның дәгъвәте белән һәм эшкаур Фәрид Бәшировның ярдәме белән "Фәйзуллаһ" мәсҗиде браз зурайтылды. Аннары мәхәлләнең икенче имамы Хәмзә мулланың һәм мәхәллә бабайларның теләге белән һәм шул ук Фәрид туганыбызның ярдәме белән мәсҗид тагында зурайтылды, кыйблага тада михраблы итеп салнды һәм яңа биек манара күтәрелде. Шул манара күтәлү бәйрәмен без бергәләшеп киңәшеп Сызранның очучылар училищасында (СВВАУЛ)да намаз бүлмәсен ачу тантанасы белән бер көндә үткәздек. 

 

 "Фәйзуллаһ" мәсҗиде өстенә манара күтәрү тантанасы.

 

 

 

 

  СВВАУЛ да намаз бүлмәсен ачу тантанасы.

 

 Аллаһыга шөкер, 2013 елда Новокашпир бистәсендә "Гәли" исемендәге яңа мәсҗид ачылды. Аны эшкуарыбыз мөселман кардәшебез Али Абдулла улы Рахматуллин һәм балалары Алексей белән Руслан үзләренең биналарын мәсҗид кылып аның янына биек нурлы алтын манара күтәртеп мәхәлләгә бүләк иттеләр. әлхәмдүлилләһ нинди юмарт туганнарыбыз бар!.

 "Гәли" мәсҗиден ачу тантанасы.

 "Гәли" мәсҗиденә манара күтәрү тантангасы.

 

  "Алтын манара" Идел өстендә калкып чыкты!

 

  Нихаять 2014 елда Сызран Җәмигъ мәсҗиденең төзелеше башланды. Бергәләшеп эш алып баргач өч ел өчендә мәсҗидебезнең нигезе, беренче һәм икенче катлары күтәрелде.

  Сызран Җәмигъ мәсҗиденең төзелеше.2015 ел.

   2015 ел ахры.

  2016 ел.

 

 2018 ел.

  2019 ел.

 

 

  Рәсәй каһарманы Дамир Юсупов мәсҗид төзелеше белән таныша. 15.11.2019 ел.

  Булачак Җәмигъ мщсьидебезнеж макеты.

 

 Бәлки сез мин төп темадан киттем дип уйлыйсздыр. Юк мин сез тирәнерәк аңлауыгыз өчен ерактанырак алдым.  Өстә әйтеп үткәнчә без Сызран мөселманнары 19 елга якын бергә киңәшләшеп эшләрне алып бардык һәм нәтиҗәләре дә бик уңай иде. Әммә ләкин ниндидер чит җилләр белән ме икән бердәмлегебез какшый башлады. Чөнки баягы мин әйткән чит ил дәгъвәтчеләргә өяргән кешеләрнең төәсире безнең Сызраныбызга да тиде шул. Имамнарның арасына казык кагучы "адәми шайтаннар" барлыкка килә башладылар.

Бер мәртәбә аларның коткысы белән 2010 елда шәһәребездә мөселманнар арасында беренче фетнәләр чыга башлады. Әммә картларыбызның сабырлыгы һәм имамнарыбызның хикмәтлелеге белән ул фетнәләр басылды. Ә инде 2014 елда Җәмигъ мәсҗидебез салына башлагач шайтан тагында котырына башлады, араларга фетнәләр салырга тырышты. 2016 елда үзләре 90-нчы елларның чын "аферистлары" булган әдәмнәр мәсҗид төзелешен "тикшерә" башладылар, нахак, боһтаннар таратып халык арасына фетнә салдылар. Шул фетнәчеләрнең "тырышлыгы" 2017 елда төзелеш браз әкеренерәк барды әммә бер көнгә дә туктамады. Ә инде 2018 елда һәм үткән елда Татарстан Президенты Рөстәм ага Нургали улы Миннихановның, Сызранның атаклы "Тяжмаш" җәмгыяте, "әдәми шайтаннар" коткысына бирлмәгән эшкуарларыбыз һәм гади халкыбыз ярдәмләре белән төзелеш Аллаһыга шөкер бик матур барды. Әлбәттә эшлисе эшләр әле алда бик күп. Инь шә Аллаһ! Бергәләп башкарырбыз Аллаһы Раббыбызның ярдәме белән! Бит ул Аллаһының йорты Үз ярдәменнән ташламас әгәр без чын мөселмн булсак, фетнәләргә бирелмәсәк!

 

  Сызран мөселманнарының хәзерге вакытта иң зур проблемалары бердәмлек җитешмәүе. Дөресен әйткәндә халкыбыз Аллаһыга шөкер бердәм, әммә дини һәм милли оешмаларыбызның җитәкчеләренә бердәмлек җитеп бетми. Кайчан без олыны олылый башласак, белемлерәкләрне хөрмәтли һәм сүзләренә колак салырга өйрәнсәк шул вакыт бердәмлек булачак инь шә Аллаһ.

 

 Туганнарым! Сүземне ошбу короновирус дигән зәхмәтбезгә Аллаһыдан килгән газап мы, кисәтү ме яки рахмәт ме дип башлаган идем. Әлбәттә бер ук вакытта газапта, кисәтү дә һәм рахмәттә. Бәлки ни өчен рахмәт диярсез. Рахмәт чөнки бу зәхмәт безгә тукталып, уйланып, үзебезгә файдалы нәтиҗәләр ясап, кимчелекләребездән төзәлеп, шавкать-миһербанлыкны искә төшереп, яңарып, яңа фикерләр белән алга омтлырга Аллаһы Раббыбыздан бер форсат булды. Аллаһы Раббыбыздан ошбу бәләдән котылуны сорыйк, истигфарлар кылыйк, бер беребез белән бәхилләшик, туганлык җепләребезне артырыйк, ахләкъларыбызны төзәтик, гамәл-гыйбәдәтләребезне арттырыйк, изгелек кылуны яратыйк!

 

  Ә инде бу вируска килгәндә. Безнең мөселманнарның хәзерге вакытта девизыбыз: "Без курыкмыйбыз, әммә сакланабыз!"- булырга тиеш. Сакланыйк. Сакланганнарны Аллаһ саклый! Пейгәмбәребез саллаллаһү галейһи үәссәлләм: "Әгәр бер авылда ваба (чума) чире бар икәнен ишетсәгез анда кермәгез һәм ул авыл өченнәндә чыкмагыз!". Күрәсезме карантин дигән зат Пейгамбәребез вакытыннан ук килгән нәрсәдер. Шуңа күрә гаҗәпләнмәгез. Ә инде: " мине чир алмый, мин тәкъва кеше һәм Аллаһыга тәвәккәл кылам!"-дип сакланмыйча йөрүчеләргә бер мисал китерәсем килә. "Ислам кылычы" булган Ислам һәм гомум тарихта бик югары урын алган, гомерендә бер сугышнда җиңдермәгән, дистәләгән сугышларда катнашкан һәм Ислам гаскәренең җитәкчесе булган, Ислам бөек командармы хәзрәти Халид ибне Валид түшәктә ятып ваба чиреннән үлгән.  Онытмагыз!

 Күбебезгә билгеледер инде хәзер бик күп шәһәрләрдә мәсҗидләрдә җәмәгать һәм җомга намазлары вакытлыча туктатылды яки кыскартылды. 

 Безгә баштан Өлкә диния назаратыннан җомгаларны туктатырга дигән фәрман килгән иде. Соңыннан (кичә генә) РӘСӘЙНең  ҮЗӘК ДИНИЯ НАЗАРАТЫннан БАШ мөфтиебез ШӘЙХЕЛ-ИСЛАМ ТАЛГАТ хәзрәтебез ТАҖЕТДИНнан: " Җомгаларыгызны туктатмагыз! Әммә бик кыскартып фарызларн гына һәм хөтбәләрен генә укыгыз!"- дип фәрман килде! Аллаһыга шөкер!  Җомгаларыбызны туктатмыйк, әммә кыскартып укырбыз. Аллаһү әкбәр!

 Сүземне Аллаһы Раббыбызның сүзләрен тагын бер кабатлап тәмамлыйсым килә.

 

Аллаһы Тагәлә Кәләм Шәрифтә "Инширах"-"Ачмак (ярмак)" сүрәсенең 5-6-нчы аятларында:

 

إِنَّ مَعَ الْعُسْرِ يُسْرًا فَإِنَّ مَعَ الْعُسْرِ يُسْرًا

 

"Дөреслектә файдалы булган җиңеллек авырлыктан соң килә. Бәс дөреслектә авырлыктан соң гына файдалы җиңеллек килә"- дип безләрне тынычландыра.

 

 Аллаһы теләсә ошбу авырлыклар артыннан җиңеллек килер. Сабыр булыйк, гакыллы булыйк, бер беребезгә ярдәмләшик Аллаһы Тәгалә безләргә ярдәмен бирер!

 

 

  

 

Поделиться в Facebook
Поделиться в Twitter
Please reload

СВЕЖИЕ ПОСТЫ
Please reload

 Сызранский мухтасибат. 

Сайт создан на Wix.com

© 2017.